16+

Кибетләрнең кайсы төренә йөрергә яратасыз?

30 марта 2025, 11:17
520
0
0
Уку өчен 2 минут

“Комсомольская правда” газетасы халык арасында сораштыру үткәргән. Интернет кибетләр мәйданында утыручы халыкның күплеген ачыкларга теләгәннәр.

“Комсомольская правда” газетасы халык арасында сораштыру үткәргән. Интернет кибетләр мәйданында утыручы халыкның күплеген ачыкларга теләгәннәр.

Сораштыру нәтиҗәләре болайрак. Илдәге халыкның байтагы интернет аша сатып алу белән чирли икән. 30 процент халык көндәлек  интернет кибетләрдә актарына икән, икенче бер төркем исә вакыты булган саен гына югала. Сораштыруда катнашкан һәр бишенче кеше, ә бу 20 процент дип исәпләнә, маркетплесларга көненә берничә тапкыр кереп чыга, шул рәвешле ташламаларны күзәтәләр икән.

10 проценты көнгә бер генә мәртәбә керүчеләр, 23 проценты исә атнага бер яисә ике мәртәбәдән дә артык кермиләр, ә  менә 27 проценты аена нибары ике-өч тапкыр гына күз салучылар, ди. 17процент халыкның интернет кибетләр белән бөтенләй эш итмәве дә ачкыланган. Ә сез кибетләрнең кайсы төренә йөрергә яратасыз, кайсысына ышанычыгыз зуррак? 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading