Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында да сәләтле, иҗади кешеләр бик күп. Алар да, башкалар кебек үк, актив тормыш алып бара һәм хезмәт куя.
Нәрсәнедер эшли алмау гына сәнгать дөньясында кайнау өчен киртә булып торырга тиеш түгел. Халыкара «Филантроп» премиясе инвалидларның иҗади эшчәнлегенә югары бәя булып тора. Әле якын араларда гына Мәскәүдә бу премияне тапшыру тантанасы булып узды. Менә инде җиденче тапкыр инвалидларга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары уңышлары өчен, әлеге премия бирелә. «Филантроп» премиясе - киң масштаблы хәйрия проекты. Аны булдыру башлангычы белән Россия чыга. Проект җәмгыятьтәге барлык көчләрне инвалид кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерергә чакыра. Бәйге ике елга бер тапкыр үткәрелә. Быел, премияне алырга өмет итеп, Россиянең 72 төбәгеннән, 4 ерак һәм якын чит илдән барлыгы 1033 гариза тапшырылган. Татарстан Республикасыннан исә барлыгы 44 гариза җибәрелгән. Премия өч номинация буенча тапшырылды: «Җыр сәнгате» (аңа вокал, хореография, театраль сәнгать һ.б. керә), «Сынлы сәнгать» (рәсем сәнгате, скульптура һ.б.) һәм «Әдәби иҗат». Моннан тыш, «Үсеп килүче өмет» һәм «Мөмкинлекләр чиген үтеп чыгу өчен» дип аталган махсус премияләр дә булдырылган. Мәртәбәле жюри барлык гаризалар арасыннан 50 лауреат һәм 30 дипломантны сайлап алды. Безнең өчен иң сөенечлесе шул - Халыкара «Филантроп» премиясен алучылар арасында Казаннан ике «яшь йолдызчык» та бар. «Үсеп килүче өмет» номинациясендә 13 яшьлек Зәринә Бикмуллина һәм 16 яшьлек Ростислав Асылгәрәев мөхтәрәм жюриның күңелен «вокал» буенча яулады, алар «Филантроп» премиясенең лауреатлары булды. Зәринә шикәр авыруының I тибы буенча инвалид, Ростислав исә кечкенәдән бронхиаль астма белән авырый. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Зәринә дә, Ростислав та бик талантлы, иҗади балалар. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
«Филантроп» премиясе финалчылар алдында киләчәккә зур мөмкинлекләр ача. Әлеге проект кысаларында, әдәби әсәрләр җыентыклары дөнья күрәчәк, картиналар каталогы булдырылачак. Шулай ук төрле күргәзмәләр һәм концертлар оештыру да күздә тотыла. Премия алучыларны тантаналы рәвештә бүләкләгәннән соң, Россия Сынлы сәнгать академиясендә конкурс лауреатларының күргәзмәсе ачылды. Анда төрле техника нигезендә (сәйлән белән эшләнгән, чигелгән, агачка кисеп ясалган һ.б.) эшләнгән картиналар урын алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар