16+

«Чишендермә», Кыш бабай!

Могҗиза-могҗиза дия-дия, әти-әниләрнең «чишенә» торган вакыты килеп тә җитте. Бу аксакаллы карт - Кыш бабай дигәннәренә балаларның ышануы дөресме икән соң дип тә уйлап куясың. Балаларныкы бит аның үзләренчә - бер-берләреннән уздырып бүләк өмет итү, «текәрәк» булу теләге көчле. Безнең балалар бакчасында да әти-әниләрнең телендә шул гына: «Синеке нәрсә «заказал»?...

«Чишендермә», Кыш бабай!

Могҗиза-могҗиза дия-дия, әти-әниләрнең «чишенә» торган вакыты килеп тә җитте. Бу аксакаллы карт - Кыш бабай дигәннәренә балаларның ышануы дөресме икән соң дип тә уйлап куясың. Балаларныкы бит аның үзләренчә - бер-берләреннән уздырып бүләк өмет итү, «текәрәк» булу теләге көчле. Безнең балалар бакчасында да әти-әниләрнең телендә шул гына: «Синеке нәрсә «заказал»?...

Могҗиза-могҗиза дия-дия, әти-әниләрнең «чишенә» торган вакыты килеп тә җитте. Бу аксакаллы карт - Кыш бабай дигәннәренә балаларның ышануы дөресме икән соң дип тә уйлап куясың. Балаларныкы бит аның үзләренчә - бер-берләреннән уздырып бүләк өмет итү, «текәрәк» булу теләге көчле. Безнең балалар бакчасында да әти-әниләрнең телендә шул гына: «Синеке нәрсә «заказал»?
Без дә Кыш бабайга хатны ноябрьдә үк язып куйдык. Ак биткә дулкыннар сызучы 3 яшьлек кызым телдән әйтә-әйтә яза: «Туй күлмәге кигән курчак, көзгесе булган бизәнү өстәле, Hello Kitty сумкасы... Только әниемнеке кебек! Курчакка өй дә кирәк. Тизрәк кил!» Минем түгәрәкләнгән күзләрне күреп өстәп тә куя: «Нәрсә шулай карыйсың?»
- Соң, кызым, Кыш бабай моның кадәрне күтәрә алмый бит, ул бит инде карт...
- Җәяү чтоли ул? Былтыр Актанышка дәү әниләргә машина белән килгән иде бит?
Көлә-көлә хатны почта тартмасына чыгарып салуга бер көн узмады, Мәрьям һәр көн кич бакчадан кайтышка тәрәзә төбенә менеп чүмәшә дә башлады: «Ну, кил инде, Кыш бабай... Йә шалтырат инде син, машина белән үзебез барып алырбыз».

Бизнес-класс
- Дүрт меңлек хәрәкәтләнә, мияулый, сырпалана торган уенчык песи сорый минеке, - ди ахирәт дустым. - Инде Казандагы бөтен уенчык кибетләрен йөреп чыктым, интернет-кибетләрне дә актардым - иң очсыз бәя шул. Алмасаң, Кыш бабай турында «могҗиза» тү-тү - ышанмый башлаячак. Яный бит әле ул, янәсе, алып килми генә карасын, әтине тыңламыйм, бакчага йөрмим, әшәке сүзләр әйтәм...
Тере песи ал, дидем мин аңа, очсызга да төшә, гел үз көенә генә тормагач, тәрбияләргә өйрәнер, кече туганнарга карата мәхәббәт хисе дә уяныр, дим. Тагын ни әйтәсең инде - әнә бит, безнең үзебезнең Кыш бабай да быел бизнес-класс бәясенә төшә. Дәү әниләр-дәү әтиләр белән бүлешеп куйдык - баланы мәхрүм итәсе килми, аның күзендә кабынган бәхетле очкыннар каршында кайсы әби белән бабай эреп төшми икән.
Ә алай да хәзер «чишендерә» торган Кыш бабайлар заманасы килде. Картлар әйтмешли, менә без бәләкәй чакта... Юк, чын менә, безнең бит Кыш бабай ни дә булса алып килергә, уенчыклар запасын баетып калырга, аннан матди файда күрү турында башка да кереп чыкмый иде. Чыршы янында әйлән-бәйлән әйләнгәч, тәм-том, борынны кытыклый торган мандарин, кып-кызыл алмалар салынган пакет тоттыра иде. И бәхет баса иде безне! Аңа хат язу, Кыш бабай аерым сине килеп котлап китәргә тиеш дигән нәрсә - шту син, булмаганны!.. Без бит Ленин оныклары булгач, бөтенебез дә тигез идек - бер үк төсле киенергә, бер үк төсле бантиклар тагарга, җитәкләшеп чыршы янында әйләнергә, бер үк төсле пакет-күчтәнәч тотып, өйгә таралырга.
Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерләнү чарасы вакытында шкаф өстендә яткан буклетка күзем төште. Инде Кыш бабай белән фотога төшү, видеога заказ бирүгә тиеш кебек кенә карый идек. Ә монда шәһәр мэриясе таратачак 150 сумлык тәм-том бүләгеннән тыш үзең аерым да күчтәнәчкә заказ бирә аласың икән. 200-700 тәңкә түләргә кирәк булачак. Ягъни мәсәлән, балаңны 150 тәңкәлеге белән «мыскыл» итәсең килмәсә, пажалысты, кешедән аерылып та тора аласың. Ник балаларны аерасыз, кемдер бер бүләк, кемдер икешәрне алачакмыни, дип килеп сорагач, аңлаттылар үзе - бусын әти-әниләр кулына гына бирәбез, баланы өйдә аерым котларга дип әти-әниләр сорый икән. Шуннан соң гына тынычландык - икешәр кап кәнфит ашатып, теш табибы юлын таптыйсы килми әле. Акчаң бик кычыта икән, өстәп уенчык ал инде син, балаңның сәламәтлеген чүп чиләгенә илтеп салма.

Чыршы, чыршы, без сине...
Сагынып көттек ел буе. Инде балалык яшеннән чыксак та, могҗизага да ышанасы килү теләге бетми әле. Кибет буйлап, Кыш бабайдан тиешле булган бүләкләрне җыйганда да шул могҗиза турында уйландым мин. Инде теге, кем әйтмешли, ел саен алдансак та, Кыш бабайның Яңа ел белән бергә гел бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш алып киләчәгенә, яңа елның беренче көненнән үк бөтен нәрсә башкача - яңача булачагына ышанасы килә. Бәлки, шулай ышана-ышана, илгә дә бәхетле-рәхәт тормыш юрап китерербез. Татар юрап китерә, ди бит. Менә шул чакта булачак та инде могҗиза. Бәлки, шул чакта Кыш бабай да үз заказларын үзе үтәп, әти-әниләрне «чишендереп» йөрмәс иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading