16+

Урманче исеменең дәрәҗәсен төшермәсәк иде

Бакый Урманченың тууына - 115 ел ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ТАССР һәм РСФСР халык рәссамы, Тукай бүләге лауреаты Бакый Урманченың тууына 115 ел тулуга багышлап нәкыш, графика, скульптура, кулланма-гамәли һәм театраль-кулланма сәнгать әсәрләреннән торган юбилей күргәзмәсе ачылды. Экспозициягә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТР...

Урманче исеменең дәрәҗәсен төшермәсәк иде

Бакый Урманченың тууына - 115 ел ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ТАССР һәм РСФСР халык рәссамы, Тукай бүләге лауреаты Бакый Урманченың тууына 115 ел тулуга багышлап нәкыш, графика, скульптура, кулланма-гамәли һәм театраль-кулланма сәнгать әсәрләреннән торган юбилей күргәзмәсе ачылды. Экспозициягә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТР...

Тантананы ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Миргалим кызы Нургалиева алып барды. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгеннән килгән вокаль ансамбль бәйрәмгә музыкаль аһәң өстәде. Чыгыш ясаучыларның күбесе рәссамны якыннан белгән, аралашып яшәгән кешеләр булганлыктан, хатирәләр берсенә-берсе ялгана барды. Урманче белән 40 ел дәвамында аралашып яшәгән Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис: «Мин бүген шагыйрь буларак түгел, Бакый аганың якташы буларак чыгыш ясыйм», - дисә дә, шигырьсез генә булмады. Чөнки Урманче ясаган сыннарның рухын сүз белән сурәтләп, 17 шигъри әсәр тудырган шагыйрьләрнең берсе ул. «Урманчены торып-торып ачтык. Озак еллар шигырь язганын яшереп йөрде. Үзе генә ләззәтләнеп, «өстәленә» язып ятты. Соңгы елларда гына күрсәтә башлады шигырьләрен. Анда да «Син бит шагыйрь» дигәч кенә, хис-тойгыларының буяу белән биреп бетермәгәнен генә язды...», - ди Ринат Мәгъсүм улы.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова да Бакый Урманченың дөнья сәнгате күгендә тоткан урынын ассызыклады һәм ике айдан күргәзмә Мәскәүнең Дәүләт Третьяковский галереясында эшен дәвам итәчәк дип белдерде. Режиссер Николай Морозовның «Баки Урманче. Жизнь - это музыка» дигән фильмы да зур кызыксыну уятты.

Урманче премиясе лауреатлары
ТР Мәдәният министрлыгының сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә ике елга бер бирелә торган Бакый Урманче премиясе лауреатларын игълан итү, бүләкләү дә әлеге күргәзмә кысаларында үтте. Аңа «Нәкыш» номинациясендә «Кыз багу йоласы», «Алтынчәч», «Бәйрәм коймаклары» кебек бер шәкел эшләре өчен Рабис Мөгаллим улы Саляхов; «Графика» номинациясендә «Хатын-кыз образлары» шәкелендәге триптих өчен Рият Заһретдин улы Мөхәмәтдинов; «Кулланма-гамәли сәнгать» номинациясендә «Олуг улус» (Алтын Урда) композициясе өчен Зөфәр Сәит улы Низаметдинов; «Сәнгать белеме» номинациясендә мәкалә, очерклары («Рифкат Вахитов» альбомы) өчен Рауза Рифкат кызы Солтанова бүләкләнделәр. «Милли моң» триптихы өчен Сәгыйдә Фавзи кызы Сираҗиева; «Җырчы» эше өчен Павел Юрьевич Бердников; «Татар халык әкиятләре» шәкелендәге иллюстрацияләре өчен Зифа Васильевна Мөхәммәтҗанова кызыксындыру премияләренә ия булды.



«Иҗатымның Лия чоры»
Күргәзмәгә куелган эшләр арасында телевидениенең мәшһүр дикторы, Татарстан Дәүләт теле-радио компаниясе директоры урынбасары Лия Заһидуллина портреты да бар. «Иҗатымның Лия чоры» - үзенең репродукцияләре кергән альбомны бүләк иткәндә, Бакый ага аңа әнә шундый култамга язып биргән була.
- Бакый ага белән без Нәҗип Җиһанов юбилеенда таныштык. Минем бүгенге көндә ТР Сынлы сәнгать музее фондларында сакланган «Замандаш» дип исемләнгән портретымны ул 3 ел ясады. (Ә әлеге күргәзмәдәге портрет Лия ханымның үз тупланмасыннан. - Р.Ф.) «Гәүдәңнең пропорцияләре бик дөрес. Мин аны бик матур итеп ясыйм. Курыкма. Чаршаулар куям», - дип ул мине ялангач көе рәсемгә төшәргә дә бик озак кыстады. «Алай ук итмәгез инде Бакый ага», - дидем. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, юкка карышканмын, югары сәнгать хакына ризалашасы калган, дип куям. Минем өчен дә ул чор «Бакый Урманче чоры» булды. Атнага 2-3 тапкыр килеп, биек үкчәдән берничә сәгать буе аягөсте басып, аңа күчергеч булып тора идем. Шулай да аның янында бөтен арыганнар юкка чыга. Бик тәрбияле, итагатьле, иманлы кеше иде Бакый ага. Үзе алыптай булса да, тыныч кына сөйләшә, ә эчендә шуның кадәр көч. Ниндидер бик катлаулы тоелган нәрсәләр хакында да гади генә итеп сөйли. Яныннан сәнгать әһелләре гел өзелеп тормады. Аңардан шактый нәрсәгә өйрәнгәнмендер дип уйлыйм. Юк, ул беркайчан да тегеләй, болай кирәк, дип акыл өйрәтмәде. Яхшылык, яктылык тулы йөзе, үз-үзен тотышы, бар табигате, дөрес яшәве - һәммәсе менә шулай булырга тиешлеген аңлатып тора иде. Язмышы аның сабырлыгы өчен юмарт түләде дип уйлыйм - соңгы елларда ул бәхетле яшәде.
Бакый аганың 90 яшьлек юбилеена (бу үзгәртеп кору чоры - 1987 ел) зур тапшыру эшләдем. Тапшыруда сәнгать белгече Динә Вәлиева да катнашты. Ул, Бакый Урманче кебек олуг шәхеснең үзе исән чагында ук музее булырга тиеш, дигән фикерне җиткерде. Аңа тагын үземнең автор текстыннан алып, бер җөмләмне бирдем: «Рәссам гына үз халкына лаек булырга тиеш түгел, халык та үз рәссамына лаек булырга тиеш!» Шушы сүзләр өчен шактый эләкте. Летучкада: «Ничек сез халык турында шулай әйтергә җөрьәт иттегез?» - дип бастырып сүктеләр. Хәлем чыннан да мөшкел иде ул көннәрдә. Шулай да бирешмәдем. «Мин бүген дә шулай уйлыйм: музей барыбер кирәк», - дидем. Кызганыч, ул тапшыруны боздырдылар. Ул вакытта рус телендә эшләнгән бердәнбер тапшыру иде ул.

«Иншалла, бу да гәчәр»
Урманче музееның концепциясен эшләү, Урманче эшләренең тупланмасын булдыру - сәнгать белгече Розалина Шаһиева дистә еллар дәвамында әнә шундый эшләр эчендә кайнаган кешеләрнең берсе. Якыннарына «дустым» дип дәшүе дә Урманчедан калган аңа.
Урманченың 85 еллыгына күргәзмә әзерләгәндә агач сынына ымлап, мин аңардан: «Ни өчен Сөембикәнең күзләре йомык?!» - дип сорадым. «Безнең чынбарлыкка карыйсы килми», - диде. «Татар рәссамы», «татар чәе» дип әйтергә ярамаган руслашып беткән вакытлар иде шул ул. Аның бу эшенә дә Сөембикә дип әйтергә ярамаганга күрә исемне «Моң» дип куйдым. «Иншалла, бу да гәчәр», ягъни бу да үтәр, ди торган иде ул. Ул вакытлар үтте. Әмма шул чагында да тел бетә, милләт бетә дип сөйләүчеләргә: «Юк, татар бетми, милли тойгыларны кайтарырга өмет бар. Хәтта бер күзәнәккә калганда да, татар яшәячәк!» - дидем. Шул чагында бердәнбер татар күзәнәге булып күз алдыма Урманче килеп баса иде. Ул күзәнәк кенә түгел, тора-бара Леонардо да Винчига тиң көчле дулкын булып чыкты. Урманче татарча сөю, тою, коруның иҗат ителү мөмкинлеген күрсәтте һәм шушы мөмкинлекне гасыр буе үз иңнәрендә тотты. Янәшәсендә үзенә тартып торган магнит кыры булдырды. Аннан без милли мәсьәләләрдә оптимизм ала идек. Идеологиядән курыкмады. «Мин шөһрәтбаз түгел», - диде...

Урманче галимнәрне дә өнсез калдырды
Нәкъ шул көннәрдә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Бакый Урманче иҗаты һәм милли сәнгатьнең актуаль проблемалары» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Шуңа да күргәзмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Алматы, Ташкент, Махачкала, Торунь (Польша) , Конья (Төркия) һ.б. төбәкләрдән килгән галимнәр, аспирантлар белән дә очрашырга була иде. Әзәрбайҗан Фәннәр академиясеннән килгән сәнгать фәннәре докторы Гасанзадә Җәмилә Юсуф белән дә шунда таныштык.
- Урманчены шуның кадәр зурлауларына сөенәм. Аның иҗаты, аның шәхесе мине чын-чынлап тетрәндерде. Мине аеруча Шүрәле образы таң калдырды. Бу бик борынгы Шүрәле. Мондый Урман ияләре алар XIV-XV гасырга караган әсәрләрдә сурәтләнгән. Мин нәкъ шул чорны өйрәнәм дә. Биредә шундый мифик образларны күреп өнсез катып калдым. СССР заманында, 200 процент дип әйтәм, ул бу образлар турында язылганнарны беркайдан да укый да, таба да алмый иде. Генетик планда ничек, ни дәрәҗәдә тойган ул аларны?!

Аңа бәйле һәр гамәл шул югарылыкны дауласын
Ачылышта эзлекле рәвештә Б.Урманченың иҗатын бәян иткән сәнгать фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән сүзебез соңыннан да олуг рәссам һәм аның белән бәйле истәлекләр хакында дәвам итте.
- Бакый аганы кечкенәдән беләм. Әтием Фуад Вәлиев белән Бакый ага дус, фикердәш булды. Алар бездә еш кына күңелле итеп кич утыра торган иделәр. Александр Ключарев читлеге белән тутый кошын да күтәреп килер иде. Ключарев белән әти пианинода уйный, Бакый ага җырлый. Безнең гаиләне электән якыннан белгәнгә күрә, соңрак үзебезгә кагылышлы кайбер нәрсәләрне дә мин Бакый агадан ишеттем. Әйтик, бабам Хөсәен Вәлиев хакында. Ул Мәскәүдә укучы татар студентларына, шул исәптән Урманченың үзенә дә ярдәм итә торган булган. 20нче еллар белән, шул ук вакытта бабама бәйле хатирәләрне ул зур рәхмәт хисләре белән искә ала торган иде. Бакый ага белән аның өендә яки остаханәсендә очрашканда язып алынган истәлекләр аның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге, 20нче елларда ул Казанда вакытта сәнгать тормышындагы рухи халәт, вакыйгалар, кешеләр, идеаллар хакында. Ул язмалар минем архивларда саклана. Бер өлеше Бакый Идрисович турындагы мәкаләләрдә, ә бер өлеше Татарстан сәнгате буенча язылган китапларыма керде. Заманында кыйммәтле мәгълүматлар биргәне өчен мин бик рәхмәтле Бакый агага. Чөнки бу мәгълүматлар булмаса, мин республиканың ул чордагы сәнгать язмышына кагылышлы күп нәрсәне белми дә калган булыр идем.
Бакый ага хакында аның белән Тукай-Кырлай архитектура-сәнгать комплексында бергә эшләгән архитектор Шамил Фәхретдиновтан да образлырак итеп әйтеп бирүче булмагандыр, мөгаен: «Бакый Урманче белән һәр очрашу, мәчеттә булган кебек, күңелне сафландыра».
Иманым камил: бөек рәссам һәм бөек шәхес буларак Бакый Урманче хакындагы иң мөһим хезмәт әле дә булса язылмаган. Моңа кадәр басылганнары аның киңкырлы гаҗәеп талантын, рухын тулысынча колачламый. Миңа калса, аны ачса да, Бакый аганың үзе кебек энциклопедик белемгә ия кеше генә ача алыр шикелле. Сәнгать белгече буларак шуны гына әйтәм: Урманче татар сынлы сәнгате тарихына беренче профессиональ рәссам буларак кына түгел, ә аңа нигез салучы новатор буларак килеп керде. Европа мәдәниятен ислам нигезендә - тән белән җан дәрәҗәсендә бербөтен иткән кеше ул. Шуңа күрә дә Урманчега кагылышлы һәр гамәл, һәр чара аның шәхесе югарылыгында булырга тиеш дип саныйм. Урманче исеменең дәрәҗәсен төшермәсәк иде.

* * *
...Күргәзмә 22 мартка кадәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading