16+

“Казанга укырга килгәндә мин шактый операцияләр кичергән идем”

Язмыш аңа зур сынаулар җибәргән. Ләкин Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кызы Рәмзия Фәттахова аларны җиңү юлын тапкан.

“Казанга укырга килгәндә мин шактый операцияләр кичергән идем”

Язмыш аңа зур сынаулар җибәргән. Ләкин Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кызы Рәмзия Фәттахова аларны җиңү юлын тапкан.

Ул үзенең кул эшләре белән дан тота. Грант отып, түгәрәк оештырган, өйрәнергә теләүчеләрне бушлай эш кораллары белән дә тәэмин иткән.

– Рәмзия, син челтәрдән шундый матур изүләр, якалар, калфаклар үрәсең, бик зәвыклы. Кайда, ничек өйрәндең?

– Безнең Балык Бистәсе районы элек-электән челтәр үрү, зәркән эшләнмәләре ясау, балык тоту буенча дан тоткан. Шушы онытылган һөнәрләребезне яңадан кайтару максаты белән челтәр үрүне дә торгызырга булдык. Миңа инде мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда ук челтәр үрүнең төп элементларын өйрәттеләр. Соңрак Балык Бистәсе районының мәдәният йорты директоры Фидания Гомәровна челтәр үрүемне белеп алгач: “Түгәрәк ачып онытылган һөнәрләребезне торгызып җибәрсәк ничек булыр икән, ни уйлыйсың?” – диде. Башта куркып калдым. Директор шундый өметләр баглап чакырган икән эшләп карарга кирәк дип уйладым. Газета аша челтәр үрергә теләүчеләрне чакырып игъланнар бирдек, түгәрәккә чакырдык. Башта кирәкле эш кораллары да юк иде. Интернеттан сатып алу мөмкинлеге дә булмады. Барсын да үзебез ясадык. Хәзер инде барысы да бар. 15 ел дәвамында эшләп киләбез. Шушы вакыт эчендә челтәр үрергә өйрәнеп киткән хатын-кызларыбыз да, хәзерге вакытта түгәрәкнең төп әгъзалары да бар. Алар белән бергәләшеп төрле фестивальләрдә, күргәзмәләрдә катнашабыз. Районның барлык чараларында да булабыз, остаханәләр дә оештырабыз.

– Бу кул эшләнмәләре гади тормышта да рәхәтләнеп күлмәкләрне бизәп кия торган бит, заказлар бармы?   

– Сорау бар. Сабантуйларына баргач та сатып алалар. Хәзер инде ел саен Алабугада уза торган ярминкәдә, Лаешта үткәрелүче “Каравон” фестивалендә дә катнашабыз. Безне эзләп киләләр, визиткаларны да сорап алалар. Үзләренә кирәкле размерларны сорап заказ да бирәләр.

– Челтәрләр эшләнмәләрнең үрнәкләрен каян аласың?

– Челтәр үрү сәнгате рус милләтенең кул эшләнмәләре бит инде. Күргәзмәләрдә татар хатын-кызлары килеп безгә дә менә шундый челтәрдән үрелгән әйберләр кирәк, безнең дә киясе килә, дип әйтә башлады. Без шуннан үзебезнең милли әйберләргә якынлаштырып, безнең татар хатын-кызларыбыз да кия алырлык итеп изүләр, калфаклар эшли башладык. Калфаклар хәзер генә уйлап чыгарылган түгел. Мондый размердагы бәләкәй калфаклар Казанда инде 1887 нче елларда ук булган. Шул формаларны өйрәнеп без челтәрдән эшлибез. Бизәкләр үреп тә тукымадан тегелгән калфакларга беркетәбез. Өлгеләрне үзебез дә ясыйбыз. Башта челтәр үрә башлаганчы аның рәсемен ясыйбыз. Аннары таякларга җепләрне чорнап шул рәсем буенча үрәбез. Коллективыбызда бик тырыш кешеләр бар. Музей хезмәткәрләре дә, рәсем укытучылары да бар. Бер-беребезне тулыландырып эшлибез.

– Мондый эшне оештыру өчен акчасы да кирәк. Матди проблемаларны ничек хәл итәсез?

– Без барлык кирәк-яракларны үз көчебез белән булдырдык. Грант та оттым. 600 мең сум акча бирделәр безгә. Остаханәбезгә бөтен җиһазларны алып бетердек. Хәзер теләге булган кешеләрне көтеп калабыз. Бары тик килүләре генә кирәк, алардан башка берни дә соралмый. Җепләрне дә, рәсемнәрне дә, эш коралларын да бирәбез.

– Бер тапкыр да челтәр үреп карамаган кеше моңа өйрәнә аламы?

– Әлбәттә. Бары тик теләге булу гына кирәк. Барсын да өйрәтәбез. Кайсы гына кул эшен алсаң да ул түземлек, сабырлык, билгеле бер көч сорый. Монда да нәкъ шулай ук.

– Сезгә күбрәк кемнәр йөри?

– Безнең өлкәннәр төркеме дә, балалар төркеме дә бар. Мин моңарчы балалар үзәгендә дә челтәр үрү буенча түгәрәк алып барган идем. Балаларның хәтер бик яхшы бит, алар тиз өйрәнә. Беренче дәрестә күрсәтәсең дә, икенче килгәндә челтәрне үрә дә башлыйлар. Өлкәннәрне дә өйрәтүе авыр түгел. Кайвакыт озаграк өйрәнгәннәре бик әйбәт итеп эшләп тә китә.

– Мисал өчен, изүне үрергә күпме вакыт кирәк?

– Эшне өйрәнгән оста көненә үзенең уч төбе кадәр челтәр үрә ала инде. Якынча бер атна узарга мөмкин. Бу останың нинди тизлектә эшләвенә бәйле. Бер айга да сузылуы бар.

–Башка кул эшләнмәләрең хакында да сөйләшеп алыйк әле. Күннән эшләгән мендәрләр, намазлыклар да бик матур. Аларына кайда һәм кайчан өйрәндең?

– Анысын мин 1999 елда Казандагы 40нчы көллияттә укыганда үзләштердем. Бер ел буе күн мозаикасын өйрәттеләр. Шунда белем алып мин 4 нче разрядлы белгеч булып чыктым. Ул уку йортын тәмамлаганда мәдәният һәм сәнгать университетында декоратив-гамәли сәнгать буенча яңа кафедра ачылды. Менә шунда беренче студентлар рәтендә укуны дәвам иттем инде.

– Күн эшләнмәләренә заказлар бармы?

– Әйе, бар. Ләкин аларны эшләргә вакыт җиткереп булмый. Чөнки челтәр үрү һөнәрен үстерергә кирәк. Күп вакыт шуңа китә. Студиябезне булдырып җиһазландыру өчен дә күп көч сарыф ителде. Шуның белән күн мозаикасы икенче планга күчеп торды. Шулай да мин кулым онытмасын дип, аннары күңелемә рәхәтлек булсын өчен аны эшләргә тырышам.

– Синең өчен һөнәрчелек күңел өчен ләззәт кенә түгел, ул яшәү чыганагы да дип әйтә аласыңмы?

– Әлбәттә, булыша. Кул эшләнмәләренә кызыксыну артты, шунысы сөендерә. Аларның бәһасе артты, бәялиләр дә. Кул эшләнмәләренең җиңел генә эшләнмәгәнен, авырлыгын кешеләр дә аңлый. Эшебезне күреп: “Күпме көчегез, күз нурыгыз түгелгән бит”, – дип югары бәя биреп китүчеләр дә бар.  

– Рәмзия, физик мөмкинлегең чикле булуга карамастан, син нинди зур эшләр башкарасың. Күзләрең очкынланып тора. Яшәү көчен кайдан аласың?

– Ул очкын балачактан ук барлыкка килгәндер инде. Кечкенәдән үк чигү эшләре белән шөгыльләнә идем. Минем әнием дә бик матур чигә иде. Авыр булса да мин укырга да тырыштым. Казанга килгәндә мин шактый операцияләр кичергән идем. Әти-әнием дә мине аякка бастыру өчен бик тырышты. Операциядән соң миңа егылырга ярамый, сакланырга кирәк иде. Шулай булса да училищега кердем. таяклар белән йөреп укыдым. Минем янәшәмдә һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр булды. Сабакташларым да, укытучылар да игътибарлы иде, ярдәм иттеләр. Ник өеңдә генә ятмыйсың диюче булмады. Мин машинаны да үзем йөртәм. Ул да миңа булыша. Кирәк җиремә барып кайтам. Әти-әниемә рәхмәт, менә хәзер тагын яңа машина алырга насыйп булды. “Татарстанның мәдәният ресурслары үзәге” хезмәткәрләре дә бик булыша. Бергәләп чараларга йөрибез. Мине үзегез белән алып йөрү авыр түгелме дим. Юк, диләр. Өлкәләргә барып бергәләп һөнәрчелекне күрсәтеп, тәкъдим итеп йөрибез. Мин барысы өчен дә, юлымда яхшы кешеләр очраган өчен дә рәхмәтле.

– Синең тырыш хезмәтең төрле конкурсларда да бәяләнә бит. Җиңүләр дә яулыйсың.

– Әйе, бик күп конкурсларда катнаштым инде мин. “Ел һөнәрчесе” дигән исемгә дә лаек булдым. Премия, дипломнарга да ия булдым. Күрәләр, бәялиләр. Республикабызда да һөнәрчелеккә игътибар зур. Үз эшләреңне күрсәтүдән, тәкъдим итүдән курыкмаска кирәк.

– Киләчәккә хыялларың, тормышка ашырырга теләгән тагын берәр проектың бармы?

– Әйе, бар. Челтәр үрүне үстергән кебек күн мозаикасын да үстерәсем, шул юнәлештә студиябезне ачып җибәрәсем килә. Матур да бит. Өйрәнергә теләүче кешеләр дә бар. Аларны туплап эшне башлыйсы иде.

Энҗе Шәйхетдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading