Оста куллы кешеләр турында күпме язсаң да, артык булмас. Аларның үз шөгыленә мәхәббәте, кул эшләре шаккатыра. Шундыйларның берсен Кайбыч районында таптык.
Борындык авылыннан Тәүфыйк Нигъмәтҗанов күп еллар инде агачтан төрле кирәк-ярак ясый. Үзе әйтүенчә, әле тимер белән дә маташа. Әлеге эшкә аны әтисе өйрәтеп калдырган, бу өлкәдә 90нчы еллардан бирле шөгыльләнә. Төзелеш өлкәсендә эшләп йөрүе дә моңа йогынты ясамый калмагандыр. Аның әтисе балта остасы булган, улы гел янында йөргәч, барысын да үзенә сеңдергән.
Тәүфыйк абый башта Казандагы 22нче заводта эшләгән, аннары дүрт ел Владивостокта транспорт флотында хезмәт куйган. Анда ул контракт буенча армиядән соң калган. Соңыннан инде яңадан элеккеге эшенә кайткан. Ә инде 90нчы еллардагы болганчык вакытта төрле бригадалар составында төзелештә йөргән. Ничәмә-ничә кешегә йорт, мунча, каралты-кура салган. Пенсиягә чыккач шушы Борындык авылына кайтып төпләнгән, хәзер инде җирле халыкка ярдәм итә. Үзе әйтүенчә, фундаменттан алып, түбәсенә кадәр нәрсә кирәк, шуны эшләп бирә ала.
Тәүфыйк Нигъмәтҗанов белән сөйләшкән арада ишегалдында агачтан ясалган зур өстәл күрдем, янында эскәмиясе дә бар. Аларны үз куллары белән ясаган. Шәп килеп чыга болай. Әле кирпечтән ял итү зонасы, шашлык пешерә торган урын да эшләп куйган.
Мунчасына алып кереп китте, анысын да үзе төзегән, бик матур итеп эшли икән, бөтен яклап агачтан тышланган. Еш кына авыл халкына мич чыгарып бирә, андый осталыгы да бар. Аның сүзләренчә, хәзер элеккеге гореф-гадәтләр кайта, күрәсең, күп кеше хуҗалыкларында шуны ясата. Мичтә пешкән бәрәңге, ит һәм коймактан авыз итәселәре килә, ди.
Остаханәсенә кереп киттек. Анда эскәмиянең аякларын эшләп маташкан икән. Җиһазлары да байтак, ничә еллар дәвамында шуның белән шөгыльләнгәч, ярыйсы гына җыелган. Мондагы инструментның күплегенә шаккатырсың, һәрберсе дә эш өчен кирәк.
– Мактериалны кая юнәлтәсең? – дип, сорыйм остадан.
– Урманнан агачлар яздырып алам, аннары аларны үземә кирәгенчә ярдырам, – диде Тәүфыйк абый.
Экскурсия моның белән генә төгәлләнмәде, өенә дә кереп чыктык. Анда да күзләр камашырлык матурлык, кая карама агачтан ясалган эшләнмәләр, аеруча баскычы күңелемне җәлеп итте. Нигъмәтҗановның шәхси йортын булдыру дигән хыялы булган икән, менә шуны тормышка ашырган. Икенче катына алып менеп китте, күрсәтерлек бер сере бар булып чыкты. Кеше шкаф алып җәфалана, шуңа күпме акча түгә, ә Тәүфыйк абый аны дивар эченә матур итеп агачтан эшләп куйган. Әйберләрне куеп була, урын да бушый, алайса өйләрдә селкенерлек җир дә калмый бит. Күп кеше аннан нәкъ менә шуны ясата икән.
Тәрәзәсеннән җәй көне умарталарын карап тора ул, моннан бик матур манзара ачыла. Әле түшәменә күзем төште, анысы да үзенчәлекле итеп агачтан эшләнгән, эрмитажда кебек хис итәсең үзеңне. Андый архитектура элементларын ул башында еллар буе тота ала, ә инде вакыта җиткәч, шул идеяларны тормышка ашыра.
Тәүфыйк Нигъмәтҗановның оста куллыгында шик калмады. Ул болай да юк иде, әмма бу матурлыкны үз күзләрең белән күргәч, бөтенләй икенче инде. Бар бит шундый алтын куллы кешеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар