16+

Кызым әтисен туйга чакырырга тели

Быел уртанчы кызны кияүгә бирергә әзерләнәм. Вакыт әле бераз булса да, бүгеннән дулкынланып көтәм туй көнен.

Кызым әтисен туйга чакырырга тели

Быел уртанчы кызны кияүгә бирергә әзерләнәм. Вакыт әле бераз булса да, бүгеннән дулкынланып көтәм туй көнен.

Ни дисәң дә, баланы өйдән кешечә итеп чыгарып җибәрәсе килә бит. Безнең аерым яшәгәнгә байтак инде. Башта укыды, аннары эшли башлады, минем янга кайткалап кына йөрде. Әмма барыбер дә никахны өйдә уздырасы бар бит. Туйга да миннән китә. Шуңа күрә бар да әйбәт булсын, кешечә булсын дип телим.
Балалар алай зурдан купмыйлар үзләре. Ике яктан әти-әниләр, бертуганнар һәм бик якын булганнар белән генә утырабыз, диләр. Тулаем алганда, утызлап кеше җыелырга тора. Балаларның атасы белән без аерылышкан идек. Бик тә кызу кеше ул. Шуңа аерылышып беттек без аның белән. Гел кыйнап торды. Эчсә, тавыш чыгарырга гына тора, бар да дошманга әйләнә. Мин дә дошман аңа, күрше дә дошман, туганнар да дошман. Бөтен кеше белән сугышып бетте инде ул. Тик томалга сикеренгәнгә күрә үзенә дә эләгә иде. Алар янына бүтән бармый иде аннары.

Исерек булса да, ул кешеләргә барырга ярамаганын хәтереннән чыгармады. Кем кыйнаша алмый, шулар янына барып сугыша иде. Берсендә минем әти янына барып эләгешкән. Берничәне суккан да. Әле ярый тавышка күрше Ибраһим абый килеп кергән, ишегалдында гына бит, ишетеп тора. Болар әти белән икесе минекен бәйләп салганнар иде. Әтинең сынган, имгәнгән җире булмады, әмма кара көеп чыкты. Беркайчан да алай йөргәне булмагач, әтигә авыр булды инде.
Әти өчен бик авыр булды миңа да. Аерылырга булдым. Ирем балаларга бер тиен белән дә булышмады, тулысынча үзем генә үстердем. Әле ирдән киткәч тә ничә ел әз-әзләп үземне карадым: алты теш куйдырдым, ир ачудан җимереп киткән чоланны тәртипкә китердем, тәрәзәләр куйдырдым. Бар да акча бит. Бер буй такта да бушка килмәде. Барысын сатып алырга кирәк.

Хәзер шушы кеше кызның туенда утырмакчы икән. Булачак кияүнең ата-аналары шулай ук аерылышкан кешеләр. Егет туйга әтисен дәшкәч, минем кыз да чакырам дип тотынды. Тыныч кына кеше булса бер хәл, ничек тә берничә сәгатемне үз өемдә кунак итеп утыртыр идем әле. Әмма беләм бит мин аны: алай булмаячак. Минем белән яшәгәндә үк анда-монда барганда “батырлык өчен” дип, алдан ук салып куя иде. Гомер буе шулай булганны, хәзер генә үзгәрмәгән бит инде ул. Авылдагы күршеләр гел зарланалар аннан, чистый тынычлана белмәгән нәрсә дип әйтәләр.

“Минем туйда эчеп, тавышланып утырмас әле”, – ди кызым. Яшьлеге белән яхшыга өметләнә инде ул. Егет ягыннан әти-әнисе икәүләшеп утыргач, кызымның да безне шулай күрәсе киләдер. Әмма мин үзем бик каршы инде аңа. Булачак кода-кодагыйлар, туган-тумачалар каршында оятка калып, сугышып ятасы килми бит. “Минем ир шундыйрак инде ул, чамалабрак утырыгыз. Алай-болай була башласа, бәйләп салырга әзер булып утырыгыз”, – дип, алдан да кисәтеп булмый инде кунакларны”.

Фото: нейросеть
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading