Менә өч шимбә рәттән инде юлым китапханәгә илтә. Эшкә барган шикелле барам. Азнакайда яшәүче дустым йомышы белән.
“Мәдәни җомга” газетасында басылган шигырьләрен эзләвен белгәч, булышасым килде. Балачактан Яшь ленинчы” газетасы ярдәме белән башланган дуслык бит. Еллар, юллар үтеп сыналган. Сигезенче сыйныфларда укыганда булды бугай, ул минем газетада басылган язмамны күреп, хат язды. Аннары Буа районы Яңа Тинчәле һәм Азнакайның Чуар Абдул авылы арасында хатлар шактый йөрде. Еш кына шигырь белән тулган була иде алар. Шулай, бер-беребезне илһамландырып, мәктәпне тәмамладык, икебез дә студент булгач, университетта очраштык. Диплом алгач та та ул туган ягыннан китмәде, авылда яшәде, эшләде, балалар үстерде, илһамланып иҗат итте. Менә шушы ерактагы якын дустыма ярдәм итәсе килеп йөрдем мин китапханәгә.
Газета төпләмәләренең элеккеге елгылары монда сакланмый, Китап палатасына заказ бирергә кирәк. Китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт инде: сораттылар, төпләмәләр кайткач, шалтыратып хәбәр дә иттеләр. Булышырга әзер торулары сөендерде. Дустым чыккан елын якынча гына хәтерли. Шуңа гасыр башыннан башлап, бер биш елныкын актарырга туры килде.
Юк, мин моны уфтанып-зарланып түгел, киресенчә, сөенеп язам. Мондый мөмкинлек кайчан чыгар иде әле?! Азатлык алган, күңелләрдә өмет уты кабынган данлы шанлы-чорлар елъязмасын актардым. Вакыт машинасын тапкандай булдым. Каләмдәшләр иҗатына сокландым. Кайберләрен фотога төшереп, үзләренә җибәреп , аларны да сөендердем. Тик кайберләренекен, бик теләсәм дә, җибәрә алмадым, ике дөнья арасында элемтә юк шул. Дустымның “Мәдәни җомга” да басылган шигырьләрен эзли торгач таптым бит! Үзем дә сөендем, аны да шатландырдым, шөкер.
Никадәр хәзинә ул төпләмәләрдә, никадәр күңел байлыгы. Шагыйрьнең “Талантлы син, кеше туганым!” – дигән сүзләрен еш кабатладым. Шундый шәхесләре булган милләтем өчен горурландым. Һәм шундый шәп йомыш кушкан дустыма рәхмәт әйтеп туялмадым. Кайчан чыгар иде әле мондый мөмкинлек. Эшем кешеләре бит, китапханәгә барырга вакыт таба алмыйбыз. Хәер, Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы ачылган мәлендә Аллаһ биргән тәрҗемәчем АКШта яшәгән Сурайя апа Гайнуллина кайткач, бергәләп карап, сокланып йөргән идек. Шунда бер фикере истә калган. Ул яшәгән Нью Йорк каласында ял көннәрендә китапханәгә олысы-кечесе гаиләләре белән киләләр, көннәрен шунда китаплар арасында уздыралар, китапларны без супермаркетларда ризык ташый торган кәрҗиннәрне тутырып, машиналарга салып алып кайталар, дип сөйләгән иде. Мин шактый көнләшеп тыңлаган идем. Бу бит илнең үсеш дәрәҗәсен, киләчәген күрсәтә. Ә бездә кыйммәтләр үзгәргән, акыл-белем түгел, акча-байлык беренче урынга чыккан заман иде шул. Китапханәдә дә дә бармак белән санарлык кына кеше иде ул чакта. Миңа бик оят булды, китап белән үскән, китап белән яшәгән кеше буларак, шул мизгелдә океан артындагы илгә китәсем килгән иде.
Менә бу юлы китапханәгә баргач, матур күренешкә тап булдым бит әле. Әти-әниләр балаларын җитәкләп килгәннәр. Аларның беренче тапкыр гына булмаулары күренеп тора – үзләрен чын хуҗа итеп сизәләр. Махсус почмаклары да бар. Анда укырга да, уйнарга да була. Тамаклары ачса, сыйлана да алалар. Сабыйлар төрле яшьтә, яңа тәпи киткәннәрен, баскычтан үрмәләп йөргәннәрен күрү бигрәк сөенечле хәл. Кечкенәдән китап исен, китап тәмен тоялар. Бәхетлеләр. Кеше акылы иҗат иткән иң зур хәзинә – китаплар тупланган бу тылсымлы мәгарә адәм баласына чын кеше булып үсәргә ярдәм итми калмас. Кызганыч, Сурайя апага әйтеп, мактана гына алмыйм. Кеше гомере бигрәк кыска шул. “Оныкларны алып килергә кирәк әле!” – дигән уй белән кайтып киттем мин Милли китапханәдән. Сез дә килегез. “Балаларны кая алып барыйк икән?” – дип аптырап тормагыз. Алдагы шимбәдә китапханәдә очрашканга кадәр дип саубуллашам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар