Буклет, дигәч, гадәти буклет көткән идек инде без, ә «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсы дирекциясе кулга елкылдап торган матур китапчык тоттыргач, аптырап киттек. Буклетлары да «Татар моңы» кебек затлы булган икән шул - быел үзенең биш еллык матур юбилеен уздыручы конкурс үзендә табылган һәр энҗе бөртеген кулдан ычкындырмаска тырышкан,...
Мәдәният министрлыгында журналистлар катнашында узган конференциядә әлеге китапчыкны гына түгел, биш ел дәвамында эшләнелгән эш, куелган максатлар һәм аларның үтәлеше, бүген кич Г.Камал сәхнәсендә узачак «Татар моңы» яшь башкаручыларның V Халыкара конкурсы җиңүчеләре катнашында гала-концерт серләрен барлау да керде.
Ул яктан оештыручылар - Мәдәният министрлыгы вәкилләре, «Татар моңы» конкурсы дирекциясе сер ачуга саран булып чыкты үзе. Бүген буласы концертны кем алып барачагын да, концертның «йөзем»нәрен дә журналистларга «сатмадылар» - аның урынына, концерт өчен махсус чиктерелгән сөлгеләр, күн элементлары белән эшләнгән җиңүчеләр дипломнарын үз күзләребез белән күрдек. Алары да, буклетлары кебек үк, матур килеп чыккан. Шулай ук быелгы концертта мәшһүр җырчыларыбыз рухына дога булып барып ирешерлек искә алулар да булачак, дип искәрттеләр.
Конкурсның башкарма директоры Вил Усманов әйтүенчә, быел алар Оренбург, Новосибирск, Екатеринбург, Ульяновск, Самара, Нефтеюганск, Төмән, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә сайлап алу турларын уздырган. Татарстаннан тыш, Мари Эл, Чуашстан, Мордовия һәм Башкортстан республикаларындагы яшь талантларны барлаганнар. Быел шулай ук БДБ илләреннән Кытай һәм Төркиядән дә катнашучылар булган. Җәмгысы мең ярымнан артык катнашучының 47се бүген кич узачак гала-концертта чыгыш ясаячак икән.
Конкурсның жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов белдергәнчә, Башкортстан ягыннан килүчеләр, елдагыча, көчлерәк. «Аларда моң үзенчәлекле, - ди Рәсим. - Мелизматикадан торамы ул, әллә ягы-ягы белән моң аерыламы, әмма мин Башкортстаннан килүче яшьләрдә моң төшенчәсе саллырак дияр идем».
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова исә конкурсның телевизион ягына басым ясады: «Телевизион конкурс буларак, «Татар моңы» зур резонанс тудырды, тамашачыда шаукым уятты. Хәзер теләсә нинди төбәктә аны беләләр, катнашырга теләк белдерүчеләр шактый. Быелгы гала-концертны исә Яңа ел бәйрәмнәрендә күрсәтербез дип планлаштырабыз».
Яңа гына табадан төшкән сөлгеләр, кулдан эшләнгән дипломнарны аягүрә басып күрсәткән Мәдәният министрлыгының эшләр идарәчесе башлыгы Кадрия Рәис кызы Идрисова да безгә бераз сер йомгагын сүтеп җибәрде - дипломнарда, матур чигелеш-тегелеш белән беррәттән, беренче урынны алган лауреатлар исемнәре белән дә таныштык без! Теге алда телгә алган буклет-китапчыкта да Кадрия апаның хезмәте бихисап - биш ел буе конкурс турында басылып чыккан һәр фикерне туплап баручы, журналистлар белән эшләүче дә нәкъ ул бит.
Конкурсның беренче елыннан ук аны үзенеке итеп кабул итеп, җан атып йөрүчеләрне мин дүртәү дип исәплим. Алар - Кадрия Идрисова, Миләүшә Айтуганова, Вил Усманов һәм Салават Фәтхетдинов. Шуңа да, конференция спикерларына уен-көлке белән: «Таркалмыйча, дүртлекне ничек саклый аласыз сез - берегез китәргә маташу белән, калган өчегез җибәрмәслек итеп ябышамы?» - дигән соравыма елмаеп җавап бирделәр. «Моннан китеп булмый. Былтыр, җәрәхәтләр алу сәбәпле, Салават жюри җитәкчелегеннән читләшеп торса да, быел ул әлеге эшкә кабат җиң сызганып тотынды», - диде Миләүшә Ләбибовна. Вил Усманов исә сүзгә шаянлык өстәде: «Без бөтенебез дә авыру инде...»
Авыруы җитди авыру шул. Салаватның, Илһам Шакиров сүзләрен үрнәк итеп китереп әйткән, җырчылар күбәеп, җырлый белүчеләр азайган заманда әлеге саллы конкурска җан өреп, аңа ел саен кан яңартып торырлык җирлек тудыру - бу чыннан да, әнә шул оештырып йөрүчеләрнең зур хезмәте, «авыруы» шул. Кемдер дегет өстәп, ел саен мондый конкурсны уздырып тору кирәк тә түгелдер, дип коткы да салып торсын, ә син кабат төбәкләр буйлап энҗе бөртекләрен эзләргә чыгып кит, тапкан һәр талантны үстерер өчен канатлар куй тагын...
Быел бюджеты 5 миллион сум булган әлеге чара бүген гала-концерт белән тәмамланырга тиеш. Монда, республика районнары җиңүчеләреннән тыш, читтән килгән бик күп милләттәшебез белән дә танышырга, милли аһәңнәргә бай моңыбыз белән хозурланырга мөмкин булачак. Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак дигәндәй, концертка ашыгыйк әле. Фикерләрне концерт узганнан соң әйтеп бетерербез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар