16+

Томатка салынган кильки балыклары алып ашарга хыялланган иде

Бала чакта Сабан туена чаклы аз-азлап җыеп килгән тиеннәргә көнбагыш, урман чикләвеге, печенье кебек әйберләр; квас, лимонад, тозлы кәбестә суы ише эчемлекләр алып эчү – ул вакытларның иң рәхәт мизгелләре. Бер сум унбиш тиен чамасы акчаң булса, бәхет өчен шул җитә иде.

Томатка салынган кильки балыклары алып ашарга хыялланган иде

Бала чакта Сабан туена чаклы аз-азлап җыеп килгән тиеннәргә көнбагыш, урман чикләвеге, печенье кебек әйберләр; квас, лимонад, тозлы кәбестә суы ише эчемлекләр алып эчү – ул вакытларның иң рәхәт мизгелләре. Бер сум унбиш тиен чамасы акчаң булса, бәхет өчен шул җитә иде.

Хәзерге кеше укыса: “Нәрсә инде ул 1 сум 15 тиенлек бәхет?” – дип сорарга мөмкин. Бу бәхет тагы бер елдан, кабаттан да әйләнеп кайтасы сабан туена чаклы җитә торган, балачакның самими, гөнаһсыз-беркатлы, кечкенә балаларның көтеп алган вакыты иде.

Бер елны безнең очтагы миннән ике яшькә олырак, әмма бергә Мишә елгасына балык тотарга йөргән, урманда шомырт җыеп... кыскасы, балалык елларымдагы якын дустым Фәрит өч сум акчага ия булды. Анасының андый акчасы булуы икеле, алар ярлы иде. Аларның күршеләре тагы да ярлырак иделәр. Бу очракта: “Авылда бай яшәүче кешеләр юк иде”, - дию дөрес булыр. Минем уйлавым буенча, ул акчаны аңа атасы хәзер яшәүче гаиләсеннән яшертен генә биргәндер кебек. Фәрит, шушы өч сумлык кәгазь акчасын  кесәсеннән алып, карап-барлап торды. Шул еллардагы авыл малайларының иң бае ул иде. Шушы өчлекне минем күз алдында уйнатып, кесәсенә салу, аңа искиткеч бәхетле, әйтеп бетергесез ләззәтле минутлар өсти, ул ирексездән елмая һәм акча салынган кесәне ипләп кенә сыпыра. Әйтерсең, анда өчлек түгел, кош баласы салынган. Гүя, катырак сыпырса, кош баласының имгәнүе бар.

Без аның белән умартачылык янәшәсенә каен җиләгенә мендек. Урман кырыйлап Юлдаш исемле авылдашыбыз җирләнгән каберне дә узып киттек. Чынлап та, бу кабер 1769 еллар тирәсендә туган һәм 1819 елларда гаиләсе белән берлектә патша хөкүмәтенә тел-теш тидергәне һәм җирле идарәчеләргә буйсынмау күрсәткәне өчен сөргенгә җибәрелгән Әхмәр улы Юлдашныкы. Император Елизавета Петровна 1753 елда үлем җәзасын бетерү турындагы докладны раслый. Бу авылдашыбыз шушы доклад нигезендә үлем җәзасыннан котылып калган. Ул, рөхсәтсез качып кайтып, күпмедер вакыт качкын булып урманда яшәгән. Соңгы минутлары җиткәнен аңлап, урман читенә чыккан һәм, авыл ягына карап вафат булган.

Арташ почмагына җитәрәк, кире борылдык. Менә шул вакытта хәсрәт Фәритнең тез астына китереп сукты! Кесәләрен әйләндереп, кагып карый – акча юк! Чынлап та, кесәсендәге өчлек, гүя кошка әверелеп, очып киткән иде. Үрмәләп, тез башларыннан кан чыкканчы йөрдек. Акча табылмады. Икенче көнне дә мендек, өченче көнне дә... Минем күзләремә күтәрелеп карый, гүя күз карашы: “Менә мин тапкан идем, мә”, – дип әйтүемә өметләнә. Күзендә әрнү, хәсрәт иде. Мин тапмаган идем. Урман тутырык алдагы елдан калган соры яфраклар, быел үсеп чыккан яшел үлән. Миңа ул бик жәл. Булса, үз акчамны бирердәй дәрәҗәдә идем. Акчасын гел алып карап, соңгы каравында тыгып бетермичә, җиләккә иелгәндә, төшеп калган иде, дип уйлыйм. Акча, әллә ничә тапкыр бөкләнеп, бик кечкенә булып калганлыктан, төшеп калгандыр шикелле. 

Фәрит инде җир куенында, шулай булса да, мин аны әле бүген дә жәллим. Ә ул, вак-төякләрдән тыш, калай банка эчендәге томатка салынган кильки балыклары алып ашарга хыялланган иде. Ә минем бары тик бер сум чамасы гына акчам бар иде. Өч сум – мондый байлык, төшемә дә кергәне юк. Минем өч сум акчам булмады. Булмагач, аңлыйсыздыр, ул төшеп югалмады да. Акчаң югалмагач, бу бәхет ич, һәм мин балалыгым белән өч сум акчамның булмаганлыгы өчен бик озак вакытлар сөенеп йөрдем.

...Бик күп еллар узды. Ошбу хәлләр исемә төшкән чакта, миңа хәзер дә уңайсыз булып китә. Фәрит акчаны мин табып алган да, үзенә калдырган, дип уйлыйдыр сыман.

Габдулла Исмәгыйлев
Казан

ФОТО: Pixabay.com.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading