16+

“Образ ул кием генә түгел...” яки язгы трендларны барлыйбыз

20 марта 2025, 16:22
501
0
1
Уку өчен 4 минут

Язның беренче ае да уртасына җитеп килә. Димәк, язгы җиңел киемнәргә күчү өчен менә дигән вакыт!

“Образ ул кием генә түгел...”  яки язгы трендларны барлыйбыз

Язның беренче ае да уртасына җитеп килә. Димәк, язгы җиңел киемнәргә күчү өчен менә дигән вакыт!

Кызлар, ә сез гардеробыгызны барларга өлгердегезме әле? Юк икән, бергәләп әлеге хатаны төзәтик һәм бу яздагы трендлар белән бергәләп танышыйк!
Мода өлкәсе буенча сораулар, гадәттәгечә, күп. Аларга җавап табарга һәм кием шкафын рәткә кертергә безгә стилист Лилия Тимирова ярдәм итәр! Киттек!

- Бу язда нинди өс киемнәре модада, ә ниндиләреннән бөтенләй читтә торырга?
- Бу язның актуаль өс киемнәре исемлегенә кыска (пиджак төсле) пәлтә, озын пәлтә, ирләр стилендә куртка, бомбер, кәҗән курткалар керә. Әллә ни зур үзгәрешләр юк та кебек. Йөз-кыяфәткә туры килмәгән киемнәрдә һәм төсләрдән читтәрәк торырга киңәш итәм. Һәрвакыт фигураның параметрларын истә тотарга кирәк.

- 2025 елгы язда нинди төстәге өс киемнәрен сайларга?
- Алсу, кызыл, сыек зәңгәр, саргылт яшел (шартрез) төсләргә аеруча да игътибар итәргә тәкъдим итәм. Болар иң язгы, күңелгә рәхәт, актуаль төсләр. Аннары шоколад, ак май төсләре дә популяр. 

- Билгеле бер тукымалар яки материаллар бармы?
- ⁠Челтәрле һәм үтә күренмәле киемнәр хәзер аеруча да популяр. Итәк, күлмәк, яулык, перчатка – әлеге материаллардан булган кием һәм аксессуар вариантлары күп. Алар образга аерым бер шарм өсти. Шәрә тәнгә генә кияргә дигән сүз түгел, стильләштерү, туры китерү турында уйларга кирәк. Калган трендлар шул ук, дисәм дә ялгыш булмас: тулысынча джинстан торган образлар, вак чәчәкле итәк вә күлмәкләр һәр язда да безнең белән.

 -Язгы образ сайлаганда нинди хаталар ясарга ярамый? “Кринж” образдан качу өчен нишләргә?
- Кысып торган өс киемнәре тышкы кыяфәтне еш кына боза. Ассызыклап узарга кирәк, образ тулаем капчык кебек күренгәндә дә матур күренеш түгел. Әлбәттә, һәр кеше зәвык дигән төшенчәне үзенчә аңлый. Шулай ук актуальлеген югалткан аяк киемнәре белән сак кыланырга кирәк. Олы яшьтәге апалар кия торган аяк киемнәрен яшьләр сайламасын иде... Аннары кышкы калын баш киемнәре салына һәм каралмаган чәчләр күзгә чалына башлый. Пөхтә һәм зәвыклы күренәм, дисәгез, прическага да тиешле игътибар бирегез. Образ ул кием генә түгел. Ул баштан алып аякка кадәр һәр нәрсәне үз эченә ала!

- Алдагы сезоннар белән чагыштырганда бу елгы язгы трендлар ничек үзгәрде?
- Әйткәнемчә, бу соңгы сезоннарда күп кенә яңа төсләр керде. Әле берничә ел элек гел табигый тыныч төсләр, әйтик, тулаем образлар трендта булса, хәзер халык кабаттан төрле төсмердәге киемнәргә күнегеп килә. Образда ике төс кенә түгел, ә өч-дүртне кушарга өйрәнә. Димәк, кешеләрнең киенү сәләте дә, зәвыгы да, стиль өлкәсендәге белеме дә арта дигән сүз. Алар матур, заманча киенүдән куркуларын бетерделәр, кыюрак була башладылар, дип тә өстисе килә. Төсләр белән “уйнаганда” ялгышудан курыксагыз, аксессуарларны ярдәмгә чакырыгыз. Әйтик, кызыл вә сары перчатка, яшел сумка, зәңгәр ботильон – гади төсләрдән торган образны бизәп җибәрергә сәләтле. 
Аннары төрле баш киемнәре дә матур күренеш: таблетка формасындагы эшләпә, төрле принтлы яулыкларны читләп үтмәгез. 
Якты төсләр күп булу, ак белән кара, ак белән коңгырт зәңгәр, соры белән кара кебек классик кушылмалар модадан чыга дигән сүз түгел. Боларга мода йогынты ясый алмый, барысы да кешенең үзеннән генә тора. 

- Социаль челтәрләрнең язгы трендларга йогынтысын ничек күрәсез?
- Мода өлкәсендәге лидерлар көн дә яңа кием, сумка күрсәтә. Аларның эше һәм ипие шул. Әлбәттә, алардан калышмаска тырышып, кием өстенә кием җыючылар бихисап. Мондый ситуациядә аек акыл белән эш йөртергә кирәк: “Мин бу киемне кая кия алам? “Ничә тапкыр кия алам?” “Кайсы киемнәр белән туры китерә алам?”, – дигән сорауларны үзегезгә бирергә һәм аларга дөрес итеп җавап кайтарырга киңәш итәм. Кием азрак, әмма сыйфатлырак булсын! 
Сезон башында гардеробыгызны барлап алырга онытмагыз: кышкы киемнәрнең барсын да җыеп куярга, тузганнарын, төс-фасоннары югалтканнарын озатырга, ташларга, яндырырга кирәк. Язгы гардеробта ниләр җитми – исемлек язарга һәм шул аннан читләшмәскә киңәш итәм!







 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading