16+

«Ана теле» онлайн-мәктәбе татар теленә өйрәтә

Хәзер татар теленә, дөньяның кайсы ноктасында булуыңа карамастан, бушка өйрәнеп була. Россиядәме син, әллә чит илдәме - монысы мөһим түгел. Онлайн-мәктәп тәүлегенә 24 сәгать буе теләгән һәр кешегә татар телен укытырга әзер.

«Ана теле» онлайн-мәктәбе татар теленә өйрәтә

Хәзер татар теленә, дөньяның кайсы ноктасында булуыңа карамастан, бушка өйрәнеп була. Россиядәме син, әллә чит илдәме - монысы мөһим түгел. Онлайн-мәктәп тәүлегенә 24 сәгать буе теләгән һәр кешегә татар телен укытырга әзер.

Татар теленә өйрәтә торган «Ана теле» проекты (anatele.ef.com) ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә тормышка ашырыла. Проект EF Education First компаниясе белән берлектә эшләнгән (килешү 2012 елның августында имзаланды). 1 февральдән мәктәп 10 мең укучы өчен үз ишекләрен ачты.
Нидән гыйбарәт соң әлеге проект? Бу турыда ТРның Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министрының урынбасары Данил Мостафин һәм EFCorporate Language Learning Solutionsның генераль директоры Эдуард Балдаков сөйләде. Проектның төп яңалыгы - татар теле укытучылары белән сөйләм сыйныфлары булдыру. Ул татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Онлайн-мәктәпнең әлеге хезмәте 2014 елның 1 гыйнварыннан эшли башлар дип көтелә. Данил Мостафин аңлатканча, онлайн-мәктәп тугыз дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗәдә 8 бүлек бар. Анда тыңлау, сөйләү, уку, язу буенча күнегүләр тәкъдим ителә. Дәрәҗәне яхшы гына тәмамлаганнан соң, укучыга сертификат тапшырыла. Мәктәпнең беренче дәрәҗәсе инде быелның 31 гыйнварыннан ук эшли башлаган. Икенче һәм өченче дәрәҗәләрдә исә 28 февральдән шөгыльләнеп булачак, ә «Ана теле» проектының барлык дәрәҗәләре дә 2013 елның 1 августында эшли башларга тиеш. Бүгенге көндә проект кысаларында 96 дәрес әзерләнгән, 96 видеофильм төшерелгән, 5 меңнән артык аудиоролик һәм 7 меңгә якын фотосурәт булдырылган. Онлайн-мәктәптә уку процессы әллә ни авыр да түгел кебек. Эдуард Балдаков аңлатканча, иң элек теркәлү узарга кирәк. Исем һәм фамилияне латин графикасында язу сорала. Алга таба һәр кеше үзенең телне ни дәрәҗәдә белүен билгеләргә тиеш: кемдер телне бөтенләй белмәскә, кемдер азмы-күпме таныш булырга да мөмкин. Шуларга карап, уку башлана. Төрле темаларга төшерелгән мавыктыргыч фильмнар, аудиоязмалар, фоторәсемнәр һ.б. укуны кызыклы итә һәм татар телен үзләштерүне дә җиңеләйтә.
Мәктәптә, 13 февральгә булган мәгълүматлар буенча, инде 2 меңнән артык кеше белем ала. Эдуард Балдаков әйткәнчә, татар теленә өйрәнергә теләүчеләр арасында Россия төбәкләреннән генә түгел, ә АКШ, Австралия һ.б. илләрдән дә укучылар бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading