16+

Казан – эт оясы

Беркөн иртән Минская тукталышына менгәч, аздан гына «эт авызындагы сөяк»кә әйләнми калдым. Шул суыкта да «туй» ясап, «дуэль»ләр оештырып ятарга кирәк бит, ә?! Әле кайда диегез! Өерләре белән кеше аяк астында маташалар! Тукталышның бер почмагында, үзара «аңлашып», этләр җылына, икенче почмагында без: «Кайчан гына автобусым килер дә, суыгыннан бигрәк, эт...

Казан – эт оясы

Беркөн иртән Минская тукталышына менгәч, аздан гына «эт авызындагы сөяк»кә әйләнми калдым. Шул суыкта да «туй» ясап, «дуэль»ләр оештырып ятарга кирәк бит, ә?! Әле кайда диегез! Өерләре белән кеше аяк астында маташалар! Тукталышның бер почмагында, үзара «аңлашып», этләр җылына, икенче почмагында без: «Кайчан гына автобусым килер дә, суыгыннан бигрәк, эт...

«Эт - кешенең иң тугры дусты», дисәләр дә, этлеген итми калмый шул. Урамдагы түгел, үз йортыңдагысыннан да кайчак ни көтәргә икәнен белмисең. Бер җәйдә күршебезнең Актырнагы үзләренә гел кайтып йөрүче кунак малаена, ашап торган җиреннән ташланып, корсагын талаган иде. Балачакта үзем дә апамның кызы белән бакча башында уйнап йөргәндә чылбырын өзеп качкан ферма этенең корбаны булдык. Эт миңа тимәсә дә, сеңелемнең арт санына «ике теш» эзен калдырган иде. Ай саен укол кадатып йөрде ул соңыннан. Шуннан бирле көчектән дә коты алына.
Элек этләрне мылтыктан атып йөриләр иде, ә хәзер аларга беркем тырнак та тидерә алмый, чөнки кануннар «эт яклы». Шуңа күрә, хуҗасыз хайваннар белән көрәшү өчен, бюджеттан ел саен акча бүленә. Казан буенча быел бу сумма 12 миллион сумны тәшкил итә (былтыр 20 млн булган). 2,5 млн (бер эткә 316 сум) - ау өчен, ярты млн (бер эткә 74 сум) - ветеринар тикшерүенә, 6,8 млн (бер эткә 529 сум) - стерильләштерүгә һәм 1,1 млн (бер эткә 227 сум) эвтаназиягә тотылачак. Казан буенча шушы акча хисабына 7800 хайванны ауларга һәм тикшерергә ниятлиләр. Смета буенча этләрнең 40 процентын стерильләштерү каралган, калганнарын «йоклатырга» туры киләчәк. Бу мәсьәлә Хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәтенә йөкләнелә. Әлеге хезмәтнең директоры Рөстәм Нуруллинның әйтүенчә, этләрне асрау һәм стерильләштерү шактый чыгымнар сорый. «Әмма без булдыра алганча тырышабыз. Хайваннарны яңа яшәү урыннарына күчерү өчен генә дә быел миллион сум акча тотылачак. Чөнки хайваннар тиешле шартлар тудырылган махсус машиналарда гына йөртелергә тиеш», - ди ул эшнең мәшәкатьле яклары турында.
Тик менә йортсыз хайваннарны яклаучылар барыбер дә: «Акчалар тиешле юнәлешкә сарыф ителерме, шактый кыйммәткә төшүче стерильләштерү ясыйсы урынга, очсыз эвтаназияне кулайрак күрмәсләрме икән?» - дип борчыла. Былтыр ишегалларында эт үләксәләре табылу ешайганлыгы турында сөйли алар.
Шунысы хак, этләрнең урамнарда үрчүендә дә, кешеләргә ташлануларында да беренче чиратта кеше гаепле. Хәер, эт кебекләр һәм эт тормышында яшәүчеләр үзебезнең арада да җитәрлек бит ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading