Кабартылган курчаклар эре шәһәрләрне генә түгел, инде район, авылларны да яулап ала башлады.
Алар күңел ачу һәм реклама чараларының аерылгысыз өлеше, корпоративларның һәм балалар бәйрәмнәренең күңел ачу программасының «үзәге» булып тора. Биеккә һәм иңгә зур курчакларны туган көннәренә, балалар бакчаларындагы «утренник»ларга, туй тантаналарына чакыралар.
Бүген кичәләрдә иң популяр персонажлар – эстрада йолдызлары икән. Алар арасында Николай Басков, Филипп Киркоров, башкалар бар. Балтач район үзәгендә эшләүче ГориллаКо кушаматын алган Фирүзә Камалова белән шул хакта сөйләшәбез.
– Әлеге кәсепкә кереп китү турындагы фикер кайчан туды?
– Узган елның җәендә төп эштән китү сәбәпле, башка төрле шөгыль табарга туры килде. Балтачта бу өлкәдә эшләүчеләр бар, кемдә нинди персонажлар барлыгын чамалыйм. Аларныкына охшамаган персонажларны табып, үземә кайтарттым.
– Иң беренче заказларыгызны искә төшерә аласызмы? Нинди персонаж иде ул?
– Беренче героем 21 июньдә кайтты. Аны барып алгач, тизрәк эшләп карыйсы килде. Шул көнне апамның туган көне иде. Аны котлап кайтырга булдым, бик күп туганнар, балалар җыелган иде. Килеп кергәч, бөтен кеше дә шаккатты. Баштан шүрләгән кебек булганнар иде, бии торгач соңрак бөтен куркулары таралды. Рәхәтләнеп күңел ачып, фотога төштек. Ни өчен курыктылар дип сорау туар биредә. Чөнки беренче героем бик зур Горилла иде. Балтачта андый персонаж юк. Шунда беренче чирканчык алдым.
– Озын буйлы курчакларны кемнәр күбрәк ярата? Өлкәннәрме, әллә балалармы?
– Кешеләр төрлечә кабул итә. Кайсыдыр чарада балалар үрле-кырлы сикереп, рәхәтләнеп биергә мөмкин. Икенчеләрендә олылар күңел ача. Чаралардан соң рәхмәт әйтеп смслар бик күп килә: «Ярый әле син килдең, балачагыбызга кайткандай булдык, бик күңелле булды, моңсу гына утыра идек», ди күпләре. Шуңа күрә аерып әйтеп булмый.
– Гадәттә, нинди чара, бәйрәмнәргә чакыралар сезне?
– Күбесенчә туган көннәргә, сезоны белән чыгарылыш кичәләре, балалар бакчаларындагы төрле чараларга, Сабан туйларга чакыралар.
– Бик кыйммәтлеме бу киемнәр? Чыгымлыдыр, аны бит каяндыр алып кайтасы да бар, аларны ничек саклыйсыз, күп урын аладыр?
– Персонажлар өчен костюмнарның бәясе төрлечә куелган, арзан дип әйтмәс идем. Сыйфаты, тегелешенә карап бәяләнә алар. Костюмнар өчен махсус бүлмә бар, шунда саклана.
– Артист булып киенүне сорамыйлармы? Киркоров, Басков, Салават...
– Пирожковны сорыйлар, башкаларның костюмнарын алырга башка уем юк. Иң үтемлеләрен генә алырга тырышам.
– Курчак эчендә эшләве бик авырдыр, җәен эссе дә бит әле.
– Кыш көне иң кулай вакыт, ә менә җәй көне костюм эчендә эшләве читен, кабартылганы белән түзеп була әле. Ә менә баштан гына киеп куя торганнарында, мин аларны «плюшевый» дип атыйм, алар эчендә эшләве нык кыен. Һава биредә күз аркылы гына кереп тора. 15 минут буе мин сикереп биим, анда һава юк, эссе, манма суга батам.
– Чыгыш ясаган вакытта күңелсез яки киресенчә мәзәк хәлләрнең булганы юкмы?
– Аларны искә аласы килми. Әле заказ буенча чыгыш ясавымның беренчесе генә иде бугай, бер авылга киттем. Баштан ярый ла фотога төштек. Яңгыр сибәләп тора, өйгә кереп бии башладык. Өч минуттан маймылымның аккумуляторы сүнде һәм һава кими башлады. Курчагымның үзгәрә баруын сизеп, яңгыр эләккән ахры дип уйладым. Гафу үтенеп, китәргә туры китте, ул көнне миңа бик авыр булды. Аккумуляторны дөрес тоташтырмаганмын икән. Курчагым шуңа "шиңгән". Алар белән эш итүне соңрак интернеттан карап өйрәндем инде.
– Конкурентларыгыз да бардыр? Сез Балтач буенча гына йөрисезме?
– Күбесенчә үзебезнең район буенча эшлим. «Бик кирәк, зинһар өчен», дип сорасалар башка районга да барабыз.
Кабартылган зур гәүдәле курчаклар АКШта XX гасырның 50 нче еллары уртасында барлыкка килгән. Бу “Дисней” (“Disney”) студиясенең мультгеройлары булган. Россиядә бу бизнес 2000 еллар башыннан үсә башлаган.
.jpeg)
.jpeg)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар