Яз нинди авырулар «букетын» әзерли?

Ямьле язлар кайчан килеп җитәр икән, көннәр бераз җылытыр иде дә, калын туннарны салып ташлап, рәхәтләнеп йөрер идек, дип көннәрне саный да башладык менә. Язның җылы кояшы астында иркәләнеп йөрер вакытларга да санаулы көннәр калып бара. Ләкин һәр медальнең икенче ягы да бар: нәкъ менә яз айлары күпчелек өчен сәламәтлек...
Ашказанын кайгыртып
Ашказаны җәрәхәте һәм унике илле эчәк авырулары яз айларында иң киң таралганнардан санала, ди табиблар. Алар моның сәбәпләрен төгәл генә күрсәтә алмаса да, кышкы сезоннан чыгу ашказаны белән проблемалары булганнарга бер дә җиңел бирелми. Монысы - бәхәссез. Әлеге хәлгә күп вакытта үзебез үк гаепле. Кыш көне аз хәрәкәтләнәбез, күп ашыйбыз. Ашаганыбыз да, нигездә, майлы, тозлы ризыклардан гыйбарәт. Ә табигатькә яз исе керүгә, җиңелрәк ризыкларга өстенлек бирәбез. Гүзәл затлар гомумән бу вакытта диетага утыра - җәйгә хәтле артык килограммнарны киметергә кирәк бит инде. Ә кисәк кенә барлыкка килгән мондый үзгәрешләргә нинди организм чыдасын ди?! Боларның барысы өчен дә ашказанына түләргә туры килә. Шуңа күрә туклануга бик нык әһәмият бирергә кирәк: язгы чорда ачы, борычлы һәм ысланган ризыкларны, каһвә һәм, әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләр белән тәмәкене үз рационыгызда бөтенләй дә кулланмавыгыз хәерле. Икенчедән, табиблар менә нәрсәгә игътибарны юнәлткән: күпләр язның беренче айларында үзләрен кулда тота белми торганга әйләнә, еш кына кычкырыша, юктан гына да кызып китә. Ә гастроэнтерологлар: «Тискәре эмоцияләр - ашказаны-эчәклек тракты авыруларын китереп чыгаруга туры юл», - дип кисәтә. Һәрдаим стресс кичерү авыруның көчәеп китүенә китерә дә инде, шуңа күрә бары тынычлык кына авыруны кисәтә ала.
Аякларны саклагыз!
Тизрәк шулай дип кисәтәсе килә, чөнки нәкъ менә яз кояшы бераз гына елмая башлауга, хатын-кызларыбыз капрон оекларга, җиңел аяк-киемнәренә күчә дә бетә, гәрчә язның алдаучан булуын барыбыз да белә. Шуның нәтиҗәсендә, цистит (сидек куыгының ялкынсынуы), пиелонефрит (бөерләрнең ялкынсынуы) кебек авырулар пәйда була да инде. Әлеге авыруларның беренче билгеләре күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итү зарур. Беренче урында матурлык түгел, ә сәламәтлек!
ОРЗ «эләктермәсен»
Салкын тию, томау барлыкка килү - һәр язның аерылмас юлдашлары. Болар барысы да, язгы кояшның җылысына алданып, җиңелчә генә киенеп йөрүебез аркасында барлыкка килә. Шуңа күрә кыш үтте, салкын тиюләр бетте дип тынычланып йөрергә әле иртәрәк, аннан соң, грипп белән дә һаман куркытып торалар. Дөрес туклану, витаминнар, вирусларга каршы препаратлар кабул итү - болар барысы да вирусларны җиңәргә һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.
Йөзең алсу, күзләрең ник моңсу...
Дерматологик авыруларның кискенләшеп китүе - яз килүне хәбәр итүнең тагын бер билгесе. Сәбәбе исә кыш буена какшап беткән иммунитет. Язын яшьләрне генә түгел, ә өлкән яшьтәге хатын-кызларның да битләрен бетчә баса, чөнки бу вакытта май бизләре үзләренең вазифаларын үти алмый башлый. Өстәвенә ашказаны белән бәйле авырулар, стресс бу күренешне тагын да катлауландырып җибәрә. Аннан соң язгы чорда тирегә начар тәэсир итә торган микроорганизмнар да активлашып китә: сүз демодекоз дип аталган талпан турында бара. Ул йорт тузанында, мендәр мамыгында тереклек итә. Организмның каршы торучанлыгы нык икән, аның әллә ни зыяны юк, әмма организм нәзберек булса, бит тиресендә вак-вак бетчәләр, кызарулар барлыкка килә башлый. Мондый күңелсез хәлгә юлыкмас өчен, табиблар витаминнар эчәргә, иммунитетны ныгытырга куша.
«Кәефсезлек чоры»
Депрессиягә бирелүчәнлек язга якынлашкан саен көчәя, шуңа елдан-ел инана барасың. Кызганычка, соңгы вакытта депрессияләр проблемасы гомумән бик кискенләшә бара. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2015 елларга сезонлы кәефсезлек йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң икенче урында булачак. Депрессиягә тиз бирелә торган кешеләргә табиблар ял белән эшне чиратлаштырырга онытмаска, дөрес тукланырга, спорт белән даими рәвештә шөгыльләнергә куша, шулай ук иҗат белән мавыгу бик файдалы. Боларга өстәп, кәефсезлекне җиңүнең яхшы чаралары булып йорттагы интерьерны үзгәртү, шәһәр читенә ял итәргә чыгу һ.б. тора. Яз айларында моңа аеруча игътибар итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.13701
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...117301
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.13012
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.152111
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.50300
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.19600
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2903211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.155112
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.25801
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...398208
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.53300
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...528808
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.483617
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.93105
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.214401
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.643501
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.13701
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...117301
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?155300
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.172400
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!211003
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119818
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика