2012 елның 10 августы. Җомга көненең таң алды. Тәрәзәләр шактый яктырып киткән. Ниндидер тышкы тәэсир мине йокыдан уятты. Күзем ачып җибәрүгә, үзем йоклый торган караватның кыйбла ягында терсәк буе гына ераклыкта өч кеше басып торганын күрдем. Гомер булмаган мондый хәлдән йөрәгем «жу» итеп китте. Яшермим, курыктым да, шикләндем дә, борчылдым...
2012 елның 10 августы. Җомга көненең таң алды. Тәрәзәләр шактый яктырып киткән. Ниндидер тышкы тәэсир мине йокыдан уятты. Күзем ачып җибәрүгә, үзем йоклый торган караватның кыйбла ягында терсәк буе гына ераклыкта өч кеше басып торганын күрдем. Гомер булмаган мондый хәлдән йөрәгем «жу» итеп китте. Яшермим, курыктым да, шикләндем дә, борчылдым да. Болар кемнәр булырга мөмкин? Ничек, кайдан кергәннәр? Курку хисемне басар өчен өч тапкыр: «Лә хәүлә вә лә куәтә иллә билләһи галиел газыйм», - дигән аятьне кабатладым. Шуннан соң бу кемсәләрнең йөзләре иң якты, иң ихлас елмаю белән балкыды. Кемнәр болар - ирләрме, кызлармы? Бүлмәмне биләп алган иркә, җылы, рәхәт яшькелт яктылыкта таң алды кунакларының киемнәрен абайлый алдым. Аларның өсләрендә җил кебек җиңел, яшел төстәге халатлар, муеннары ябык, башларында яшел төстәге яулыклар. Кыскасы, коеп куйган мөселман кызлары. Ниһаять, минем миемә барып җитте. Болар минем янга мөселман кызлары кыяфәтендә килгән фәрештәләр - Аллаһының, итагатьтә булып, төрле әмерләрен үтәүче мәхлуклары. Мин фәрештәләргә Коръәннән үзем яттан белгән сүрәләрне укып күрсәттем. Кычкырып, ялкынланып һәм рухланып укыдым. Чын ихлас белән. Алар бертуктаусыз елмаеп, нәфис бармаклары белән халатлары чабуларын сыйпап, сыпырып, беленер-беленмәс кенә җилфердәтеп тордылар.
Әле сөекле хатыным исән чагында без икәүләп «Пәйгамбәрләр тарихы» дигән китап укыган идек. Анда: «Фәрештәләр нурдан яратылып, җил кебек йомшак гәүдәгә ия. Кеше күзенә күренмиләр. Әгәр теләсәләр, төрле күркәм кыяфәтләргә кереп, каршыга киләләр», - диелгән юллар бар иде. Таң алды кунаклары мине 4-5 минут рухи рәхәтлек, җиңеллек, шатлык, бәхет хисләре дулкынында тоттылар, арыган җаныма яшәү дәрте, рух өрделәр.
Аларның ничек килгәннәрен сизмәгән кебек чыгып киткәннәрен дә сизмичә калдым. Алар китте, ә алар турындагы якты истәлек бүген дә җанымны җылытып тора. Алар басып торган идән такталары аша узганда «бисмиллә» әйтүне дәвам итәм.
3 сентябрьдә, Казан кунаклары киткәч, мин озак, бик озак ишегалдындагы диваныбызда уйланып-моңаеп яттым. Кичке 9 сәгатьтә кухняда чәй эчәргә утырдым. Кинәт минем тирә-ягымда берсеннән-берсе матур балалар пәйда булды. Итәгемә генә утырмыйлар! Елышалар, тиеп-тиеп китәләр кебек. Болар - әлбәттә, гаип ирәннәре. Гаип ирәннәре балалар кыяфәтендә дә йөриләр булып чыга. Бу фактны атеист бусагадан кире кага инде: галлюцинация авыру, карт акылның саташуы, үзеннән уйлап чыгарган, янәсе!
Ә мин Аллаһының гаип ирәннәренә дә, Хозер- Ильясына да ышанам.
***
Pедакциядән: «Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИННӘН без әлеге язмага карата фикерен сорадык.
- Бу дөньяда без кешеләр генә түгел, төрле җәнлек-бөҗәкләр, кош-кортлар да тереклек итә. Шулар белән беррәттән безнең тирәдә җеннәр белән фәрештәләр дә яши. Белгәнебезчә, фәрештәләр нурдан, ә җеннәр уттан яратылган. Адәм баласы да фәрештәләрне күрергә бик мөмкин. Хәдисләрдән билгеле булганча, дин моны инкарь итми. Әмма бу очракта автор җенме, әллә фәрештә белән очрашканмы, моны төгәл генә әйтеп булмый. Чөнки җеннәрнең дә яхшылары, ягъни мөселман җеннәре бар. Кайсылары гына булса да, хәерлесе булсын. Моңа артык игътибар биреп, бирелеп уйланырга кирәкмәс, дип әйтер идем. Шунысы да бар, якынын югалткан кеше, гадәттә, бик борчыла, хәсрәтләнә. Мәетнең рухы да кайткан кебек була. Ул башта матур-мөлаем булып кайта башлый. Аннары исә ул киресенчә ямьсезләнә, борчый башлый. Аңардан ничек котылырга белмисең. Шуңа да, кабатлап әйтәм, бик бирелмәскә кирәк. Җеннәр, шундый хәлләр тудырып, кешенең күңелен башка якка да алып китәргә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар