16+

Күп тә үтми, ул да бездән мәңгелеккә китте

Ана йөрәге тәне сүнгәч кенә түгел, балалары югалгач та туктый икән.

Күп тә үтми, ул да бездән мәңгелеккә китте

Ана йөрәге тәне сүнгәч кенә түгел, балалары югалгач та туктый икән.

Авыл читендә таң туа. Тынлык. Иртәнге чыклы үләннәрдә кояш нурлары уйный. Һәр агач яфрагы, һәр таң сулышы үзенчә кадерле. Шушы саф һава, шушы җир исе, җилнең җылы кочагы — барысы да балачагымның иң самими хатирәләрен уята. 

Кечкенә чакта безнең ишегалдында бер мәче яши иде. Ул исемсез, ләкин һәркемгә таныш — һәркемнеке, һәм шул ук вакытта үзенеке генә булган җан иясе иде.

Без, балалар, аны үзебезнеке итеп күрдек: кул суздык, өйгә чакырдык, җылы почмак, мендәр, сөт тәкъдим иттек. Ләкин ул — ирек өчен яратылган. Өй ишеге ачык, тик күңеле урамда. Мәче китмәде, ләкин өйгә дә кермәде — иректә туды, иректә яшәде.

Бер җәй уртасында ул ишегалдына биш нәни йомгак — песи балалары алып килде. Үзе дәшмәде, әмма күзләре сөйләде: «Кабул итегез. Мин сезгә ышанам.» Без, сабыйларча шатланып, аларны күтәреп алдык, ашаттык, назладык. Шул көннән башлап өй мырылдаган тавышлар белән тулды. Әниләре дә керә башлады — сак кына, шомлана-шомлана, тик ышаныч белән.

Ана мәче һәр иртә безгә бүләк алып килде. Бервакыт — тычкан, икенче тапкыр — чыпчык. Ана йөрәгенең бүләкләре. «Менә, сезгә. Мин булдыра алганым шул,» — дия иде, сыман. Телсез, ләкин йөрәге тулы җанлы сүзләр белән сөйләште ул.

Песи балалары үсте. Кайберләрен тараттык, кайберләрен саттык. Ә мәче калды. Ул инде өлкәнәйгән, салмакланып калган иде. Урамда йөрде, тик һәр кич туган йорт тәрәзәсенә карап, тып-тып басып кайтып керә иде. Бер атна югалганнан соң, ул бик начар хәлдә кайтып керде — урманда капкынга эләккән, арткы аягын югалткан иде. Ул инде урамга чыкмый башлады, ләкин күзләрендә һаман ут бар иде. Өч аяк белән дә яшәү өчен көрәште.

Абзарда аның иң якын дусты бар иде — ак сыер. Икесе ике дөнья вәкиле: берсе — ирек җиле, икенчесе — тыныч хезмәт символы. Ләкин икесе дә күңелләрендә җылылык йөртте. Сарай саламы алар өчен җылы куыш булды. Мәче инде урамга чыгалмаса да, һәрвакыт шунда — дусты янында булды. Тынлыкта, сүзсез генә аңлаштылар.

Көз җиткәч, мәче тагын бәби көтә башлады. Бу юлы ул өйне түгел, сарайны сайлады. Иптәше янында, җылы тынлыкта ул тагын бер кат ана булды. Тик төннең караңгылыгы тын гына ананың бәхетен урлады. Ят бер мәче керде. Ачлыкмы, явызлыкмы — нәни сабыйларны үтерде.

Иртән сарайда тынлык. Ана мәче салам өстендә, күзләре зур, өнсез. Ул балаларын уятмакчы булып төртеп карый, телен суза, сыкранып елагандай бертуктаусыз мияулап нәни балаларын чакыра... Ләкин җавап юк. Сабыйлар дәшми. Үлгәннәрне уяту мөмкин түгел.

Шул көннән соң ана, исән булса да, сабыйлары белән бергә үлгәндәй иде. Ашамады. Мияуламый башлады. Йөреше югалды, күләгәсе нечкәрде. Күзләрендә сүнгән кояш яши иде. Без бала күңелебез белән аның кайгысын аңламадык. «Терелтмәкче» булдык: сөт бирдек, кулга алдык. Тик инде соң иде. Күп тә үтми, ул да бездән мәңгелеккә китте.

Көзнең соңгы яфраклары тын гына җиргә төшә иде. Җил дә сызгырмый, күк тә елмаймый. Сарай тып-тын. Мәче юк, тик аның җылысы, сулышы, соңгы мияулавы һаман ишетелә кебек.
...Шул көнне мин беренче тапкыр үлемнең нәрсә икәнен аңладым. Ул куркыныч түгел — тыныч, әмма мәңгелек аерылу. Аңладым: ана йөрәге тәне сүнгәч кенә түгел, балалары югалгач та туктый икән. Ана йөрәге үлми. Ул бары тик тына.

Инзилә Хөсәенова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәһемле хикәйә...

    Мөһим

    loading