Өйдән эшкә метро белән йөрим. Узган атнада җир астыннан чыгып, гадәтләнгән юлым буенча өйгә таба юнәлдем. Аз гына барган идем, ни күрим: бөтен тротуарны өстен аска китереп, казып атканнар. Җәяүлеләр юлын бераз киңәйтергә маташалар, ахыры. Юл кырыен кызыл тасма белән уратып алып, эшнең кайнаган вакытына туры килдем, җитмәсә.
Башыма кире борылыйм мәллә дигән уй керде башта. Өйгә илтә торган тагын бер юл бар, ләбаса. Элегрәк аннан узу аяк-кулларың өчен хәтәр иде, тимер чыбык, таш, агач кисәкләре белән “түшәлгән” текә таудан төшәсе. Ә күптән түгел, халык сорый торгач, тимердән киң һәм уңайлы заманча баскыч эшләп куйдылар. Күршеләр шул юлны әй мактый, әмма үземнең аннан әле бер кайткан юк. Күнегелгән “сукмагым” бар бит. Бу юлы да, тротуар өсте-аска килгән булса да, кире борылмадым. Тасма белән аерып алынган машина юлы кырыеннан, эшчеләр яныннан ипләп кенә 500 метрлап араны узарга туры килде.
Комментарийлар