16+

«Кара алтын» туган җирдә: Татарстанда нефть чыгарыла башлаганга – 75 ел

Чирмешән якларыннан Шөгер-Лениногорск тарафына юнәлгән кеше белә булыр – бормалы-сырмалы, хәтәр борылышлары булган юллардан Татарстанның иң биек нокталарының берсенә үрмәлисең дә үрмәлисең. Урманнар белән капланган тауларга бер менеп, бер төшеп тирә-яктагы гүзәллеккә карап сокланып кына өлгер дә шуны кәгазьгә төшерергә бөек якташыбыз Шишкин булмавыңа үкенеп туйма!

«Кара алтын» туган җирдә: Татарстанда нефть чыгарыла башлаганга – 75 ел

Чирмешән якларыннан Шөгер-Лениногорск тарафына юнәлгән кеше белә булыр – бормалы-сырмалы, хәтәр борылышлары булган юллардан Татарстанның иң биек нокталарының берсенә үрмәлисең дә үрмәлисең. Урманнар белән капланган тауларга бер менеп, бер төшеп тирә-яктагы гүзәллеккә карап сокланып кына өлгер дә шуны кәгазьгә төшерергә бөек якташыбыз Шишкин булмавыңа үкенеп туйма!

 Швейцариянең табигате дә бу яклардагы кебек искиткеч матур, күрәсең, нефть тудырган Лениногорск шәһәрен дә аңа тиңләп, «кечкенә Швейцария» дип атыйлар. Яшеллеккә күмелгән татар нефтенең бишегенә әүвәл Зеленогорск (Яшел тау) дигән исем бирергә теләүләренә дә аптырыйсы түгел. Ә аңа җиткәнче әле Бәкер тавына менеп төшәсе бар. Сабан туйлары узган аланнар яныннан сылу кызлар толымындагы тасма кебек боргаланган юлдан бераз барып түбән төшә башлауга, Шөгер авылының матур күренеше ачыла. Ә бу авылның горур таулары, челтерәп аккан чишмәләре, күркәм кешеләре белән генә очрашып калмыйча, Татарстанның гына түгел, заманында СССР дип аталган илнең, хәтта Европаның язмышына зур өлеш керткән тарих сулышын тоясың. Һәм ул тарихның асыл битләренә язып куелып, бүген дә мөһим урынны алып торучы сүз – нефть...

Татарстанның уңышларыннан хәбәрдар булганнар, Казан, Әлмәт урамнарының төзеклеген, бай сәүдә үзәкләрен күрүчеләр, хәтта спорт җанатарлары да: «Сездә бит нефть», – дип, тиз генә нәтиҗә ясаган булалар. Шуның белән барысы да аңлашыла, янәсе. Әйтерсең лә аның тирән күле җәелеп ята һәм бер мәшәкатьсез генә дегет чиләгеңне тотып бар да чумырып ал! Сөйләгәннәрдән ишетеп, китаплардан укып кына белмим бу турыда, бераз гына булса да үземнең дә әлеге тармакта хезмәт куеп, торба-штангалар борып, җир өстенә яңа гына чыккан «кара алтын»ны ялан кул белән тотып караганым бар. Бу әле хәзер, эшләр өчен бөтен уңайлыклар, машина-автоматлар, хезмәтенә күрә тиешле хөрмәте булган чорда. Ә ничегрәк башланганын күзалласак... Язучы Шамил Бикчуринның нефтьчеләр тормышын сурәтләгән «Каты токым» әсәрендәгечә, төрле холыклы, төрле милләт вәкилен уртак эшче язмышы берләштергән һәм алар барысы бергә «каты токым»ны тәшкил итеп, киләчәккә юл ярган чор күпкә катлаулы булган.


Шөгер җирле үзидарә советы рәисе Радик Нәҗип улы Гафиятуллин авыл читендәге басуда әле бүген дә үз көенә эшләп торган беренче скважина һәм аның янәшәсендәге обелиск янына алып баргач, күңелне горурлану да, шул ук вакытта дулкынлану хисе дә биләде. Бүген Татарстанның ике дистәдән артык районы кырларында нефть табыла, аларда меңнәрчә скважина «кара алтын» суыра, ә «чишмә» башы бит менә шунда.


Моннан 75 ел элек булган вакыйгаларны күз алдына китереп карыйм. 1943 елның җәе. Туплар гөрелтесе ишетелми, сугыш кайдадыр еракта, әмма шул ук вакытта ул бөтен җирдә – борчулы йөзләрдә, фронттан килгән өчпочмаклы хатларда, «батырларча һәлак булды» дигән кара кәгазьләрдә, ятимнәрнең китек күңелендә... Совет солдаты Рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадаганчыга хәтле ике елга якын вакыт бар, аңа хәтле бөтен Европа аша диярлек узасы, адым саен җимерек шәһәрләр, яндырылган авылларны очратасы бар. Илне илбасарлардан арындыру өчен күпме кеше гомере биреләчәк әле. Ә Шөгер авылы басуында исә башка фронт һәм алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән – бораулаучылар, алны-ялны белми, җир маен эзли. «Тәвәккәл таш яра» дигән гыйбарә нефть эзләүчеләр турында әйтелгәндер кебек: алар үз дигәннәренә ирешә – Шөгер авылының гына түгел, Татарстанның исемен бөтен дөньяга яңгыратып, нефть фонтанын аттыра! Ил чималга, коралга сусаган хәлиткеч чорда, гади генә бер татар авылында җир мае табылуның бу вәхшәтле сугышта Җиңүне якынайтуда өлеше һичшиксез зур. Киләчәктә «кара алтын»га, аны табучы, җир куеныннан суыртып алучы фидакарь затларга багышлап күпләгән җырлар, китаплар язылачак – болары әле соңрак, ә 1943 елның җәендә бораулаучыларның башында бары бер генә уй: җир куенында яткан хәзинәгә нихәтле тизрәк төшеп җитеп булачак – сугыш шулхәтле иртәрәк тәмамланачак... Тыныч кына, үз көенә эшләп торган беренче скважина янында мине шундый уйлар чолгап алган иде. Әйтерсең лә тарихның әлеге «тере» шаһиты җир өстенә һәр тамчы «кара алтын» белән бергә үзенең серләрен дә чыгарып җәя. 


70 ел элек нефть табу Татарстанның язмышын тулысынча үзгәртте. Әлеге скважина иң авыр сугыш елларында беренче нефтьне биргән. Шуның белән без көч алдык һәм якты киләчәккә өмет туды. Без һәрвакыт бу хакта хәтерләячәкбез һәм үз тарихыбызны саклаячакбыз.
«Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллык юбилей уңаеннан 2015 елның 21 августында Президент Рөстәм Миңнехановның Татарстан нефтен беренче ачучыларга багышланган
стелла ачу тантанасында әйткән сүзләре.

Шөгер битум заводы музее куәтле тарих катламын ача
Лениногорскига барганда сул якта, халык телендә Шандыр дип аталган тау итәгендә, гомер бакый төтенләп, тирә-юньгә сумала исен чыгарып утыручы завод кала иде. Шуның янәшәсеннән әллә ничаклы узып йөреп, аның венгр чыгышлы Америка эшмәкәре Ласло Шандор белән бәйле булуыннан гайре берни белми идем. Шөгер белән танышуыбызны дәвам иттереп, Радик Гафиятуллин безне нефть-битум заводының музеена алып барганда, мин аны гадәти бер бүлмәдер дип уйлаган идем. Баксаң, гасырдан артык эшләп торган завод ябылып, аның урынына тулы бер комплекс барлыкка килгән икән. Безне каршы алган экскурсовод Светлана Хәсәновадан әлеге музей турында бик кызыклы мәгълүматлар алдык.


– 1700 елдан башлап бөтен Россия буйлап нефть эзләү башлана. Петр Iнең «Тау иреге» турында Указы чыкканнан соң, файдалы казылмаларны эзләү һәм табу хокукы бирелә. Бу якларда нефть ятмаларын өйрәнү эшен XVIII гасырның икенче яртысында башлап җибәргән И.И. Лепехин, П.С. Паллас, И.П. Фальк кебек галимнәр әлеге төбәкнең нефть ятмаларына бай булуын фәнни-техник әдәбиятта тасвирлыйлар, – дип сөйләп китте ул.


Ә аларга хәтле, XVIII гасырның беренче яртысында ук, татар старшинасы Надыйр Уразмәтов Кама аръягында җир маен табу һәм эшкәртү буенча эзләнүләр алып бара. Берг-Коллегиядән нефть эшкәртү заводы төзүгә рөхсәт алынгач, 1768 елда күренекле якташыбыз төзү эшләренә керешә, әмма хыялын чынга ашырып бетерә алмыйча үлеп китә. Надыйр Уразмәтовның бу якларның гына түгел, тулаем Россия тарихында беренче булып нефть табу һәм эшкәртү омтылышы әһәмиятле роль уйный – ул әлеге тармакка галимнәрнең игътибарын җәлеп иттерә.


Бу яклардагы ачык һавадагы әлеге беренче музей 2015 елда ачылган. Күп өлеше нефть табу һәм эшкәртүгә багышланган музейның бер залы XIX гасырның азагыннан алып XX гасыр урталарына хәтле булган чорга (1874-1944) багышланган. Ул таудагы шахта формасында эшләнгән, көчәйткечләр аша эш процессы барышы имитацияләнә. Дивардагы лампалар кабынып, тавышлар да ишетелеп торганда, вакыт машинасына утырып, үткәннәргә кайтып килгән кебек буласың. Икенче зал исә 1945 елдан алып 2015 елга – завод ябылганчыга хәтле булган чорга карый. Бу элек операторлар бүлмәсе булган һәм заводның соңгы көннәренә хәтле эшләгән чордан калган. Операторлар бүлмәсе – заводның бөтен технологик процесс мәгълүматлары тупланган «йөрәге». Биредә үк заводның төрле елларда җитештергән продукциясе, архив документлары, фотографияләр урын алган. Шөгер – өч Советлар Союзы һәм ике Социалистик Хезмәт каһарманының кече ватаны. Аларның барысының хезмәт биографиясе нефть тармагы белән бәйле. 2011 елда Иске Шөгер авылында Каһарманнар аллеясында, «Татнефть» җәмгыяте тарафыннан, аларның барельефлары ачылган. Яңа Елховой авылында туган Социалистик Хезмәт каһарманы Мәсгут Минекаев та Иске Шөгер мәктәбендә укыган. Россиядә алты каһарманга белем биргән башка авыл мәктәбе юк. Музейдагы һәрбер экспонат – Татарстан нефть юлының бер кисәкчеге. Әлеге музей комплексына шулай ук шахта-штольня, эретү, битум кайнату цехлары, төп технологик линияләр макеты керә.


– Алда атап үтелгән галимнәрдән соң бирегә 1874 елда венгр чыгышлы Америка галиме Ласло Шандор килә һәм зур булмаган гудрон заводы ача. АКШта нефть табу һәм эшкәртү буенча тәҗрибә туплаган галим биредә нефть тапмакчы була, ә битум чыгару белән параллель рәвештә генә шөгыльләнә, – дип дәвам итә Светлана Хәсәнова. – Штольнялардан чыгарылган битумлы ком-ташларны кул арбаларына салып шуннан ерак түгел генә аккан Шушма елгасы буена алып төшеп, сулы казаннарда кайнатканнар. Шул рәвешле битум аерылып алына һәм чүмечләр белән кисмәкләргә тутырыла. Әлеге гади ысул белән Шандор битум алуга ирешә. Әмма бу шөгыль бик зур файда китерми, битумлы ком шахта ысулы белән чыгарыла, бөтен эш кул белән башкарыла. 1877 елда Америка эшмәкәре бораулау эшләрен башлап җибәрә, барлыгы биш скважина бораулана. Шуның берсе 350 метрга хәтле төшә. Шандор урын белән ялгышмый, әмма нефть ятмаларына хәтле төшеп җитә алмый. Тагын 300 метр бораулаган булса, Шөгер нефте фонтанын шушы венгр чыгышлы америкалы аттырган булыр иде. Әмма язмыш башкача хәл итә. 1880 елда Шандор Самара губернаторына «Әлеге эзләнүләргә бер кешенең матди мөмкинлегеннән күбрәк акча кирәк» дип хат җибәрә һәм дәүләттән ярдәм сорый. Ләкин ярдәм итүче табылмый, вакыт бара, акча кими. Ахыр чиктә ул, үзенең гудрон заводын Сызрань шәһәренең асфальт заводы ширкәтенә бик арзан бәягә сатып, Америкасына кайтып китә.


Музей артындагы тауда барлыгы биш штольня булган, җимерелгән штольняларның берсен махсус музей өчен ачалар. Без, әлеге штольняның авыр ишекләрен ачып, эчкә үттек. Декорацияләр белән капланган диварлар, агач терәүләр, тар тимер юлдан вагон тартып килүче ат һәм аны җитәкләгән эшче каршы алды безне. Бераз арттарак көрәк-ломнар тоткан тагын эшчеләр күренде. Кешеләр һәм атлар чын түгел, әмма ул манекеннар тонык яктылыкта чын кебек күренә, битум исе һәм әлеге дә баягы тавыш имитациясе дә кушылгач, үткән заманнарга барып чыккандай хис итәсең үзеңне. Күзәтергә кызыклы булса да, бераз шомлы монда. Без биредә экскурсантлар сыйфатында гына, ә кешеләр шундый шартларда хезмәт куйган.


Музейны әзерләгән чорда штольня эчендә битумлы ком ташыган атларның шунда ук яшәгәннәре дә ачыклана (алар үз гомерләренең күп өлешен җир астында уздырганнар). Урамга чыкканда, сукыраймасын өчен, аларның күзләрен бәйли торган булганнар. Атлар гына түгел, кешеләр дә бу авыр эштә бик еш имгәнүләр алган, өсләренә тау-ташлар ишелү яки кайнар битумга пешү очраклары еш булган. Бу мәгълүматлар әлеге өлкәдә эшләүнең ничаклы авыр һәм җаваплылык сораганын аңлатып та бирә.


Куйбышев Дәүләт архивында табылган регламент буенча XX гасыр башында битум кайнату эзлеклелеге тасвирланып, шулар буенча якынча күзаллап торгызыла. Регламентта 1906 елда төзелеп беткән эретү бинасындагы җиһазларның формасы, күләме, кайсы катта нинди җайланмалар торганлыгы һәм кайда күпме кеше эшләгәне язылган. Сүз уңаеннан, өч катлы әлеге бинаны берничә кат сүтәргә омтылып карыйлар, әмма булдыра алмыйлар. Сәбәбе – измәгә йомырка кушылган булган икән. Моның чынмы-юкмы икәнен әйтә алучы юк, әмма ишелми калуы яхшыга гына. Аның диварлары бернинди үзгәрешсез, элек эшләгән чордагыча калган. Биредә бөтен җирдә макетлар куелган, күзәтү мәйданыннан караганда, завод үз көенә эшли, битум эретү процессы бара, кешеләр сөйләшкәне, җайланмалар тавышы ишетелә. Смена тәмамланыр да, кешеләр өйләренә таралышыр кебек. Музей комплексы территориясендә үк, шул чорга туры китереп, авыл өен дә төзекләндереп куйганнар. Шунда ук алачык, остаханә дә бар. Бирегә килгән һәркем битумчы-шөгерлеләрнең эше, көнкүреше белән таныша ала.


Әйтергә кирәк, шундый музей комплексы ачып, Лениногорск нефтьчеләре искиткеч зур масштабта эш башкарган. Шөгер битум заводы турында мәгълүмат берәмтекләп җыелган, архивлар белән күп эшләнгән, саргаеп беткән борынгы документлар өйрәнелгән, шул чорның шаһитлары белән сөйләшелгән. Бу комплексның ачылуы нефтьчеләрнең тарихка, үткәннәргә сакчыл карашы хакында сөйли. Шөгер битум заводы тарихи кыйммәткә ия, җирле чималны эшкәртү омтылышын дәлилләп, ул Татарстан нефть эшкәртү тармагының башлангычы булып тора.

Нефть бишегенең бүгенгесе
Татарстан нефтенең үзәге соңрак Тимәш авылына, Лениногорск, Әлмәт тарафына күченсә дә, Шөгер авылы нефтьчеләр игътибарыннан мәхрүм түгел. 2014 елда ачылган «Тургай» балалар бакчасын төзүгә «кара алтын» табучылар 50 миллион сум күләмендә акча бирә, калган өлеше федераль программадан финанслана. Бакчадагы бассейн, психолог, логопед, юл иминлеге бүлмәсе, музыка залы, ябык спорт мәйданчыкларының барысы да нефтьчеләр ярдәме белән җиһазландырылган. Алар бакча территориясендә агачларга хәтле утыртып биргәннәр. Әллә кайдан ерактан үзенә тартып торган 100 урынлык бакчага бүген 104 бала йөри. Тагын шундый ике бакча 2016 елда Лениногорскида һәм Тимәш авылында ачыла. Шөгердә бакча ачылу тантанасына Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән. Авылда тагын «Кояшкай» ясле-бакчасы бар.
Валерий Чкалов исемендәге мәктәп территориясендә нефтьчеләр ярдәме белән хоккей корты төзелгән, кирәк-яраклар белән тәэмин ителеп тора. 405 бала белем алган әлеге мәктәпнең X-XI сыйныфларына тирә-күрше авыллардан – Керкәле белән Иске Шөгердән килеп укыйлар.


2017 елда республика программасы буенча 1 миллион күләмендә грант отканнан соң, Шөгер стадионында балалар уен мәйданчыгы төзелә. Быелга исә чаңгы базасы булдыру максаты тора. Блоклы-модульле әлеге базада прокатка чаңгылар, душ бүлмәләре, киенү-чишенү бүлмәләре булачак. Шулай ук паркны төзекләндерү дә мөһим мәсьәлә булып тора, ди Радик Нәҗип улы. Өлкән яшьтәгеләр кичләрен скандинав йөреше белән шөгыльләнә икән, шуңа күрә парк кирәк.
– Халык җыеннарда бик актив катнаша, мөрәҗәгатьләр белән чыгалар. Элек һәр елны (совет заманында) 1 майда паркны ачу бәйрәмендә күрше авыллардан да килеп катнашалар иде. Ул сату-алу, җыр-бию, уеннар белән бергә бик күңелле оештырылып килде, – дип сөйләде Радик Гафиятуллин.
2004 елда шәһәр тибындагы бистәдән авыл статусына күчерелгән Шөгердә бүген 2136 кеше яши.


Мәчет 90нчы еллар башында элеккеге Шөгер хастаханәсе, соңрак «Бәкер» шифаханәсенең баш табибы Фаяз Ибраһимов тырышлыгы белән төзелә. Аның бу идеясен күп кенә предприятиеләрнең җитәкчеләре күтәреп ала, әмма төзелеш, документ эшләре тулысынча Фаяз Ибраһим улы җилкәсенә төшә. 2015 елда авыл халкы мәчеткә аның исемен бирергә була.


Тузган торак программасы кысаларында төзелгән 21 фатирлы өйнең сигезе – балалар йортында тәрбияләнгәннәргә, калганнары тузган торак программасы буенча һәм яшь белгечләргә бирелгән. Нефтьчеләр тарафыннан исә дүрт күп фатирлы өй төзелгән.

«Татнефть»кә кием тегә Шөгер тегүчеләре
Шөгернең үз тегү цехы да бар. Равил Фатих улы Фәттахов җитәкчелек иткән әлеге цехта бүген 16 тегүче эшли.
– Киемнәрнең күбесен «Татнефть» өчен тегәбез: сигнал жилетлары, җәйге-кышкы эш костюмнары. Заказларның төрлесе була һәм тегүче кызларыбыз аларны сыйфатлы итеп эшләп, өлгертеп тә бирә, – дип сөйләде шушы цехның бригадир-технологы Гөлия Минаҗева.


Әлеге зур булмаган коллектив эш киемнәренең 36 төрле моделен тегә. Модель дигәннән, безгә ул киемнәрне подиумнарда гына йөрүче модель кебек Гүзәл Сәмирханова киеп тә күрсәтте. Ул әле биредә яңа гына эшли башлаган, өлгеләр кисү белән шөгыльләнә.
– Бу эш үземә бик ошый, монда эшләп калырга телим, – ди яшь тегүче.


Өйрәнчек булып килүчеләр ике ай дәвамында эшлиләр. Элегрәк һөнәри училищелардан практика узучылар да булган. Сорап килүчеләр булса, хәзер дә алырга риза тәҗрибәле тегүчеләр. Алар, һәрбер киемне башыннан ахырына хәтле башкарып, «Татнефть» дигән эмблемасына хәтле чигеп бирәләр.
– Һәркемнең сменага үз нормасы бар. «Татнефть» җәмгыяте заказларны төрле оешмаларга бүлеп бирә, без үзебезнең өлешне вакытында эшләп барабыз. Нефтьчеләр белән хезмәттәшлек итүгә 15 ел була, – ди цехның бригадир-технологы.
Шөгердә үзләренең кибетләре дә бар икән. Тегелгән киемнәр кайчагында анда да куела. Кибет өчен, нигездә, урын-җир кирәк-яраклары, эш бияләйләре тегелә. Хезмәтенә хөрмәте – акча вакытында бирелә, ул һәркемнең эшләү күләменә бәйле, дип сөйләделәр Шөгер тегүчеләре.
Кайсы яклап кына килеп карасак та, үткән юлы данлыклы, бүгенгесе лаеклы булган Татарстан нефтенең бишеге – Шөгернең киләчәге дә ышанычлы һәм өметле. Башкача булуы да мөмкин түгел, язучы Җәмит Рәхимов язганча, «Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе» бит ул!

Шөгер битум заводы 1877 елда ачыла. 1941 елда хәрби техника өчен аккумулятор батареялары чыгарып, турыдан-туры оборонага эшли. Ике елдан соң технологик һәм энергетик җайланмалар өчен нефть кабул итә башлый. Шуннан соңгы елларда юл битумы, мич ягулыгы, торбалар изоляцияләү битумы, эреткечләр, мазут һәм башка төр продукция эшләп чыгара. 2009 елда консервацияләнә, 2013 елда сүтелә башлый. 2015 елда, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов инициативасы һәм Рафаил Нурмөхәммәтов җитәкләгән «Лениногорскнефть» идарәсе тырышлыгы белән, әлеге тарихи урында музей барлыкка килә.
«Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллык юбилее уңаеннан 2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка абруйлы кунаклар катнашында музей ачу тантанасы була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading