Гадәттә, студент каршында бер дивар күрсә, аны коточкыч биек дип уйлый. Чынлыкта ул дивар-каршылык алай ук зур булмаска да мөмкин. Яхшылабрак карасаң, ишекләре дә бардыр әле. ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов үзе җитәкчелек итә торган оешманы шундый күренмәс ишекләрне ача торганнар рәтенә кертә.
- Тимур әфәнде, студентларга мондый оешманың барлыгы турында белү ни өчен кирәк?
- Бу - аларның оешмасы. Лига ике төрле юнәлештә эшли. Беренчедән, сәләтле студентлар безгә килеп, минем менә шундый сәләтем бар, дип, үзләрен безнең проектларда күрсәтә, сынап карый ала. Гомумән алганда, 50гә якын проектыбыз бар, ел дәвамында 200-250 чара үткәрәбез. Икенчедән, Лига студентларның социаль проблемаларын хәл итә. Әйтик, «Транспорт гранты» дигән программабыз бар. 15 меңгә якын студент бу грантка ия булды инде. Студентлар лигасы аларга ай саен 800 сум түләп бара. Фатир мәсьәләсен дә әйтеп китәргә кирәк. Студентлар лигасына ел саен 10 кешелек квота бирелә. Бүгенгә 20 яшь лидер шушы программа буенча фатирлы булды. Лиганың юридик мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган канаты - хокук комитеты бар. Анда студентларга бушлай ярдәм күрсәтелә. Студентлык елларында Лига белән элемтәдә торган актив кешеләр бүген төрле җитди оешмаларда, хәтта Президент Аппаратында да вазифалар били.
- Ачыклык кертик әле: һәр студент, туп-туры сезнең янга кереп, проблемасын сөйләп бирә аламы?
- Әлбәттә. Проблемамы ул, сорау яки тәкъдимме - барысына да колак салачакбыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.
- Моңарчы сезнең оешмага вуз студентлары гына карый иде, ике ел элек урта махсус белем бирү йортлары белән дә эшли башладыгыз...
- Бүген 5-6 урта махсус белем бирү йорты безнең эшчәнлектә актив катнаша. Алга таба тагын да күбрәк уку йорты безгә кушылыр, дип ышанабыз. Шул ук «Транспорт гранты» программасы урта махсус белем бирү йортларында укучылар өчен дә каралган. «Ел студенты» бәйгесендә дә алар өчен махсус номинация булдырылды.
- Казаннан торып, бөтен республика студентларын күз уңында тотып булмыйдыр. Районнарда Лиганың бүлекләре бармы?
- Бүген Татарстанның 7 шәһәрендә - Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Буа, Бөгелмә һәм Яшел Үзәндә шәһәр студентлар советы бар. Яңа елдан соң, һәр советны йөреп чыгарга ниятләп торабыз. Шәһәр советлары тәкъдим иткән иң яхшы проектларны туплап, аларга ярдәм күрсәтергә уйлыйбыз.
- Калган районнарда да студентлар советлары оештырырга нәрсә комачаулый?
- Без һәр районда шундый совет ача алабыз. Тик бер бүлмә биреп, «Студентлар лигасы» дигән язу элеп куеп кына оешманы эшләтеп булмый бит. Кешеләр кирәк. Лигада эшләү өчен, студент укуда гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга, чикләнмәгән күләмдә буш вакытка да ия булырга тиеш. Шуңа күрә, әлегә 7 совет эшләп тора.
- Бүген Казанда чит илләрдән килеп укучы 5 меңгә якын студент бар дип исәпләнелә. Аларның һәрберсе сездә исәптә торамы?
- Әлегә юк. Чит ил студентлары белән эшли торган комитетыбызга ярты ел гына әле. Бер ел эчендә чит илдән килгән һәр студент белән күрешеп, аны базага теркәүне, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтүне максат итеп куйдык.
- Иртәгә студент булырга торган абитуриентлар белән эш алып барыламы?
- Махсус проект булдырдык: беренче курс студентлары, 11 нче сыйныф укучылары белән очрашып, төрле уку йортлары турында сөйли, ягъни абитуриентларга уку йорты сайларга ярдәм итә.
- Оешмага гадәти булмаган сорау яки тәкъдим белән килүчеләр дә юк түгелдер?
- Узган ел 30-35 яшьлек ике егет килде. Алар варгейм дип атала торган өстәл уены буенча студентлар арасында чемпионат уздырырга тәкъдим итте. Проект белән якыннанрак танышкач, үзебез өчен төрле субкультураларны ачтык. Әйтик, эмо яки готлар белән моңарчы эшләгәнебез булмады, алар да безгә, рәсми оешма, дип, күз кырые белән генә карый иде. Аларга таба адым ясарга уйладык. Быел менә икенче тапкыр варгейм буенча чемпионат уздырдык. Анда төрле субкультурага караган студентларны җәлеп итәргә тырышабыз.
- 2014 елның 19 мартында Сезнең Студентлар лигасы белән җитәкчелек итү вакытыгыз бетә. Яңа президент урынына кем сайлана ала?
Үз көченә, президент вазифасын тиешенчә башкара алачагына ышанучы һәр студент бу урынга дәгъва кыла ала. Студентлар, сезнең өч ай вакытыгыз бар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар