Бүгенге көндә Татарстанның тугыз йөзгә якын авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары юк. Бу медпунктсыз авылларның һәрберсендә дә уртача уннан алып сиксәнгә кадәр кеше яши.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы буенча, медицина өлкәсендә халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү максатыннан, бишьеллык программа төзелде. Ул авыл җирлекләрен генә түгел, шәһәрләрне дә колачлаячак.
Мәсьәләне хәл итүдә төрле юллар карала. Шуларның берсе һәм иң кызыклысы - мондый авыл җирлекләрендә берәр гаиләне авыр хәлдәге авылдашларына беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә җаваплы итеп кую. Моның өчен аларны махсус медицина курсларына йөртәчәкләр. Хезмәт, әлбәттә, бушка булмаячак, телефон һәм башка кирәк-яраклар да каралган.
Фельдшер-акушерлык пункты булган авылларда аларның биналары төзекләндереләчәк. Әгәр инде төзекләндерүгә яраксыз икән, мәктәп яки балалар бакчалары биналарыннан урын биреләчәк. Җиһазлар да яңарачак.
Шәһәрдә яшәүчеләргә дә уңайлыклар артыр дип көтелә. Яңа программа студентларны да кайгырта: Универсиада уеннары тәмамлангач та, спортчылар өчен төзелгән яңа дәваханә алар карамагына күчәчәк.
Документлар әйләнеше дә электронлашыр дип көтелә. Китап калынлыгы җыелган амбулатура карточкалары юкка чыгачак. Аның урынына электрон карточкалар килә. Анда синең турында, авыруларың хакында бөтен мәгълүмат та бар. Шәфкать туташлары да карточкалар тутырып җәфа чикмәс, ә аларның мәзәкләргә кергән, үзләре генә укый алган «матур» язулары тарихта гына кызык итеп сөйләргә калачак.
Шулай итеп, бүгенге көндә республикабызда 3152 авыл җирлеге бар. Аларның кырык тугызында беркем дә яшәми. Барлык авылларның алтмыш процентында медпунктлар эшли. Яңа программа сәламәтлекне саклауда зур файда китерер дип ышанасы килә. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов: «Фельдшер-акушерлык пунктларын да җитәрлек итеп төзербез, төзекләндерербез. Табиблар гына дефицитка әйләнеп бара», - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар