Җәмәгать, сезләрне яратканга киңәш итеп кенә әйтүем. Ышанмагыз шул реклама дигән афәткә. Эт белән беткә дә кирәк булмаган әйберләрне мактыйлар анда.
Мин менәтрә, аңгыра баш япуннарның биотелевизорына мөкиббән китеп, алданыплар да күрсәттем соң, әй. Имештер, шул биотелевизор болын-кырларны, бакчаларны күрсәткәндә андагы матур-матур чәчәкләрнең хуш исләрен бүлмәгә тарата. Төрле-төрле кошлар иңбашларыңа кунып сайрый. Тауларның һәм диңгезләрнең саба-йомшак җиле битләреңә исеп назлый, сихәт бирә. Хатынга бәйрәмнәрдә чәчәк, хушбуй да, шулай ук көньякка туристлык юлламасы да юнәтеп торасы булмас, телевизорны кабызыр да хозурланыр, дип сатып алып кайттым мин бу япун могҗизасын, каруче.
Әмма дә ләкин, җәмәгать, телевизор гел болын-кырларны, кошлар сайравын гына күрсәтеп тормый, ләбаса. Беркөнне шулай диңгезчеләр турында ниндидер тапшыру карап утырабыз. Утырдык-утырдык та, хәләл җефетем белән: “Әйдә, чәй эчеп алыйк булмаса”, – дип, телевизорны сүндермичә генә аш-су бүлмәсенә чыктык. Ун-унбиш минут эчендә Кара диңгезнең сулары безнең биотелевизор экраны аша елгалар булып агып, түбән катта яшәүчеләрнең фатирын баскан бит, чәнчелгере. Күршеләребезнең черем иткән чаклары булган, борыннарына су керә башлагач, уянып, шәбәренгән көзге чебешләрдәй, безгә йөгереп менгән, бичаралар.
Икенче бер вакыт залдагы биотелевизор янә үзе генә эшләп калган иде. АКШ Президенты Джо Байден, кайчак, сәхнәдә кая барырга кирәклеген аңышмыйча, аптырап, бер урында таптана бит әле. Ни эшләмәк кирәк, олы яшьтә шул ул. Америкада көн туганда, бездә төн икәнлеген беләсез, җәмәгать. Төнлә кемнеңдер салкын куллары белән башымны тоткалавына сискәнеп уянып киттем. Карасам, АКШ Президенты басып тора.
– Джо әфәнде, гафу итегез, мин Камала Харрис түгел. Сез Казанда адашып йөрисез, Ак йортыгызга кайтыгыз, – дигәч, кире телевизорга кереп китте тагын, рәхмәт төшкере. Әлеге вакыйгадан соң АКШның куркыныч киноларын карамый башладык. Белмәссең, Терминатор үзе чыгып ботарлап ташлар?!
Яңа маҗарабызны сөйләргә онытып торам икән, лә. Биотелевизордан Төньяк боз океаны турында фильм карап ятканда, гөнаһ шомлыгы, йокыга талганбыз. Шул арада төньякның ачы җилләре фатирыбызны бер метр биеклеге кар белән тутырган. Хатыным бөтенләй дә кар көрте астында калган, мескенкәем. Хатын-кызның нәфесенә чик-чама юклыгын яхшы беләсез инде сез. Хәләлемне әйтәм, кар астында килеш тә: “Җан җирең өшемәгәнме, җанашым”, – дип аваз салып ята.
– Өшү генәме соң, айсберг булып каткан, – мин әйтәм. – Тагын бер “Титаник” корабы бәрелеп эчен тишәргә мөмкин моңа.
Хатын кар астында ачык ишетеп бетермәгән, ахрысы.
– Үз айсбергыбызга әллә нинди түтинкәләрне тиштереп утырмабыз инде, үзебез файдаланырбыз, – ди.
Тик, айсбергтан файдаланырга насыйп булмган икән. Кояшның иртәнге җылы нурларыннан, тыны чыккан күперткеч кебек, шәлперәеп төште ул.
Шундый “бозлык чорыннан” исән калу сөенеченнән япун телевизорын кичекмәстән сатып җибәрергә уйлаштык. Безнең телевизорны сатып алган күрше йорттагы әби белән бабайны кызганабыз. Никтер, урамда күренми башладылар. Диңгез турында фильм күрсәткәндә, суга батмаган булсалар ярый инде. Карт кешеләр бит, җитезлекләре чамалы. Менә, җәмәгать, шул әби белән бабайның хәлләрен белергә барышым иде әле. Әйтәм ич, күңел тыныч түгел алайса.
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар