16+

Себердә ришвәтчелек юк, ә бездә аны тәрбия белән җиңәргә җыеналар

Тикшерүләр күрсәткәнчә, безнең республикада ришвәткә кагылышлы тәртип бозуларның күбесе сәламәтлек саклау өлкәсенә, инвалидлык алуда булышуга, хәрби хезмәттән азат итүгә карый.

Себердә ришвәтчелек юк, ә бездә аны тәрбия белән җиңәргә җыеналар

Тикшерүләр күрсәткәнчә, безнең республикада ришвәткә кагылышлы тәртип бозуларның күбесе сәламәтлек саклау өлкәсенә, инвалидлык алуда булышуга, хәрби хезмәттән азат итүгә карый.

Казанда Россия субъектларында коорупциягә каршы көрәшкә кагылышлы актуаль сораулар буенча фәнни-гамәли конференция узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында әлеге чарада Россиянең 50 чит төбәгеннән ришвәтчелеккә каршы эш алып бара торган оешма вәкилләре, галимнәр тәҗрибә уртаклашты.

Алтай краеның төбәк куркынычсызлыгын тәэмин итү департаменты җитәкчесе Владимир Тарасов әйтүенчә, Себердә ришвәтчелек нык сизелми. Крайда коррупциягә каршы көрәш алып бара торган махсус бүлекләр эшли, дөрес, ришвәт алуда гаепләнгән аерым вазифаи затлар очрый.

Ришвәтчелек һәркайда да бар. Бу өлкәдә чит төбәкләрдә нинди хәл икәнлеге турында еш ишетелмәгәнгәме, Россиядә ришвәт күбрәк очрый сыман тоела. Конференция кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстанның милли музее тәкъдим иткән тарихи документлардан күренгәнчә, 1550 елда ук патша Иван Васильевич ришвәтчелеккә каршы көрәш башлаган. "Берәүгә дә үч сакламагыз, судта пасул (ришвәт) тәкъдим итмәгез", дип язып калдырган ул указында. Императрица Елизаветаның да 1760 елда басылган "Комсыз табыш белән көрәш" турындагы указы бар. Кыскасы, ришвәт элек тә булган. Еллар узган саен, аның төрләре үзгәрә, коррупция белән көрәшү юллары камилләшә.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, безнең республикада ришвәткә кагылышлы тәртип бозуларның күбесе сәламәтлек саклау өлкәсенә, инвалидлык алуга булышлык итүгә, хәрби хезмәттән азат итүгә карый.Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәш системалы рәвештә оештырылган. Президент рәислегендә Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе бу өлкәдә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара: «Халык контроле» системасының уңышлы эшләве, социаль хезмәтләрне электрон дәүләт порталы аша файдалану мөмкинлеге булдыру, табибларга, балалар бакчасына чиратка электрон портал аша язылу һ.б.

- Ришвәткә каршы кырыс җәзалар кертеп кенә көрәшеп булмый. Кытайда урлаган өчен кулны кисәләр, кайбер илләрдә үлем җәзасы да бар. Әмма аларда да ришвәтчелек яши. Димәк, барысын да тәрбиядән башларга кирәк, - ди Чаллы дәүләт педагогия университетының ректоры Фәйрүзә Мостафина. - Кеше коррупциянең җирәнгеч нәрсә икәнен аңларга тиеш. Мәктәп яшеннән үк аңлату эшләре алып бару мөһим. Башта кул сузыла бит. Кешеләрне бирмәскә өйрәтергә кирәк. Коррупцияне җәза белән куркытып түгел, тәрбия белән җиңәргә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, көндәшлеккә сәләтле булыр өчен коррупция белән ныклы көрәш алып барырга кирәк дип саный.

- Безнең бүген төп бурыч - төбәкләрдә тупланган тәҗрибәне кулланып, бар чыганакларны файдаланып, коррупция үтә алмаслык зур киртәләр тудыру. Бу җәмгыятьне тарката торган авыруны бары берләшеп, уртак көч белән генә җиңеп булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда узган әлеге фәнни-гамәли конференция коррупциягә каршы көрәштә эшне камилләштерергә, дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итәр, тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирер дип ышана катнашучылар.

- Татарстанның уртаклашыр тәҗрибәсе, күрсәтер эшләре җитәрлек, шул ук вакытта уртага салып чишәсе проблемалар да бар. Бу фәнни конференцияне Мәскәүдә ноябрь азагында тагын да киңрәк масштабта узачак коррупциягә каршы көрәшкә багышланган Бөтенроссия семинарына әзерлек этабы дип тә атарга була, - диде Россия Президентының коррупция белән көрәшкә кагылышлы сораулар буенча идарәсе референты Виталий Белинский.



Фото: Pasmi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading