16+

Быел бәрәңге дә уңачак, икмәге дә булачак... тик ике атнага соңлап кына

Быел бәрәңге дә уңачак, икмәге дә булачак... тик ике атнага соңлап кына

Ниһаять, иренеп, көттереп һәм бик сузылып кына булса да, җәй килеп маташа. Җылы кояш нурлары иркәләгәнгә берничә генә көн булса да, үсемлекләр: «Безгә дә көн җитте!» - дигән сыман, башларын горур күтәрде.Быелгы һава торышының үзенчәлекле булуын истә тотсак, аңа ышаныч әллә ни юк та үзе, тик шулай да күңел яхшыга өметләнә. кояшлы матур көннәрне бездән бигрәк үсемлекләр көтеп алгандыр төсле тоела миңа. Чөнки май уртасында ук утыртылган бәрәңгеләр дә әле яңа гына тишелеп чыгып маташа. Шуңа күрә күпләрнең телендә дә, уенда бер генә тема: җиләк-җимеш, яшелчә булырмы, игеннәр уңармы? Гомумән, быел нинди уңыш алырга өмет итәргә? Белгечләр белән бергәләп әнә шушы сорауларга ачыклык кертергә булдык.

«Яхшыга өметләник»

Көннәрнең салкын торуы игеннәр үсешенә ничек тәэсир итте икән? Шушы сорауны без Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә юлладык. Матбугат хезмәте җиткергән мәгълүматлар буенча, көннәрнең салкын торуы республикадагы авыл хуҗалыгы культураларына әллә ни сизелерлек зыян салмаган. Ун көндәге уртача һава температурасы нормадан 2-3 градуска түбәнрәк булса, май, башка елларга караганда, 2 градуска суыграк килде. Арча, Казан, Минзәләдә - 12-13 мм (норманың 90-100 проценты), Тәтеш, Азнакай һәм Бөгелмәдә - 41-50 мм (340-370 процент), ә калган районнарда ун көн эчендә яуган явым-төшемнәрнең гомуми суммасы 16-28 мм ны тәшкил итә.

- Үсемлекләргә дым җитәрлек булды, тик һава торышы салкын торганлыктан, алар үсә алмадылар. Аеруча бәрәңге, кукуруз һәм тары җылы яратучан. Шуңа күрә урыны-урыны белән төшкән кырау шытып чыккан кукурузга зыян салырга мөмкин иде. Әлеге культуралар 3 градус салкында да өши, - дип аңлата белгечләр.



Ә менә башка культуралар салкынга чыдамрак. Мәсәлән, язгы бөртекле культуралар - 7-10 градус, техник культуралар (шикәр чөгендере, көнбагыш) 5-7 градус салкынга кадәр түзә. Чәчәр алдыннан химик һәм биологик препаратлар белән яхшылап эшкәртелгән орлыкларның авыруларга каршы торучанлыгы арта.

Көннәр һаман салкын торса, терлек азыгы әзерләүдә проблемалар килеп туарга мөмкин, дигәннәр иде. Соңгы берничә көндә кояшлы матур һава торышы хәлне уңай якка үзгәрткәндер дигән өмет бар.
- Терлек азыгы әзерләү әлегә тоткарлык белән барды, әмма көннәр җылына башлау белән үк, азык массасы үсеше сизелә. Шуңа күрә яхшыга өметләник, - дип тынычландырды безне алар.

Бәрәңге булырмы?

Җиләк-җимеш ашамыйча да торып була, ә менә «икенче икмәк»сез берничек тә яшәү мөмкин түгел. Быел аларга да рәхәтләнеп үсәр өчен көн булмады. Гадәттә бәрәңгене май башында ук утыртып эшен бетереп куя торган кешеләр, җир җылынганны көтеп, җәфа чикте. Май урталарында утыртылган яшелчәләр дә, көннәр салкын торганлыктан, үсеп китә алмыйча, җир астында ята бирделәр. Кырау төшкән районнарда утыртылган бәрәңгеләрнең өшү очраклары да булды. Шуңа күрә кешеләрне тагын бер сорау борчый: быел бәрәңгесез калмабызмы? Шөкер, белгечләр, аларга җавап итеп: «Хафаланырлык сәбәп юк. Уңыш булачак, тик аны якынча ике атнага соңарып алачакбыз», - ди.

- Бәрәңге - уртача климатны үз итә торган яшелчә. Нәкъ менә шундый һава торышы алар өчен яхшы да инде. «Икенче икмәк» өчен иң кулай температура 22 градус санала. Эссе һава аңа, киресенчә, килешми.
Дөрес, кайбер районнарда кырау төште. Бик сирәк кенә булса да, бәрәңгеләре өшегән хуҗалыклар да булды, чөнки әлеге яшелчә 2 градустан суыкка түзә алмый. Ә гомумән алганда, сыйфатлы орлык утыртылган булса, яхшы уңыш алырга өмет зур. Моңа кадәр җир астында тишелә алмыйча яткан бәрәңгеләр дә көннәр җылытып җибәрү белән үк «борын төртте». Температура да, туфрактагы дымлылык та яхшы. Монда төп проблема - көннәр болытлы торды һәм җир салкын иде. Бәрәңге салкын җиргә утыртылды, шунлыктан үсеш тә ала алмады. Кабатлап әйтәм, менә хәзерге көннәр бәрәңге үсәр өчен бик яхшы. Температура да бик югары түгел, туфрак йомшак, дым җитәрлек, кояш җылыта, - ди биология фәннәре кандидаты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге селекциясе лабораториясе мөдире Зенон Сташевски.

Шулай да, галим әйтүенчә, яңгырлар күпкә китсә, бәрәңге төрле авырулар, аеруча фитофтора белән авырырга мөмкин, чөнки болытлы һава торышы торганда, һәртөрле гөмбәчекләр һәм бактерияләр үрчи.
- Әлеге авыру иң элек баклажан һәм помидорда башлана. Аннан соң бәрәңгегә күчә. Шуңа күрә аеруча авыл халкы үз участокларында, профилактика максатыннан, саклану чараларын күрсен иде. Авыру үсеш алганда, аның белән көрәшү күпкә авыррак булачак. Без бу юлны 2015 елда уздык инде. Ул вакытта фитофтора белән бик нык көрәштек, - ди Зенон Сташевски.

«Барысы да ике атнага соңрак өлгерәчәк»

Һава шартларының менә шулай киреләнеп торуы бакчачылар өчен дә көтелмәгән «сюрприз»лар алып килде. Кайбер районнарда кырау төшеп, яшелчәләр кабаттан утыртылды, җиләк-җимеш агачлары озак вакыт чәчәк ата алмыйча азапланды. Гадәттә башка елларны майда ук эшләнә торган бакча эшләре июньдә генә башкарылды. Шулай булгач, быел бакчаларыбызда нинди уңышка өметләнергә? Бу хакта без бакчачы, агроном Фарсель Зыятдиновтан сорадык. Ул да газета укучыларын: «Яшелчә, җиләк-җимешсез калабыз дип борчылырга кирәкми», - дип тынычландыра.

- Дөрес, быел башка елларда күрелмәгән хәл булды. Беренчедән, суыклар озакка сузылды. Һава температурасы 12 градус торса, бөтен үсемлекләр дә үсүдән туктый. Ә быелгы һава температурасы гел түбән торды. Төп проблема менә шул иде. Икенчедән, кыраулар төшеп, күп яшелчәләргә зыян салынды. Кайбер урыннарда дүрт градуска кадәр суыклар булды бит. Хәтта виноградларның да күп ботаклары туңды. Күпләр яшелчәләрне кабаттан утыртты - бакчачы өчен мәшәкате күп булды. Менә әлегә җылы көннәр тора. Үсемлекләр тагын да яхшырак үсеш алсын өчен, «Бутон», «Энерген» дигән стимулятор бирергә кирәк, - ди Фарсель абый.

Көннәр салкын торса да, тиешле тәрбия булганда, җиләге дә пешәчәк, сливасы да өлгерәчәк, әмма ике атнага соңрак, ди танылган бакчачы.
- Әгәр көннәр җылы торса, бакча, урман җиләге булырга тиеш. Әмма башка елларга караганда, ике атнага соңрак калып өлгерәчәк. Узган елларда бакча җиләге 15 июньнәрдә пешә башлый иде, ә быел чәчәктә генә утыра әле, - ди ул.

Фарсель абый слива, чия, алма уңышына карата да үз фаразларын җиткерде.
- Узган ел слива бик шәп уңган иде, быел ул кимрәк булачак. Алманың уңышы исә зонасына карап булыр. Узган ел ял иткән алмагачлар быел җимеш бирәчәк. Чия исә азрак булыр кебек. Ә менә кура җиләге яхшы булырга охшап тора, чөнки аның чәчәк ату вакыты ел саен җылы вакытка туры килә. Шулай да бер мәсьәлә бар: җиләк-җимеш агачларының чәчәкләре серкәләнмәгән булырга мөмкин. Слива, чия агачының чәчәкләрен ясалма юл белән серкәләндерергә кирәк иде, чөнки бал кортлары ояларыннан чыкмады да диярлек. Бу вакытларда шөпшәләр генә очып йөрде, - диде.

Фарсель абый әйтүенчә, кыяр-помидор, борыч һәм баклажанны ачык һавага чыгарып утыртырга вакыт җиткән.
- 15 июньнән соң кыярны турыдан-туры туфракка чәчәргә була инде. Помидорларны да чыгарып утыртырга мөмкин. Үзем помидорларны һәр елны ачык һавага утыртам. Минекеләр чәчәк атып утыра инде. 10 июньнән соң салкыннар булса да, әллә ни зыян салмаслар дип уйлыйм. Ә инде бик салкыннар көтелгәндә, тимердән дугалар куеп, шуңа пленка тарттырып, парник ясарга була. Хәзер помидорны да, борычны да, баклажанны да чыгарып утыртырга вакыт инде, - диде.

Умарта кортлары

Һава торышындагы үзгәрешләрне умарта кортлары да яхшы сизә. Әлегә умартачылар нинди дә булса фаразлар бирергә ашыкмый - балсыз калмабыз, дип кенә чикләнәләр. Әмма шунысы ачык: быелгы җәйдә әлеге тәмле дә, файдалы да сый азрак булачак. Димәк, аларга бәя дә артырга мөмкин.

- Язын һәм көзен яхшы тәрбияләгән умартачыларның кортлары кышны яхшы чыкты. Ә һава торышының тәэсиренә килгәндә, әгәр температура 8 градустан түбәнрәк торса, алар ояларыннан чыкмый. Ә серкәне алар 15 градустан җылырак вакытта җыя. Шундый һава торышы сакланганда, кортлар таң белән үк «эшкә» керешә, чөнки аларга төнлә җыелган чәчәк серкәсе бик ошый. Ә төн салкын булса, чәчәк серкәсе көн җылына башлагач кына бүленеп чыга, шуңа күрә бал кортларының «эшләре» дә тоткарлана. Моңа кадәрге көннәрдә бал кортлары ояларында гына булды, шуңа күрә умартачыларга хәтта аларны узган елгы бал белән туендырып торырга туры килде. Ә көннәр җылыту белән үк, бал кортлары да җиң сызганып эшкә тотынды, - ди умартачылык буенча дәүләт инспекторы Владимир Филиппов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading