16+

Күмәргә иртәрәк әле...

Мәскәүнең баш уку йортында (МДУны зурлап әйтүем) белем алучы бер танышым кунакка кайткан иде. «Төркемдәшләрем минем Татарстаннан булганыма көнләшәләр», - ди бу. Тумышы белән Бөгелмәдән булган Ленараның рус телен дә, татар телен дә камил белүе рус телен генә белүче студентлар тарафыннан олы дәрәҗә буларак кабул ителеп, кыз ак көнчелек объектына...

Күмәргә иртәрәк әле...

Мәскәүнең баш уку йортында (МДУны зурлап әйтүем) белем алучы бер танышым кунакка кайткан иде. «Төркемдәшләрем минем Татарстаннан булганыма көнләшәләр», - ди бу. Тумышы белән Бөгелмәдән булган Ленараның рус телен дә, татар телен дә камил белүе рус телен генә белүче студентлар тарафыннан олы дәрәҗә буларак кабул ителеп, кыз ак көнчелек объектына...

Икесе дә дәүләтнеке саналса да…
Шул хәлне ишеткәч, Татарстаныбыз, татар телебез өчен горурланып куйдым. Мәскәү кадәр Мәскәү халкы безнең тел турында шундый фикердә булсын әле! Әмма горурлык хисе артыннан ук аптырау хисе килде: ни өчен татар теле үз Ватаны - Татарстанда шундый дәрәҗә, абруйга ия түгел соң?!
Ана телебезне саклап калу, үстерү, миллилек хисләрен үтермәү турында сөйләсәк, ишетсәк тә, гамәлдә бу сөйләнгәннең чиреге дә эшләнми. Ата-аналар балаларының аңнарына кечкенә чакларыннан ук рус телен сеңдереп үстерәләр, көндәлек тормышта татар теленең файдасы өч тиен, дип фикер йөртеп, аларны рус мәктәпләренә укырга бирергә тырышалар.
Шәһәр урамнарында, кибетләрдә, җәмәгать транспортында бер авыз татарча сүз ишеткән юк: безне аңламаслар, соравыбыз көлке тоелыр, дип уйлап, туган телебездән оялып-кыенсынып, телне вата-вата булса да, русчалатып сорау бирәбез, аңлатып маташабыз. Каршы як та, татар кешесе булып чыкса да, әңгәмәне русча дәвам иттерә. Син нәрсә, аның кай ягы ким!
Кибет-фәлән, оешма-мазарларның да «тормыштан артта калган» буласылары килми. Шуңа күрә Казан буенча атамалар-исемнәрдә, керү ишекләре өстендә, элмә-такталарда, реклама щитларында чат рус сүзләре генә очратабыз. Татар телле клиентларны җәлеп итәр өчендерме, башка максат беләндерме - берән-сәрән генә күзгә чалынган барлы-юклы татарча язылган атамаларның башкарырга тиешле миссияләрен чынлап торып үтәүләре нык шикләндерә, чөнки «Чәчәкләр» - «Чэчэклэр»гә, «Ашханә» - «Ашхана»га, хәтта кыйблабыз «Көньяк» та исерткеч эчемлек «Коньяк»ка әверелә дә куя.
Һәркемгә мәгълүм хакыйкать: татар телен авыл саклый. Балансны контрольдә тотарга авылларга педагогика көллиятләре һәм университетларының татар теле укытучыларын әзерләү бүлекләре, КФУның (элеккеге В.И. Ленин исемендәге КДУ) татар теле һәм әдәбияты белән журналистика факультетлары, милли газета һәм журналлар ярдәмгә килә. Татарстанның калган яртысы урысча сөйләшә яки урысча сөйләшеп маташа. Конституция буенча ике дәүләт телле Татарстанда татар телен урыс теле кысрыклап чыгарып бара, дигән аяныч нәтиҗә ясарга була моннан. Тик шулай да…

Сөенечле хәбәрләр
Тик шулай да татар телен җир астына күмәргә иртәрәк әле. Соңгы арада тел «үлеме» белән көрәш турындагы сүзләрне ишетеп кенә калмыйча, азмы-күпме эш, селкенү дә сизелә башлаганын да күрергә була. Бу хәлгә республика җитәкчесе алмашыну да зур уңай тәэсир ясаганын әйтергә кирәк.
Яңа 2012 елдан татар телен үстерүгә кагылышлы ике куанычлы яңалыктан хәбәрдар булдык. Аның беренчесе - теләге булган кешеләр өчен КФУда татар теленә өйрәтү курслары эшли башлау. Икенчесе - балалар бакчаларында татар балаларына - рус телен, русларга татар телен укытуны гамәлгә кертү. Моның беренчесе ватандашларыбыз арасында артык дан казанмас та бәлки, әмма икенчесенең зур әһәмияткә ия булганлыгы һәм зур файда китерәчәге ачык күренеп тора. Балаларны яңа методика буенча укытырга ниятләнелә. ТРның фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдиновның әйтүенчә, телләр «моңа кадәр яшәп килгән һәм хаталы булган юл буенча - филологик тәрбия буларак түгел, ә яңа ысул нигезендә аралашу чарасы, яшәү инструменты сыман» өйрәтеләчәк. 4-5 яшьләрдәге Татарстан балалары ике телдә дә 62 сүз белергә, ә 4 нче сыйныфка җиткәндә, аларның сүзлек запасы инде 1167 сүзгә туларга тиеш булачак, дип планлаштырыла. Моның өчен мультфильмнарны, әкият һәм җырларны күпләп татарчага тәрҗемә итү, балалар өчен яңадан-яңа тапшырулар уйлап чыгару эше кузгатылып җибәрелгән инде.
Уңышлар сиңа, татар теле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading