Бүгенге Россиядә бәйрәм культурасы үзгәреш кичерә: берәүләре элеккечә актив билгеләнеп үтелми, икенчеләре мәгънәләрен һәм формаларын үзгәртеп, яраклаша белә, өченчеләре тигез урында барлыкка килеп активлаша.
Беренче май – бүгенге чорга яраклашкан һәм популярлыгын югалтмаган бәйрәмнәрнең берсе. Урамга чыгып сорашсаң, бик сирәге генә аның нинди бәйрәм икәнен әйтеп бирә алачак хәзер. Хезмәт ияләре, яз һәм хезмәт көне диючеләр булыр, әмма бу бәйрәмнең мөһим мәгънәгә ия булуын күпләр әйтә алмас.
Беренче май – совет бәйрәме түгел, ул XIX гасыр ахырында хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәше нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1886 елда Чикаго шәһәрендә эшчеләр эш көнен 8 сәгатькә калдыру таләбе белән митинг оештыра, тагын өч елдан Париж конгрессы әлеге датаны бөтендөнья хезмәт ияләренең бердәмлеге көне дип атый. Россия империясендә беренче тапкыр ул 1890 елда Варшавада (империя составында булган Польша башкаласында) билгеләп үтелә, тора-бара Петербург, Мәскәү кушылып китә һәм ел саен сәяси характерда демонстрацияләр уза. Большевиклар чорында исә ул бәйрәм рәвеше ала, демонстрацияләр мәҗбүригә әверелә. Совет чорыннан соң, билгеле, аның идеологик мәгънәсе югалды, әмма 7 ноябрьдән аермалы буларак, популярлыгы бетмәде. Статусы сакланса да, ул хәзер Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип түгел, ә яз һәм хезмәт көне буларак билгеләнә.
Халык әлеге бәйрәмнең рәсми булмаган өлешен – табигатькә чыгып күңел ачу, бакчада эшләүне генә безнең көннәргә китереп җиткерде. Демонстрацияләрдә плакатлар, кәгазьдән ясалган чәчәкләр күтәреп йөргәннән соң, хезмәттәшләр белән табигатьтә күңел ачу нәкъ совет чорында «чәчәк ата». Бүген дә митинглар булгалый үзе, коммунистлар үткәннәрдәге ирешелгәннәр белән үзләренә пиар ясый, либераллар совет калдыкларыннан арынырга өнди. Үткәннәрдән йөз чөерү өчен күп кирәкми, әмма хезмәт ияләренең мәшәкатьләре дә үткәндә генә калса икән. Хокуклар бозылу, социаль гарантияләр булмау, түбән хезмәт хаклары – болар турында ишетеп кенә түгел, очрашып та торабыз. Беренче май – шашлык ашау белән бәрәңге утырту көне генә түгел, ә дәүләтнең халык алдында моңарчы нәрсә эшләгәне һәм тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен ниләр эшләргә җыенуы турында исәп-хисап тоту көне. Ул – дәүләтнең халыкны эш бирүчеләрдән яклау, аның мәнфәгатьләрен кайгырту, ягъни аның халыкка хезмәт итү билгесе. «Совок» һәм «ватниклар» бәйрәме дигән булып, аның дәрәҗәсен төшерү һәм тора-бара күңел ачу көне генә итәргә маташу – хезмәт ияләренең хокукларын бетерү, аларны санга сукмау, бары шул гына.
Ә гади россияленең күпчелегенә бу бәйрәмнең мәгънәсе дә, аның әһәмиятлелеге дә аңлашыплып бетми, ул аны аңларга да тырышмый. Дус-иш, туганнар белән табигать кочагында төтен исе чыгарып, нәрсә өчен тост күтәрсәң дә барыбер бит, ял булсын да, бәйрәм булсын. Ә бәйрәмне билгеләп үтмичә ярамый, гел эшләргә генә димәгән – күпчелек шундый фикердә. Без бу бәйрәмнең алда атап үтелгән чордагы билгеләнешен төшереп калдырып, тагын да борынгырак традицияләргә тоташтырабыз бугай. Борынгы Италиядә бу көнне Майя – уңыш алласын искә алганнар. Бәйрәм ничаклы тавышлырак уза – уңыш шулхәтле яхшы була, имеш. Герман телле һәм скандинав илләрендә бу көнне учаклар ягып, явыз рухларны һәм җеннәрне куганнар. Германиядә хәзер дә Беренче май кечкенә генә Хеллоуин кебегрәк билгеләнеп үтелә. Урта гасырларда инглизләрдә гашыйкларның бу төндә урманга бару гадәте булган. Таң алдыннан алар аннан чәчәк бәйләмнәре күтәреп кайтканнар, чөнки кояш чыкканда, майны сәламләп өлгерәсе бар. Алларыннан шәм тотып йөрмәгәч, төне буе урманда чәчәк кенә җыеп йөрүдән тыш тагын нәрсә белән шөгыльләнгәннәре турында безгә тәгаенләргә генә кала инде, ә язучы Филипп Стаббс, бу бәйрәм азгынлык белән бергә үрелеп узган дип язган.
Алда санап үтелгәннәрнең бөтенесен бергә җыйнасаң, нәкъ бездәге бүгенге май бәйрәме килеп чыга да инде. Чәчәген дә җыябыз, иртәнге кояшны дә сәламлибез, кичәге шашлыктан соң хәлең калса. Хокуклар якланган, май кояшы елмая. «Тынычлык, хезмәт, май» диясе генә кала.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар