16+

«Татарстан хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша «татарча» түли башлыйбыз

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы һаман камилләшә.

«Татарстан хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша «татарча» түли башлыйбыз

Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы һаман камилләшә.

"Татарстан хезмәтләре" ("Услуги Татарстана") мобиль кушытмасы күптән түгел генә яңартылды. Хәзер исә аны татарчага тәрҗемә итәчәкләр. Кушымтаны исә быел гына да IOS һәм Android операцион системаларга 100 меңгә якын кеше йөкләгән, дип хәбәр итте мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

"Татарстан хезмәтләре" кушымтасы аша хисаплагычлар күрсәткечләрен тапшырырга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү башкарырга, табипка кабул итүгә язылырга, балалар бакчасы һәм элемтә - барлыгы 17 төр хезмәт өчен түләргә мөмкин.

Кушымтага уңай өстәмәләр кертелгән. Шуларның берсе - "Искәртү үзәге". Анда фатир өчен түләү хисабы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында белешмә бирелә. Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә яшәүчеләр дә мәктәп укучысы картасына акча күчертә ала. Шулай ук Yota һәмTele2 элемтә операторларына кәрәзле элемтә хезмәте өчен түләү күчертергә була. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны, егерме көн эчендә түләгәндә, кайсыларына ташламалар каралганлыгы күрсәтелә.



- Ел ахырына "Татарстан хезмәтләре" мобиль кушымтасының татарчасы да булдырылачак. Халыкчан итеп әйткәндә, смартфоннарда татар телендәге текстлар-аңлатмалар нигезендә эшләп булачак. Татарча текст республика авылларында яшәүчеләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталыннан иркенрәк файдалануга китерәчәк, - диде Роман Шәйхетдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading