Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыклары да йөрде.
Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков әйтүенчә, бүгенгә барлык мәйданнарның 41 процентында уңыш җыелган, бу - 16 мең гектардан артык дигән сүз. 45 мең тонна икмәк җыеп алынган, бер гектардан уртача 28,5 центнер уңыш чыга.
Ә Буа районы урып-җыю эшләренең экваторын узган инде. Кайбер хуҗалыклар хәтта барлык ашлыкның 60 процентын суктырып алган. Район башлыгы Азат Айзатуллов төрле хуҗалыкларда уңыш күрсәткеченең төрлечә булуын әйтте. Уҗым культуралары яхшы уңыш биргән.
- Арпа, борчак, сабан бодаена тотындык. Тулаем алганда, алдынгы "Авангард" хуҗалыгы уңыш җыюны гектарыннан 45-50 центнер күләмендә төгәлләр дип уйлыйбыз, - ди ул.
Райондагы башка эшләр дә үз вакыты белән эшләнә. Салам җыела, туфрак әзерләнә. Орлык җитештерүче күп кенә хуҗалыклар югары сортлы орлыклар, аларны яңартып тору, яңа технологияләр нәтиҗәсендә зур уңыш алуга ирешә. Президент та, район башлыгы да, мондый уңышка ирешүнең 50-60 проценты технологияләргә бәйле, дип саный.
Буада соядан кала барлык урып-җыю эшләре якынча ике атнадан тәмамланыр дип өметләнәләр. Марат Әхмәтов күптән түгел генә монда урып-җыюның барышы уңаеннан очрашулар булганын, эшкә анализ ясалганын әйтте.
Биредә басулар бик яхшы. Буа районы культуралардан югары уңыш алып гел алдынгылар рәтендә йөри. Быел биредә җыелган ашлык күләме буенча иң югары уңышка ирешергә омтылалар. Азнакай, Нурлат, Зәй районнары да аннан азга гына калышыр, мөгаен, - диде министр.
Рөстәм Миңнеханов, бу сүзгә җавап итеп:
- Азнакай, беренче урынны алам дип чыгып китте, - диде.
- Азнакайның Баулыга якын ягы корылыктан күбрәк зыян күрде, моңа карамастан, аларда да уңыш яхшы булырга тиеш. Ә Буа ел да шушы югары күрсәткечләрне бирә, - диде Марат Әхмәтов.
Тәтеш кырларын карап йөргәндә, Премьер-министр урынбасары коры һава торышының быелгы уңышка зыян салуын әйтте. Аңа карамастан, Тәтеш иң күп уңыш җыеп алучы районнарның берсе.
- Тәтешлеләр моңа узган елның көзеннән үк әзерләнә башлаган инде. Кырда эшләнергә тиеш барлык эшләрне дә вакытында башкарып чыктылар. Бүген районның корылыкка чыдамлылыгы бик көчле, - дип саный Марат Әхмәтов.
Сүз уңаеннан
Икмәк барда, тормыш бар
Татарстанда һәр дүртенче кешенең тормышы авылга бәйле. Инде күп еллар безнең республика игенчелек һәм терлекчелек буенча Россиядә алдынгы төбәк булып санала. Узган ел йомгакларыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән тулаем продукция күләме 214 миллиард сумлык булган. Бу күрсәткечләр буенча Татарстан Россиядә дүртенче урында тора.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагы шактый алга китте. Чәчүлек мәйданнарының һәр гектарыннан 25-30 центнер уңыш җыю гадәти күренешкә әйләнде. Уңдырышлылык кырыгар центнерга җиткән һәм аннан артып киткән еллар да булды. Сөтчелек фермаларында соңгы елларда һәр сыердан 5000 килограммнан артыграк сөт савыла. Эре мөгезле терлекләрнең баш саны да елдан-ел арта бара. Бу юнәлештә Татарстан Белгород өлкәсеннән генә калыша.
Бүген авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән икән - бу дәүләт сәясәтен уңышлы алып бару, авылга инвестицияләр кертү, яңа технологияләр куллану, социаль өлкәгә игътибарны арттыру нәтиҗәсе. Бездә авыл хуҗалыгы тармагына аерым игътибар бирелә: авыл тормышын яхшыртуга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары эшли, шулай ук фермаларны төзекләндерү, силос-сенаж траншеялары төзү программалары да уңышлы эшләп килә.
2010 елдан башлап республикада гаилә фермалары төзелеп килә. Бүген аларның саны 1280нән артып китте. 420 меңләп шәхси хуҗалык дәүләт ярдәме белән төрле юнәлештә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр.
- Бүген фермерлык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр зур ихтирамга лаек. Соңгы елларда хуҗалыкларда барлыкка килгән үзгәрешләр авылның киләчәген күзаллауны кыенлаштырды, нәкъ менә шул вакытта алар үзләренә зур җаваплылык алып, булган хәзинәдән дөрес юнәлештә файдалана башладылар. Бүген республика җитәкчелегенең максаты - шундый эшкуарларны саклап калу һәм алар үрнәгендә тагын берничә буын эшкуарларны тәрбияләү, - ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов. Югары технологияле комплекслар кулланып, 2018 елга ит җитештерүне 500 мең тоннага кадәр җиткерү күздә тотыла. 2013 елдан эшли башлаган "Казан" агросәнәгать паркы җирле фермерларга үзләре җитештергән продукцияне урнаштыру мөмкинлеген бирде. Бүгенге көндә районнар үзләрендә дә шундый кече агросәнәгать парклары төзи башладылар.
Айрат Хәйруллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы:
- Бу ел игенчеләр өчен уңышлы килде. Узган ел бодайның бер тоннасы 12 мең сумга сатылды, быел да шул бәя саклансын өчен безнең бөтен алшартлар да бар. Икмәк бәясе узган елгы дәрәҗәдә сакланырга тиеш, аның күтәрелүенә бернинди объектив сәбәп тә юк. Минем фикеремчә, быел без бәяләрне узган елгы дәрәҗәдә саклап, авыл хезмәтчәннәрен дә бәхетле итә, шул ук вакытта шәһәр кешеләрен дә сыйфатлы икмәк белән шатландыра алачакбыз. Яхшы уңыш - һәркем өчен зур сөенеч, тегермәнчеләр һәм икмәк пешерүчеләр, икмәк кыйммәтләнмәсен өчен, бәяләрне "авызлыклап" тора ала, монда мин бернинди каршылык та күрмим. Чит илдә ашлык арзаная һәм бәяләрнең очсызлануы бар дигән сүзләр йөри. Әмма биржа бәясенә карап кына эш итәргә ярамый. Биржа бәясе - ул товар ашлыгы түгел. Бүген Мексика култыгында Америка бодае 186-187 АКШ доллары тора, Россия ашлыгы да шул ук бәягә сатыла, өстәвенә 10 процент НДС кире кайта. Хәзерге вакытта дөнья базарында Россия ашлыгының тоннасы уртача 15-16 мең сумга сатыла - бу бик яхшы бәя. Безнең фикеребезчә, әгәр игенчеләребез азык-төлек бодаеның бер тоннасы өчен 12 мең сум алса, бу - бик тә гадел булачак. Ә калганын әнә трейдерлар эшләсен.
Фотолар: tatarstan.ru
Комментарийлар