Әллә кемнәр әллә кем булып бетте, җәмәгать. Минем генә абзар артыннан ары киткән юк.
Бәрәңге бакчасында казынып үтә гомер. Бер кулда – матик, икенчесендә – эт эчәгесе. Ярый әле колорадо коңгызлары белән тавыклар бар. Бәрәңге яфрагында көпә-көндез кочаклашып яткан коңгызларны һәм тишек табып, яшелчә бакчасына кергән тавыкларны сүгеп тынычланам.
Болай булмый, мин әйтәм. Югарыга күтәрелергә, дәрәҗәләр яуларга, кесәне калынайтырга вакыт. Киләсе сайлауларда үземне депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәм. Сессияләрдә карарга канун проектларым да әзер. Дума депутатлары анда хуҗасыз этләргә нинди чара күрергә белмичә аптырый. Эт кайгысымы соң хәзер? Бюджет турында уйларга кирәк. Әйтик, салымнар һәм җыемнар мәсьәләсендә шактый мөмкинлекләр файдаланылмыйча кала.
Авыл халкы өчен атлар, сыерлар көндәлек күренеш. Пошилар, кабан дуңгызлары, куяннар да күзгә чалына. Төлкеләр белән куяннар, кайчак, урамнан да йөгереп уза. Төлке куянны, әллә куян төлкене куалыймы, белмәссең. Шәһәрдәгеләр бу җәнлекләрне зоопаркка барып, акча түләп карый. Авылдагыларга да “зоопарк салымы” кертү мәслихәт. Җәнлекләрне бушка карамасыннар, ничу монда.
Сала халкы кырларга, болыннарга, урманнарга карап хозурлана. Шәһәрдәгеләр хозурында, фәкать, таш йортлар. Кала халкы табигатьнең матур күренешләрен музейларга барып, акча түләп карый. Авылдагылар бушка рәхәтләнмәсен, аларга “эрмитаж салымы” кертелсен, ничу монда. Сыерларга салым салып, әллә ни акча каезлап булмас, мөгаен. Авылларда мөгезле эре терлек санаулы гына калып бара, чөнки. Колхоз бетте, яшьләр китте. Җитмештәге бабаң белән әбиең сыер асрый алмый шул инде. Шунлыктан, “тавык салымы” турында уйлану зарур. Тавык йомырка саламы – сала. Димәк, гаиләгә табыш ясый. Кемдер:”Колхоз беткәч эш урыным юк, акчалата салым түли алмыйм”, – дип зарлана икән, йомыркасы белән түләсен.
Шәһәрнекеләр авылга кайткан чакларында чишмә, болын, урман буйларын урый. Рәхим итеп җирле үзидарәгә “туристлык салымы” түләсеннәр, ничу монда бушка хисләнергә. Туристлык, дигәннән, Казанда пенсионер әбиләр-апалар җәмәгать транспортында көнозын экскурсия ясап йөриләр. Хөкүмәт пенсионерларга юл йөрү ташламасы тудырды дигәч тә, ул кадәр комсызланырга ярамый бит инде. Казандагы җәмәгать транспорты ул сиңа Төркиядәге сәяхәт автобусы түгел. Җәмәгать транспорты эченә видеокамералар урнаштырылган. Ясалма акыл көнозын кататься итеп йөрүче әбиләрне-апаларны ачыкласын да “экскурсия салымы” квитанциясе җибәрсен.
Казанда йөзләгән-меңләгән кеше үзләренең этләрен мәктәпләр тирәләрендәге яшеллектә, парк һәм скверларда йөртә. Бик сирәк кеше генә этләре калдырган тизәкне җыештыра. Экологияне пычратучыларга “эт салымы” чәпү урынлы булыр. Эт салымыннан җыелган акча мәктәп укучыларына эш бияләйләре сатып алуга тотылсын. Югыйсә, укучы балалар корган яфракларны капчыкларга яланкул тутыра. Нихруш хәл бу.
Халык белән очрашуларга барырга вакытым юк әлегә. Тагын нинди салымнар кулланырга мөмкин булуы турында язып җибәрегез. Мин тәкъдимнәрегезне үземнең депутат платформасына алырмын. “Сулый торган һавага салым кертергә кирәк”, дигән фикерне кузгатмыйча торыгыз. Халык: ”Даруга, торакка һәм туклануга акча экономиялим. Шунлыктан, борынның бер тишеген томаладым”, – дип, һава сулауны кысса, тәгәрәп үлә башлаячак, ләбаса. Халык бетсә, кемнән салым түләттерербез?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
0
Авылга кунакка кайтучыларга виза белән путевка ясасыннар
0
0