16+

Укыйсың килсә, яулыгыңны сал!

Узган атнаның җомга көнендә Казан медицина көллияте каршында (Камай һәм Мәүлетов урамнары кисешкән җирдә) «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикет үткәрде. Аларның плакатларында «Без хиҗаб киюне тыюга каршы», «Мөслимәләрнең дини инануга хокукларын бозганы - яулык ябуны тыйганы өчен медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисаметдинованың эштән китүен таләп итәбез», «Мөселманнарны дини дискриминациядән яклаячакбыз!»...

Укыйсың килсә, яулыгыңны сал!

Узган атнаның җомга көнендә Казан медицина көллияте каршында (Камай һәм Мәүлетов урамнары кисешкән җирдә) «Азатлык» татар яшьләре берлеге пикет үткәрде. Аларның плакатларында «Без хиҗаб киюне тыюга каршы», «Мөслимәләрнең дини инануга хокукларын бозганы - яулык ябуны тыйганы өчен медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисаметдинованың эштән китүен таләп итәбез», «Мөселманнарны дини дискриминациядән яклаячакбыз!»...

Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллинның әйтүенчә, әлеге уку йортында укучы кызлар аңа социаль челтәр аша мөрәҗәгать иткән. Өстәвенә, бу мәсьәлә кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында да күтәрелгән. «Без медицина көллиятендә эксперимент үткәреп карарга булганнар дип уйлыйбыз. Бу җәмәгатьчелекнең мондый башлангычларга мөнәсәбәтен тикшереп карау өчен эшләнелергә мөмкин. Әгәр дә моны дәшми генә йотып җибәрсәк, хиҗаб киюне башка уку йортларында да тыя башларга мөмкиннәр! Шуңа күрә, әлеге очракларны башлангыч этабында ук юк итәргә кирәк! Кирәк булса, пикет һәм митинглар белән генә чикләнмичә, хокукларыбызны яклар өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасына да мөрәҗәгать итәчәкбез», - ди Наил.
Көллият җитәкчесе урынбасары Лилия Мусинаның: «Кызлар яулыклы килеш укып йөриләр, пикетчылар арасында аларның берсе дә юк. Теләсәгез, аларны үзегез күреп сөйләшә аласыз», - дигән сүзенә каршы җурналист Искәндәр Сираҗи: «Мин мөселман кызларына күбрәк ышанам, алар алдалауның гөнаһ икәнен беләләр. Утсыз төтен булмый! Берничә көн элек, мөселман кызларына яулык япмаска, озын итәк кимәскә кушкан булгансыз. Аларны төрле сүзләр әйтеп мәсхәрәләгәнсез. Җитмәсә, көллиятегезгә шалтыраткач, директорга рәсми хат таләп итеп, җаваптан качарга маташасыз. Бу ни дигән сүз?» - дип, аңа каршы төште.
Лилия Мусина исә, көллият җитәкчелегенең мөселман кызларына яулык ябуны тыймауларын, бары тик көллият кагыйдәләренең үтәлергә тиешлеге хакында гына җиткерүләрен әйтте. «Укучылар көллияттә медицина халаты, ә практика уза торган хастаханәләрдә, шуңа өстәп, башларына медицина башлыгы кияргә тиеш. Яулык ябыналар икән, без аларга моны тыймыйбыз. Әмма хастаханәдә яулык өстеннән, һичшиксез, башлык булырга тиеш, ә яулык үзе ак төстә булуы шарт. Бу көллият кагыйдәләрендә белгертелгән, алар, укый башлаганчы ук, әлеге кагыйдәләр белән танышып, тиешле документка кул куеп кабул ителәләр. Боларны үтәү гигиена ягыннан мәҗбүри. Хастаханәдә җиргә тиеп торган озын итәк кию дә тыела. Бу да чисталык ягыннан чыгып таләп ителә. Урамда итәгенә пычрак, инфекция җыеп йөргән медицина хезмәткәрләреннән авыруларга чир йоктыру куркынычын бетерү өчен киемне алмаштыру мәҗбүри», - дип, көллият җитәкчелеге фикерен җиткерде Лилия ханым.
Аннан без - журналистлар, җитәкчелек рөхсәте белән, көллиятнең эченә уздык. Яулыклы кыз утырган бер бүлмәне ачып кереп, аңа сорауларыбызны бирдек. Көллиятнең 3 нче курс укучысы Зәлия Шәрәпова, куркынып кына торып басып, мондый тыюның беренче һәм икенче курсларда булмавын, бары тик быелгы уку елында гына әлеге проблема килеп чыгуын сөйләде. Һәр курста бер яки берничә мөслимә укуы хакында җиткерде. Ә Лилия Мусина: «Санэпидстанция һәрвакыт бер үк таләп куя иде. Быел гына кызлар хиҗабларның төрле төстәгесен кия башлагач, без, җыелыш җыеп, сөйләшү үткәрдек», - дип аңлатма бирде. Зөһрә Хисаметдинова исә: «Һәр кешенең дини иреге бар, ләкин хезмәт җаваплылыгы турында да онытмаска кирәк», - дип җавап бирде.
Гомумән алганда, җитәкчеләр үзләренең дә бик дини кешеләр булуларын аңлатырга тырышты. Алар моңарчы кызларга яулыкны салып, медицина калфагы киюне таләп итүләрен һәм көллиятнең дөньяви уку йорты булуын сылтау итеп: «Президент тарафыннан имзаланган закон бар!» - дип әйтүләрен танымадылар. Алга таба бу уку йортында да, башка учреждениеләрдә дә мондый аңлашылмаучанлыклар кабатланмас дип өметләнәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading