28 февраль 2012 яңалыклары
-
28 февраль 2012 - 06:38Казанны тетрәтәчәк унике көнКазан бүген туйга әзерләнүче кияү йортын хәтерләтә. Моңа охшашлы шаукым аның 1000 еллыгы алдыннан бер күзәтелгән иде инде.
-
28 февраль 2012 - 06:33«Итәк кигән генерал» ахыргача көрәшәчәкКазандагы элеккеге солдат аналары комитетының рәисе, «итәк кигән генерал», «таяклы шайтан» Галина ханым Чумаченкованы белмәүчеләр аздыр. Һәрхәлдә, газиз улларын армия сафларына озаткан әти-әниләр һәм газета укучыларыбыз аның белән яхшы таныш. Газетабыз битләрендә аның турында мәкаләләр басылып тора. Галина Николаевна әле бүген дә, инде 62 яшьтән узуына һәм инсульт кичерүенә карамастан,...
-
28 февраль 2012 - 06:31Эшче һөнәрләренә эш урыны күпКазанда узган ел мәшгульлек хезмәтләре ярдәмендә 15,2 мең кеше эш урыны тапкан. 448 кеше федераль бюджет теләктәшлегендә шәхси эшчәнлеген башлаган, өстәвенә 99 эш урыны да булдырылган.
-
28 февраль 2012 - 06:28«Ел хәйриячесе-2011»«Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, балык белер», - дигәннәр борынгылар. Республикабызда, шөкер, изгелек кылучылар бик күп. «Ел хәйриячесе» бәйгесе дә ел саен үткәрелә. Быел ул бишенче тапкыр узды. «Ел хәйриячесе» бәйгесе республика тормышында зур вакыйгага әйләнде», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар...
-
28 февраль 2012 - 06:25«Китмә!» – дип, нигә әйтмәдем икәнУтырдым көймәнең, аһ, түренә, Карадым суларның төбенә. Су төпләрендә һич кара юк, Күрәчәккәйләрне күрми чара юк. Чыннан да, кызык бит адәмнең язмышы, бу җыр Ширияздан абыйга бик туры килә. Безне Щепкин исемендәге театр училищесына укырга җибәргәндә, кабул итү комиссиясенең рәисе Ширияздан абый Сарымсаков иде. Ул безнең язмышыбызны хәл итте. Менә...
-
28 февраль 2012 - 06:23«Салават»тан котылып булмадыӨченче көн Казан «Ак Барс»ы Ханты-Мансийск шәһәрендә җирле «Югра» командасы белән очрашты. Бу быелгы даими чемпионатның соңгы уены булды. «Ак Барс» җиңеп, параллель матчта Магнитогорск «Металлург»ы Уфаның «Салават Юлаев»ына оттырган очракта, плей-оффның беренче этабында казанлыларга Уфаның «Салават Юлаев»ы түгел, ә «Барыс» йә «Амур» кебек «тешсезрәк» көндәш туры килергә мөмкин иде....
-
28 февраль 2012 - 06:18Балык кап, ялтырап ятЧатнама салкында бозга ясалган уентыкка кармак салып, сәгатьләр буе шуңа карап утыручыларны аңлар өчен, бер булса да, бу кешеләр белән аралашып, үзеңә дә алар арасында булып карарга кирәктер. Ә мавыгып китсәң, кышын балык тоту бик тә үзенчәлекле шөгыль. Монда инде: «Кармак алдым, суга салдым», - дип кенә балык тотып булмый,...
-
28 февраль 2012 - 06:16Минем табибым – мәчеМедицинада кызыклы бер юнәлеш бар: анималотерапия дип атала ул. Бу юнәлеш төрле авыруларны мәчеләр ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә. Мәчеләрнең авыруларны дәвалау сәләтенә ия булуларын табиблар инде XIX гасырның 70 нче елларында ук ачыклаган. Баксаң, мәченең энергетикасы кешенекенә бик якын икән. Дәвалауның нәтиҗәсе күп очракта йорт хайванының нинди төстә булуына нык...
-
28 февраль 2012 - 06:12Яз нинди авырулар «букетын» әзерли?Ямьле язлар кайчан килеп җитәр икән, көннәр бераз җылытыр иде дә, калын туннарны салып ташлап, рәхәтләнеп йөрер идек, дип көннәрне саный да башладык менә. Язның җылы кояшы астында иркәләнеп йөрер вакытларга да санаулы көннәр калып бара. Ләкин һәр медальнең икенче ягы да бар: нәкъ менә яз айлары күпчелек өчен сәламәтлек...
-
28 февраль 2012 - 06:10Төнге сәфәрТабигатьнең, дөресрәге, кышның үтә бер кырыслыгын күпләр хәтерлидер әле: декабрьнең соңгы көне, ягъни 1978 елның Яңа ел төнендә һава температурасы кинәттән генә төп-төгәл минус 50 (!) градуска җитте! Чатнама зәңгәр суык шәһәр-авылларны, бар дөньяны үз карамагына суырып алды. Кайдадыр су торбалары шартлаган, урамда калган адәмнәрнең бит-борыннары өшегән, шоферларның күбесе машиналарын...
-
28 февраль 2012 - 06:07Үзе тыйнак булса да, иҗатында кыюКамал театры узган атнада танылган шагыйребез Газинур Моратның иҗат кичәсен оештырып, шигърият сөючеләргә бүләк ясады. Бәйрәм яллары булуга карамастан, театрның кече сәхнәсе халык белән шыгрым тулы иде. Казан театр көллиятенең дүртенче курс талибләре диплом эшләрен Газинур абыйлары иҗатына нигезләнеп әзерләгән икән. Башта егет-кызлар, шагыйрьнең мәхәббәт лирикасыннан күренешләр тудырып, залда утыручыларны...
-
28 февраль 2012 - 06:04Социаль челтәрләр – халыкара сәясәт инструментыКичә «Московские новости» газетасында РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның «Россия һәм үзгәрүчән дөнья» дигән мәкаләсе чыкты. Ул Россиянең тышкы сәясәтен күз алдында тотып язылган иде.
-
28 февраль 2012 - 05:54«МИН»ГӘ ЫШАНЫЧ!«13» санының тәэсире кемгә ничектер, ә минем өчен ул айның иң көтеп алынган көне: 13 сәгать тулганда, пенсия китерәләр! Челлә эссесеме, 40 градуслы салкынмы - өйдә булырга кирәк. Паспортымны кулыма алып, кара униформа кигән, буш кобура аскан «Маҗик»ның, янгын сүндерүчедәй, ишек шакуын һәм елмаюның ни икәнен оныткан «апай»ның, аяк киемен...
-
28 февраль 2012 - 05:47Урманче исеменең дәрәҗәсен төшермәсәк идеБакый Урманченың тууына - 115 ел ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ТАССР һәм РСФСР халык рәссамы, Тукай бүләге лауреаты Бакый Урманченың тууына 115 ел тулуга багышлап нәкыш, графика, скульптура, кулланма-гамәли һәм театраль-кулланма сәнгать әсәрләреннән торган юбилей күргәзмәсе ачылды. Экспозициягә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТР...
-
28 февраль 2012 - 05:41Интернет дусИнтернет - зыян, ул кешегә наркотик кебек тәэсир иткәнгә, бер кереп китсәң, аннан аерылып булмый, дип сүгәләр «дөньяви пәрәвез челтәрен». Балалар кечкенәдән интернет битләрендәге җыен әшәкелек, нәҗеслек, оятсызлыкны күргәнгә, начарлыкка өйрәнәләр, юньсез, әдәпсез булып үсәләр, дип тә әйтәләр. Күзгә, хәтергә зыяны да - интернетның тискәре сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның яман...