Казан янындагы Иннополис фән шәһәре университеты студентлары белән танышкан идем әле күптән түгел.
Башлы егетләр һәм кызлар бар инде дөньяда, җәмәгать. Бер көнне кунакка килгән чакларында теге яшь галимнәргә “савыт-саба юа торган машинабыз эшләми башлады әле”, дип кенә әйткән идем, югыйсә. Фатирдагы барлык көнкүреш җиһазларына интеллектуаль, ягъни, ясалма акыл программасы урнаштырып чыкканнар, әй.
Элегрәк бер вакытны мәҗелестән соң, хатыныма ярдәм ниятендә савыт-саба юарга керешкән идем. Туган тиешле апа мине күреп алды да:”Әстәгефирулла! Әллә тәлинкә юасыңмы? Куй, хатын-кыз эше бит ул”,-дигән иде, баһыр. Машина ватык барыбер дә, дип, монысында да савыт-саба юарга тотындым. “Миңа бир, үзем юам”,-дигән аваз ишетелде. Туган апаның өрәге кайткан ахыры, дип котым очты. Яхшылап тыңласам, аваз савыт-саба юу машинасы эченнән килә икән.
Микроволновкага кичәгедән калган бәрәңгене җылытырга куймакчы булдым. Хатын эштән кайтканчы капкалап алмакчы идем. Микроволновка капкачы пыяласында гүзәл кыз сурәте барлыкка килеп:”Кадерлем, бәрәңге генә ашап утырма. Мә, ит бәлеше белән сыйлан!”-ди. Бәлешне ашап бетереп, микроволновка янына кабат килсәм, пыяладагы кыз:”Кадерлем, кыздырылган тавык та ашап куй”,-ди. Төрле тәмле-тәмле ризыкларны ашый-ашый шартлый яздым. Иннополис студентлары безнең микроволновкага 3D гына түгел, ә әле дөньяда булмаган 10 D принтер көйләп киткәннәр икән, ләбаса. Искитмәле хәл, нәрсә телисең, шуны чыгара да бирә. Әкияттәге “келәм-өстәл” инде, мин сиңа әйтим.
Хатын эштән кайтканчы күлмәгемне үтүкләп алмакчы булдым. Үтүк өзми дә куймый да сөйләнепме сөйләнә:”Үтүкләмә, хатын-кыз эше бу”,-ди. Колагыма мамык тыгып, үтүкләп бетердем.
Биноколь аша шәһәр урамын күзәтә торган гадәтем бар. Күрәм, күрше хатыны кайтып килә. Яшь әле ул, чибәр. Биноколь:”Хәзер сез караган хатын сөяркәсе яныннан кайтып килә”,-ди. Күрше үзенең хатынын карый күрмәсен тагы, дип, бинокольне ераккарак яшереп куйдым.
Хатын эштән кайтканчы келәмне чистарта торыйм, дип тузан суырткычны кабыздым. Гонаһ шомлыгы, анысы да:”Сүндер, келәм чистарту хатын-кыз эше ул”,-ди. Барып утырган идем, кәнәфи:”Утырма! Минем өскә телевизорны кабызгач кына утырырга ярый”,-ди. Бүлмәдә ут кабызган идем, лампочкалар җыйнаулашып:”Сүндер! Бүлмәдә әле якты”,-ди. Кәнәфигә утырып, аяклы лампаны кушкан идем, электр җиһазы гүзәлләрдән гүзәл галограмма кызга әверелде.
“Әфәндем, мин сезнең карамакта”,-ди. Хатыннан ишетерсең мондый назлы сүзләрне, көтеп тор. Эш кенә куша белә. Шушындый әзергә-бәзер цифрлы дөнья мөмкинлекләрендә хатынның нәрсәгә кирәге бар, дигән уй башыма килде. Тәүбә-тәүбә, авызымнан җил алсын! Ах, каһәр суккан студентлар. Бөтен тормыш рәвешен үзгәртеп-болгатып киткәннәр, хатынсыз да калдыра яздылар. Без әле мондый цифрлы цивилизациягә әзер түгел. Әнә, Европа илләрендәге сәясәтчеләрнең башлары ычкына башлады, нәрсә сөйләгәннәрен үзләре дә сизмиләр. Шул цифрлы технологияләр зәхмәте тигән аларга. Мулладан яки поптан өшкертергә кирәк аларны. Өшкергәнне көтәләр инде алар тучны.
Фатирдагы җиһазларга урнаштырылган барлык микрочипларны җыеп, чүплеккә чыгарып ташладым. Хатын эштән кайтты, кулларын юып алды да, бисмилласын әйтеп, аш-су әзерләргә кереште. Мин ярдәм йөзеннән, савыт-саба юам. Шөкер, чит-ят авазлар ишетелми. Үзебезчә гади итеп “таш гасырда” яшәүгә ни җитә!?
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар