Ходай биргән тәрҗемәчем
Яшәү урыны бик еракта, океан артында ук булса да, Сурәйя апа Гайнуллина без көткәнне белеп тә, үзе Ватанын җирсеп тә, Казанга еш кайта. Күп вакыт табигать фасыллары алмашынган чорга туры килә ул кайту. Безне көзге шыксыз көннәрдә җылытырга теләп, махсус шулай эшли, ахрысы.
Туфан фатихасы белән
Сурәйя...
Ходай биргән тәрҗемәчем
Яшәү урыны бик еракта, океан артында ук булса да, Сурәйя апа Гайнуллина без көткәнне белеп тә, үзе Ватанын җирсеп тә, Казанга еш кайта. Күп вакыт табигать фасыллары алмашынган чорга туры килә ул кайту. Безне көзге шыксыз көннәрдә җылытырга теләп, махсус шулай эшли, ахрысы.
Туфан фатихасы белән
Сурәйя апа Гайнуллина белән очрашкан саен, үз милләтем белән горурлану хисләре кичерәм. Актаныш районының Байсар авылында Татарстанның атказанган табиблары гаиләсендә туып, Дәрвишләр бистәсендә урта мәктәп тәмамлап, башта Казан дәүләт университетында, аннары Мәскәү университетына күчеп, аны уңышлы тәмамлап, күзәнәкләр тикшерүче зур галим булып өлгергән ханым ул. Бу кадәресе әллә ни гаҗәпләндерми әле аның. Ә менә гасыр башында гаиләсе белән Америкага китеп, анда фәнни институтта яман шеш китереп чыгара торган күзәнәкләрне өйрәнүе, татар кызының чит ил галимнәре белән иңгә-иң торып, кешелек афәте булган авыруга каршы көрәшкә чыгуы ихтирам уята. Әле бу гына да түгел, ире атаклы галим Равил Гайнуллинны җирләп, ялгыз калгач (бердәнбер кызлары, кияве һәм ике оныгы Вашингтонда, ә ул үзе Нью-Йоркта яши) тынгысыз җанлы Сурәйя апа күңел юанычын татар китапларыннан эзли башлый. Парлы тормышларының юл башында да Хәсән Туфан үзе торган ич аларның! Булачак ире белән Мәскәү университетында укучы татар студентларының шагыйрь белән очрашу кичәсендә таныша. Төгәлрәге, сизгер шагыйрь күңеле Равил исемле чибәр егеткә Сурәйя атлы сылу кызны озатырга фатиха бирә. Бергә озын гомер юлы үтеп, таянычсыз калган авыр көннәрендә дә Сурәйя ханым җан тынычлыгы эзләп, кулына Туфан китабын ала. Укып кына да калмый, шагыйрьнең күңеленә аваздаш булган шигырьләрен тәрҗемә итеп тә карый. Шулай итеп, ерак Американың Гудзон елгасы ярында Туфан шигырьләрен рус телендә яңгырата. Аннары башка авторларны да тәрҗемә итәргә тәвәккәлли. Аларның саны инде хәзер ике дистәдән артып китә. Шулар арасында мин дә бар. «Каен алмасы» дигән китабымны үзе белән Америкага алып китеп, тәрҗемәләрен электрон почта аша җибәреп торды. Без интернетка рәхмәт әйтә-әйтә, вакыт аермасы сигез сәгать булса да, көн саен аралаша идек.
Озакламый уртак хезмәтебез «Ялкау тел - ленивый язык» «Хәтер» нәшриятында биш мең данәдә дөнья күрде. Аннары аның тәрҗемәсендә балалар өчен иҗат итүче дүрт авторның «Буду капитаном» дигән җыентыгы да үз укучысын тиз тапты. Бүгенге көндә Сурәйя апа - тәрҗемә ителгән егермедән артык китапның авторы. Милләттәшләре, каләмдәшләре белән бер сафта булырга теләп, Татарстан Язучылар берлегенә гариза да язды. Ә инде аңа фатиханы үзе тәрҗемә иткән шигырьләрнең авторлары Роберт Миңнуллин, Илсөяр Иксанова һәм мин бергәләп бирдек.
Ара ераклыгы берни түгел
Сурәйя апаның тырышлыгына, хезмәт сөючәнлегенә, татар теленә булган мәхәббәтенә сокланмый мөмкин түгел. Һәр яңа китабы чыккан саен, аны күрергә, укучы белән очрашырга дип, озын юлга кузгала ул.
- Дөньялар тыныч, очкычлар исән булсын. Ун сәгать үтәргә дә өлгерми, Мин - Мәскәүдә! - ди ул, исе дә китмичә. - Сине сагынып көтеп торган туган җирең, кадерле кешеләрең булганда, ара ераклыгы берни дә түгел, күңелләр якын булсын, ерагаймасын...
Ә бит инде ул сиксәненче дистәне ваклап ята. Картайдым дип уфтанып, сызланып утыра торганнардан түгел, хуш. «Мин карт түгел, олы кызмын!» - дип елмая да, шуңа үзен дә, безне дә ышандырып, яши бирә. Шулай булмаса, елына ике-өч тапкыр шундый ерак юлга чыкмас иде. Быел Сабан туена кайтып, безне бер сөендереп киткән иде, инде менә октябрь аен тагын бергә уздырдык.
Асыл нәсел баласы
Казанга кайткач та, ул бер минутын да бушка үткәрми: әле нәшриятлар белән килешү төзи, әле укучылары белән очраша. Ә кичләрен яңа шигырьләр (соңгы вакытта аларга проза әсәрләре дә өстәлде) тәрҗемә итеп үткәрсә, көндезләрен нәсел тамырларын ялгарга тырышып, архивта уздыра. Ә аның нәселендә тарихта якты эз калдырган кешеләр шактый. Бабасы, әтисенең әтисе, Садыйк мулла Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылы халкына алма бакчасы утыртып калдырган, мәдрәсәдә дини гыйлемнәр белән бергә дөньяви фәннәр укытуны да яклап чыккан. Олы Карамалы аның бу игелекләрен бүген дә хәтерендә саклый. Мәктәп музеенда бу алдынгы фикерле мулланың да, аның улы, Сурәйя апаның әтисе Мәлик абзыйның да фоторәсемнәре эленгән. Бер кайтканда без анда бергәләп барган идек. Асыл нәсел баласы булуын да шул сәяхәттән белеп кайттым.
Ярдәм кулы
Сурәйя апа аяклы энциклопедия. Нинди генә өлкә турында сөйләшә башласаң да, белеменә таң каласың. Шигырьләргә, шагыйрьләргә, әдәбиятка мөнәсәбәте аеруча сокландыра. Ул шундук сиңа Тукайны, Гетены, Блокны яттан сөйләп бирә. Берәр мәзәк хәлне искә төшереп, кәефеңне күтәрә. Аның янында вакытның үткәне сизелми дә. Шуңа күрә дә аның хакында ишетеп кенә белгән бик күпләр дуслашырга, үзләренең тәрҗемәчесе итәргә тырыша да инде. Ләкин Сурәйя апа үзенә беркайчан да хыянәт итми. Җанына үтеп кергән, күңел кыңгырауларын кага алган әсәрләргә генә тотына. Кайберәүләр: «Безнең тәрҗемә иттерергә сезнең кебек акчабыз юк шул», - диләр, бездән көнләшеп. Болай сөйләүчеләр Сурәйя апаны бөтенләй белми дияр идем. Тәрҗемәсе, үзенең йокысыз төннәре өчен, бик бирергә теләсәң дә, бер тиен дә алмый! Ул аны милләтенә хезмәт итү дип саный, яраткан иренең рухына дога булып барсын, ди. Хезмәте бушлай булу гына бер хәл, яшь, башлап язучы авторларга (һәм аларга гына да түгел) китапларын бастырырга матди ярдәм дә күрсәтә. Рифат Сәлах, Булат Ибраһим... Бу ярдәмне татучылар әле алар белән генә дә бетми. Ике дистә китапның дөнья күрүендә, һәрберсендә диярлек, аның матди өлеше бар. Күптән түгел генә безнең тагын бер уртак хезмәтебез «Аппак белән Шапшак - Аппак и Шапшак» Татарстан китап нәшрияты табасыннан төште. Китапның каләм хакына Сурәйя апа мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең «Восхождение» Республика тернәкләндерү үзәгенә, алар хакында газетабыздан укып белеп, киләсе ярты елга «Шәһри Казан» газетасын яздырды.
Ак чәчәкләр - рәхмәт билгесе
Ул Казанда чакта башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясендә аңа багышлап иҗат кичәсе узды. Аның китапларыннан торган күргәзмә кечкенә китапханәне хәтерләтә иде. Тәрҗемәче белән соңгы елларда кулга-кул эшләгән авторларга ерактан кайткан якын кешеләренә рәхмәт әйтеп, баш ияргә җай чыкты ул көнне. Гимназиянең директоры, үзе дә балалар әдәбиятына ышанычлы адымнар белән кереп баручы Рәхимә ханым Арысланованың берничә китабын тәрҗемә итеп дөньяга чыгарышкан кеше дә бит әле Сурәйя апа. Тәрҗемәчегә олы рәхмәтләрен әйтергә килүчеләр арасында Фәрит Яхин, Хәмит Вәлиди, Равилә Шәйдуллина, Булат Ибраһим да бар иде. Авторлар саны шактый булса да, кайберәүләргә дөнья мәшәкате килергә комачаулаган, күрәсең. Мондый бәйрәмнәрне күп уздырган директор ханым бу юлы да сынатмаган. Укучылары шигырьләр ятлаган. Русчасын Сурайя апа үзе укыды. Шундый матур, җылы кичә булды ул. Тәрҗемәчебез кулындагы ак розалар һәммәбезнең дә рәхмәт билгесе иде.
Тәрҗемәгә карата фикерләр төрле анысы. Тәрҗемә әсәрне боза дигәннәрен дә күп ишеткән бар. Ләкин үзебез язганны, җаннан саркып чыкканны күбрәк укучыга җиткерәсе килә бит. Туган телдә сөйләгәнне аңлаучыларның саны көннән-көн кими баруы бик кызганыч, билгеле. Тәрҗемә аптыраган үрдәкнең арты белән күлгә чумуы инде ул. Ләкин арты белән чумамы, алды беләнме, үрдәккә - күл, язучыга укучы кирәк. Шуңа күрә Ходай биргән тәрҗемәчеләребез исән булсын!
Комментарийлар