16+

Яшь сиздерсә дә, әле дә кызлар турында уйлыйм...

Әгәр бәхет үзе синең яныңа килергә теләмәсә, аны беркайчан да куып җитә алмыйсың икән.

Яшь сиздерсә дә, әле дә кызлар турында уйлыйм...

Әгәр бәхет үзе синең яныңа килергә теләмәсә, аны беркайчан да куып җитә алмыйсың икән.

Ижевск шәһәренең тимер юл вокзалында минем яшьлек елларында булган очрак сыман.

Минем агроном булып эшләгән чагым. Кыш айлары – язгы чәчү эшләренә технология карталары төзеп, орлыкларны хәстәрләү, минераль ашламалар туплау вакыты. Ул елны калийлы ашаламалар аз, һәм шунлыктан мине район исеменнән Березники шәһәренә җибәрделәр. Машина белән Казан вокзалына китереп куйдылар да, поездга утырып, сәфәр киттем. Ижевскийда поезд 25 минут туктап тора, диделәр. Купеда эленеп торган пәлтә кесәсеннән өч сум акча алдым да, ялан өс вокзал буфетына чыктым. Ике-өч кеше басып тора. Ә сатучы кыз искиткеч чибәр, бит урталары татлы шәфталау җимешенеке сыман уенкы, алсуланып тора. Сызылып киткән кашлар, сусыл ирен, ак калфагы астыннан чыккан чәч дулкыннары...

Чират миңа җитте. Нәрсә алырга кирәклеген онытып, авызына, авызыннан чыккан татлы сүзләренә мөкиббән китеп, тораташтай катып калдым. Минем артта торган хатын аркама төрткәч кенә, аңга килеп, бер кап тәмәке, бер шешә су сорадым. Су эчкән арада касса алды бушап, мин бу кызның Алёна исемле икәнлеген белеп, аның телефон номерын да алдым. Бу минутларда мин бик бәхетле идем. Инде Березникида эшләрне төгәлләгәч, кире кайтышлый, Ижевскийда берничә көн торырга уйлап, авызымның ерылганын тоеп, тәрәзәгә күзем салдым. Я Хода! Анда минем поезд китеп бара. Мин телефон номеры язылган блокнот битен эләктереп, перронга очып чыкканымны сизмәдем дә. Җан-фәрман вагоннар артыннан чабам. Поезд тизлеген арттырганнан-арттыра. Менә-менә соңгы вагонның ниндидер бер тимеренә тотынам дигәндә, егылып, шпаллар өстенә барып төштем. Бу минутта мин дөньядагы иң бәхетсез кеше булганмындыр. Кием-салым, акча, документлар мине калдырып киттеләр. Үтү-тү-түт! 

Вокзалдагы дежур хезмәткәр янына кердем. Ни хикмәт, бу кеше поездның хәрәкәт расписаниясен бозмас өчен, 10 минутка алданрак киткәнлеген әйтте. Бик кызганыч булып күренгәнмендер. Ул мине юата, тиздән ниндидер номерлы скорый поездының килеп җитәчәге, мине шунда утыртып, үземнең поездны ике станциядән соң куып җитәсемне аңлатып, аркамнан кага, миңа карап елмая иде. Соңгы вагонны куып тота алмавымны бәхет эше, диде. Шактый салкын кышкы көн, костюмннан гына вагон тимеренә тотынып барган чакта, мин тиз арада өшеп, ике рельс арасына егылып төшәсе булганмын. Менә ул бәхетсезлек кайда көткән мине. Ә мин бәхетемә каршы поездны куып җитә алмаганмын. Чынлап та, эш нәкъ ул абзый әйткәнчә булып, чираттагы тукталышта минем киемнәрне, икенче кулына дипломатымны тоткан проводница кыз вагон ишегеннән килеп чыкты. Кычкыра-кычкыра: “Бу мин, мин сезне куып җиттем”, - дип, әйтерсең дә каршымда чибәр Алёна басып торамыни – проводницаны кочаклап үптем. Бу минутларда дөньядагы иң бәхетле кеше мин идем. 

Менә укучыларым, бәхетнең борма-борма юлларын, язмыш җилләренең кайсы яктан килеп исәселәрен алдан берничек тә әйтә алмыйсың. Бер командировка вакытында гына да минем ничә тапкыр бәхетле, ничә тапкыр бәхетсез булганлыгымны күрдегез. Ә Алёнаның телефон номерын җилләр алып киткән булып чыкты. Күрәсең, Ижевск гүзәленә Җил егете дә битараф булмагандыр. Шулай итеп, без башкача очрашмадык. Беренче вакытларда бик еш төшләремә керде. Перронда, кулына баш яулыгын тотып селки, мине чакыра, көтә иде. Тормыш шундый нәрсә, юлда очраган һәрбер чәчкә синең букетың өчен түгел. Ул кыз, юк-юкта әле дә исләремә төшә, андый вакытларда мин Ходайдан Алёна өчен чиста, чын бәхет сорыйм.

Әмма тормышта синең белән нинди генә хәлләр булмасын, бәхет ул сине эзли, таба. Бары тик сине эзләп килгән чакта күңел ишекләрең шар ачык, бәхет ястыкларың җәелгән, уйларың чиста булсын. Мин үз бәхетемне таптым, башка кызлар онытылды. Инде яшь тә үзен сиздерә, кызлар турындагы уйларны минем яшьтәгеләр 20 ел элек үк оныттылар. Ә мин никтер оныта алмыйм. Бу арада яңгырлар ява, арка сөякләрем сызлый. Хатын спиртлы каз мае белән майлый. Өченче көн инде сизәм, арка ягым ике төштән каты гына кычытып тора. Әллә канат үсә, җиләк ашаган идем, шуңадырмы - май сөякләремә куна? Нәрсә булса – шул, канат булса, ата казныкы булсын иде. Менә укучыларым, картлык әнә шулай килә. Ә бәхет исә беркайчан һәм берничек тә картаймый икән. Ул яшь, ул мәңге чибәр... 

Габдулла Исмәгыйлев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

3

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading