16+

АСЕАН илләре Россияне ышанычлы иптәш итеп күрә

Таиландның да, Татарстанның да капкалары хезмәттәшлек өчен ачык.

АСЕАН илләре Россияне ышанычлы иптәш итеп күрә

Таиландның да, Татарстанның да капкалары хезмәттәшлек өчен ачык.

Казанда 17 июньдә Россия-АСЕАН саммиты кысаларында Россия-АСЕАН эшлекле форумы булды.

Әлеге чарада Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясенә (АСЕАН) кергән илләрнең дәүләт эшлеклеләре, бизнес вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау сүзләре ирештерелде. Владимир Путинның котлау сүзендә әйтелгәнчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре үзара хезмәттәшлектә зур тәҗрибә туплаганнар һәм киләчәккә ныклы нигез барлыкка китергәннәр. Россия Президенты энергетика, азык-төлек иминлеге һәм тыныч атом өлкәләрендә хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә чакыра.

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников: ”Ун елда АСЕАН илләре арасындагы товар әйләнеше 58 процентка артты, ягъни 21 миллиард долларга җитте. Бу әле безнең барлык мөмкинлекләрнең дә файдаланылганлыгы күрсәткече түгел, – диде. Хәләл продукция җитештерү өлкәсендә мөмкинлекләрнең зур булганлыгын аерым искәртте ул.

Таиланд Премьер-министры Анутин Чарнвиракул: ”Безнең ил Россия бизнесы өчен Көньяк-Көнчыгыш Азиягә капка булырга әзер”, – диде. Ул корольлеккә туристлыкны үстерүгә дә теләктәш булуын әйтте.

АСЕАНның генераль секретаре Као Ким Хорн сүзләренә караганда, элек читтәге кебек тоелган базар хәзер үзәк өлешкә әверелә бара. Ассоциация әгъзаларын Мәскәүнең сәнәгатьтәге һәм инновация өлкәсендәге мөмкинлекләре кызыксындыра. Вьетнам Премьер-министры Ле Минь Хынг үзара инвестицияләр кертүне җанландырырга өндәде. Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим: ”Россиянең мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате дөньяга файдалы, кешелек җәмгыяте өчен әһәмиятле”, – диде. Габдулла Тукайның олугъ шагыйрь булуын да әйтеп үтте Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың икътисад куәтләре зур булуы турында сөйләде, хезмәттәшлекне хуплады. 

Россия белән АСЕАН хезмәттәшлегенә 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17–19 июньнәрдә уза. Россия Президенты Владимир Путин саммит барышында Филиппин Президенты, Брунея солтаны, Вьетнам, Малайзия, Таиланд, Сингапур, Лаос, Камбоджа һәм Көнчыгыш Тимор премьерлары белән очрашачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading