2010 елдагы аномаль эссе җәйдә Казанда 15 меңгә якын агач корды.
Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм «Горводзеленхоз» тресты җитәкчесе Роза Җаббарованың әйтүенчә, корган агачларны кисү эшләре бара. Ләкин аларның саны һаман да бик күп. Мәгариф учреждениеләре территорияләрендә зур күләмле корыган агачларның булуы аеруча хәвефле. Балалар шул агачлар астыннан йөриләр. Агачлар аягүрә үлә, диелсә дә, ике елга якын басып торган бичаралар инде кешеләр өстенә аварга, ботаклары сынып төшә башларга мөмкин. Игорь Куляжев: «Предприятиеләр һәм оешмалар үз территорияләрендәге корыган агачларны үзләре чистартырга тиеш. Кирәк очракта, безнең комитетка мөрәҗәгать итсеннәр», - диде. Хәзергә ул кадәр активлык сизелми. Мәктәпләрнең моңа акчалары, техник җиһазлары һәм транспорт чаралары юк. Алла сакласын, корыган агач берәр баланың өстенә ауса, гадәттәгечә, ыгы-зыгы кубачак, акчасы да табылачак инде аның.
Шәһәр яны урман хуҗалыгы белгечләре биргән мәгълүматларга караганда, корыган зур күләмле агачны кисү эшләре 420-450 сумга төшә. Каен утынының 1 куб.метр бәясе 250 сум. Төркиядә 45 градуска кадәр эсселекләр булса да, шәһәрләрендә корыган агачларны күрмәссең. Алар, киселеп, автотрассалар буена өеп куелган, утын кирәк кешеләр өчен шунда ук телефон саннарын да язып элгәннәр. Казанда да, махсуслаштырылган техника белән коралландырып, 10-15 кешелек бригада оештырырга була ләбаса! Утынны кая куярга дип тә борчыласы түгел. Казан территориясенә 82 бистә (авыл) керә, Совет районында гына да бакчачылык ширкәтләре 100дән артык. Иң мөһиме - шәһәр моңсуланып басып торучы корыган агачлардан чистарыныр иде. Корыган агачлар Универсиада елында да басып торса, чит ил кешеләре безне аңлый алмас, мөгаен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар