16+

Универсиада татарча да сөйләшәчәк яки фотомарафон хатасыз язарга өйрәтә алырмы?

«Акчага сугылмаган тел ул дәүләт теле түгел...» - дип яза шагыйрь Мөдәррис Әгъләм. «Казан утлары» журналының 90 еллык юбилее уңаеннан узган әдәби-музыкаль кичәдә Илдус Әхмәтҗан әлеге шигъри юлларны янә хәтерләребездә яңартты. 90нчы еллар башында «Татар теле - дәүләт теле, без ике телне дә тигез күрәчәкбез», - дип, хыял дәрьяларына чумган...

Универсиада татарча да сөйләшәчәк яки фотомарафон хатасыз язарга өйрәтә алырмы?

«Акчага сугылмаган тел ул дәүләт теле түгел...» - дип яза шагыйрь Мөдәррис Әгъләм. «Казан утлары» журналының 90 еллык юбилее уңаеннан узган әдәби-музыкаль кичәдә Илдус Әхмәтҗан әлеге шигъри юлларны янә хәтерләребездә яңартты. 90нчы еллар башында «Татар теле - дәүләт теле, без ике телне дә тигез күрәчәкбез», - дип, хыял дәрьяларына чумган...

Гаеп кемдә? Иң әүвәл үзебездә, билгеле. «Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла!» дигән гыйбарә юкка гына халык телендә йөрми торгандыр. Эх, күңелләребезгә уелсын иде дә бит бу сүзләр!.. Без икетеллелек канунын гамәлгә ашыру өчен ниләр кылабыз соң? Әнә Татарстандагы рус шовинистлары бүген, «Сезгә - сезнеке, безгә - безнеке булсын», - дип, татар телен өйрәнмәс өчен аяк терәп каршы тора. Торырлар да шул, үзебезне үзебез хөрмәт итәргә өйрәнмәгәч! Милләт зәвыгын тәрбияләргә тиешле кешеләр була торып, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында уза торган брифингларда гына да татарча сүз әйтергә кыймый утырабыз бит без кайчакларда. Имеш, безне рус телле журналистлар аудиториясе аңламый калачак.
Ә бит теләсәк, булдырабыз! Теләсәк, сүзебезне ишетәләр! Фәкать теләргә һәм тырышлык куярга гына кирәк! Әнә «Татар яшьләре форумы»ның рәис урынбасары Тәбриз Яруллин теләгәненә ирешкән, сүзен ишеттерә алган лабаса! Нәтиҗәдә киләсе елда башкалабыз кунаклары «Универсиада»га килгәч, рус һәм инглиз теле белән беррәттән, татар телендәге язуларны да күрә алачак, дип горурлана алабыз. Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздырганда Тәбриз, «Татар яшьләре форумы» исеменнән, «Универсиада объектларының элмә-такталарына һәм сайтына инглиз һәм рус телләрендә генә язулар язып, татар телен игътибарсыз калдырганы өчен», «Универсиада» җитәкчелегенә «Тяжело с татарским» дигән язу һәм гер төшерелгән антипремия ясап тапшырган иде. Бу җәмәгатьчелектә резонанс тудырды. Хәзер җитәкчелек Универсиада сайтының татарча вариантын да төзи, ә объектлардагы элмә-такталарны өч теллегә алыштыра башлаган. Тәбриз исә үз эшчәнлеген дәвам итә.
«Үзебез» хәрәкәте соңгы елларда, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында, яшьләрне төрле төркемнәргә бүлеп, «Татар дозор»ы дигән уен үткәреп килә. Шәһәрнең төрле оешмаларына кереп, анда татар теленең кулланылышы буенча тикшерү уздыру әлеге уенның бер өлеше булып санала. Ахырдан яшьләр, татар теленә игътибар бирмәүче оешмаларны тәнкыйтьләп, аларның исемлеген төзи, оешма җитәкчеләренә кисәтүле хатлар яза. Әмма бу акция елга бары бер генә мәртәбә оештырыла. Ә Татарстан күләмендә икетеллелек турындагы канунның үтәлүен гамәлгә ашыру һәм контрольдә тоту өчен, Казанда елга бер оештырылучы әлеге акция генә җитми, ул республика күләмендәге проблеманы хәл итә алмый.
Тел мәсьәләсен истә тотып, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Үзебез» хәрәкәте, КФУ һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән берлектә, дәүләт күләмендәге яңа акция - «ТАТАРЧА - ХАТАСЫЗ!», «ПО РУССКИЙ - БЕЗ ОШИБОК!», «ENGLISH WITHOUT MISTAKES!» ФОТОМАРАФОНЫ игълан итәргә булган. Алар шул рәвешле Татарстанда татар, рус һәм инглиз телләренең грамматик, стилистик һәм синтаксик яктан чисталыгын саклауга ирешергә омтыла. Бу акциягә «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Идел» яшьләр үзәге дә кушылырга ниятли. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан икетеллелек һәм хатасыз язуны тәэмин итүче җаваплылык буенча норматив-хокук актлары әзерләнеп ята икән. Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Фирая Шәйхиева хәбәр иткәнчә, визуаль мәгълүматның хаталы язылуы нисбәтеннән Дәүләт Советына да, Президент Аппаратына да, Хөкүмәткә дә бик күп шикаять килә.
«Бердәм булып күмәк көч куйсак, республикадагы хаталы язуларны төзәтә алуыбызга һәм икетеллелек канунын гамәлгә кертүебезгә ышанабыз», - ди фотомарафонны оештыручылар. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять төзү һәм үстерү бүлеге башлыгы Азат Мөгыйнев «uslugi.tatar.ru» хөкүмәт порталындагы «Халык контроле» дигән бүлек барлыгы, һәртөрле шикаятьләр шунда җибәрелергә тиешлеге хакында чыгыш ясады. Фотомарафонны үткәрүдә нәкъ шушы порталны файдаланырга ниятлиләр икән. Моның өчен бәйгедә катнашырга теләүче кеше, порталга кереп, шәхси кабинетын булдырырга һәм шунда төшергән фотоларын җибәреп барырга тиеш.
Фотомарафонга килгәндә, аның беренче этабында хаталы язылган элмә-такталарны, игъланнар, билбордлар, баннерлар, реклама аншлаглары, мәгълүмат таблолары, юл күрсәткечләре һәм юл билгеләрен табарга һәм фотога төшерергә; барлык элмә-такталарның да татар һәм рус телләрендә әзерләнгәнме-юкмы икәнлеген ачыкларга; алардагы хаталарны төзәтүгә ирешергә кирәк. Фотоаппарат тоткан конкурсантлар икенче этапта туган як тарихын өйрәнүгә бәйле ярышларда катнашыр. Анысының вакытын тәгаенләргә иртәрәк әле. Ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр карала. Катнашыйк, милләттәшләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading