16+

Дамир Бәдриев/ «Тел кычытуы» юмореска

Иртән торып, урамга чыксам, ис-акылларым китте, җәмәгать. Капка төбендә бер грамм кар калмаган.

Дамир Бәдриев/ «Тел кычытуы» юмореска

Иртән торып, урамга чыксам, ис-акылларым китте, җәмәгать. Капка төбендә бер грамм кар калмаган.

Хатын белән тыйтак-мыйтак килеп, ишегалдына тар сукмактан гына уза идек. Калган җирдә 1 метр биеклектә кар. Фермер күрше тракторы белән безнең капка төбендәге карны да үзләренең койма буена эттереп куйган. Хатыным йомшак инде, мәгәр. “Аллаһының рәхмәтләре яусын! Эшләрең уңышлы булсын!” – дип, күршегә җылы сүзләр әйтте. Минем тел кычытып калды. Күрше бабай белән әбигә ярдәм итү ниятеннән түгел, ә боларның капка төбендәге чирәмгә дым калмасын, дип, астыртын рәвештә эттергән ул безнең карны. 

Германиядә мондый хәл өчен күрше белән күрше талашып бетәрләр иде, әй. Чөнки, Германиядә “яңгыр салымы” бар. Йорт һәм каралты-кура түбәләреннән канализациягә аккан яңгыр сулары өчен салым түлисең. Бер заман бездә дә кар-яңгырга салым кертерләр әле, менә күрерсез. Бу турыда сөйләнеп йөрмәгез, депутатларыбыз ишетми торсын. Фермер күршене кар эттергән вакытында күрми калдым. Капка төбендәге карны рөхсәтсез алганы өчен кирәген бирә идем инде мин аның.

Бер көнне фермер күрше тартма тулы җиләк-җимеш кертте. “Рамазан айларында тәмләп чәй эчәрсез. Пенсиягә генә мул итеп яшәп булмый бит”, – ди. Хатыным йомшак инде, мәгәр. “Аллаһының рәхмәтләре яусын! Эшләрең уң булсын, байлыгың артып торсын өчен намазларымда дога кылырмын”, – дип, күршегә җылы сүзләр әйтте. Минем тел кычытып калды. Бу хәерчеләр дә ашап карасын инде, дип мыскыл итеп кертән инде ул җиләк-җимешләрне. “Пенсиягез аз”, – дип, дәүләткә каршы сүзләр сөйли, мөртәт. Сталин заманы булса, бу правокаторны Магаданга төрмәгә олактырырлар иде.

Шулай тагын берсендә фермер күрше махсус эш киеме күтәреп кергән. “Үлчәме кечерәк булган, сиңа таман гына. Ямаулы фуфайкаңны ташла, монысын киеп йөр”, – ди. Хатыным йомшак инде, мәгәр. “Бигрәк матур фуфайка. Утта ялтырый торган тасмалары да бар икән. Игелекләрең гамәл дәфтәреңә савап булып язылсын!” – дип, күршегә җылы сүзләр әйтте. Минем тел кычытып калды. Фуфайкасын кулына тоттырып, борып чыгара идем инде мин аны. Хатын:”Яңа фуфайка кигәч, яшәрепләр киттең”, – дип әйткәч кенә тыелып калдым. 

“Байга карап көнчелеккә бирелмә, үзеңнән түбәнгә карап, йөрәгеңне тынычландыр”, – дигән бер акыл иясе. Авылдагы кешеләрне үзем белән чагыштырып чыктым. Миннән дә түбәндә түтәлләр арасындагы бакча карачкысы гына, ахырысы. Аның өстендә хатын әле колхозлар гөрләтеп эшләгән елларда фермага сыер саварга киеп йөргән ертык халат, ә башында минем мәктәп елларындагы куян бүрек. Минем тел кычытып куйды. Әй, карачкы, әйттерерсең әллә ни. Әйттем, түзмәдем. “Күрше, рәхмәт! Синең кебек игелекле җаннар күбрәк булсын иде”, – дидем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading