16+

Казанны аждаһалар саклый

Татар халкы әкиятләрендә һәм риваятьләрендә канатлы елан-аждаһа еш очрый торган образ.

Казанны аждаһалар саклый

Татар халкы әкиятләрендә һәм риваятьләрендә канатлы елан-аждаһа еш очрый торган образ.

Казан гербына аждаха сурәтләнгән, әлеге сәер “кош-җәнвар” бездәге архитектурада һәм сувенир продукциясендә чагылыш таба.

Аждаһа тамга-сурәте Казан ханлыгы чорында ук күренә башлый. Ул канатлы, озын койрыклы, тавык аяклы, ачык авызыннан ике япьле теле күренеп тора (авызыннан ут бөркидер, бәлки), башында таҗ. 1781 елда императрица Екатерина II Казан гербын раслый. Әлеге гербта түгәрәк ак яссылыкка кызыл канатлы кара елан сурәте төшерелгән, елан башында таҗ.

Казанның еланнар белән бәйләнеше риваятьләрдә язылган. Мәгълүм ки, башта Казан шәһәре (хәзер ул Иске Казан) Казансу елгасының өске тарафында, тау башында урнашкан була. Ир-ат: ”Дөнья дилбегәсе безнең кулда”, – дип мактанса да, юлны күрсәтүче, барыбер дә, хатын-кыз инде ул. Казанның бүгенге урыны сайлануына хатын-кызлар сәбәпче. Тау башына урнашкан Иске Казан шәһәрчеге кызлары:”Тау астыннан су ташып арыдык”, – дип патшага зарланганнар.

Шәһәрне Казансу елгасының түбәнге өлешенә күчереп салуны үтенгәннәр. Барып карасалар, хәзерге Казан Кремле тирәләрен меңләгән елан баскан була. Халык җыелышып, еланнар яшәгән камышлыкны ут төртеп яндыра. Кара төтен, канатлы елан кыяфәтендә, канатларын кагына-кагына Казансуның икенче ягына – хәзерге Киров районындагы тауга очып китә. Әлеге тау Елан тавы (Зилантова гора) дип йөртелә. 

Ялкын телләреннән кубарылып очып киткән канатлы елан – еланнар патшасы Аждаһа булган, имеш. Ул соңыннан шәһәрдә янгыннар чыгарып, казанлылардан шактый еллар үч алган. Бер батыр егет көрәшкә чыгып, Аждаһаны җиңгән һәм шәһәрдән куалап җибәргән.

Тагын бер риваятьтә әйтелгәнчә, куалап җибәрелгән Аждаһа үпкә саклавын туктаткан, үзенең акылын һәм осталыгын казанлыларга уртаклашкан, Казанны яклаучыга әверелгән. 

“Казан Кремле” метро станциясенә керү юлына Аждаһа сыны урнаштырылган. Аның авторы – рәссам Марат Гобәйдуллин. 

Түбән Кабан күле янындагы Меңьеллык паркында капкалар аждаһаларның кечкенә сыннары белән бизәлгән. Парк уртасындагы казан рәвешендәге фонтанда ун аждаханың авызыннан су ага. Гадәттә, аждаһалар авызыннан ут бөркелә. Биредә киресенчә, аждаһалар Казанга хәер-фатихада булып, тормыш чыганагы – су агыза. Меңьеллык паркындагы фонтандагы аждаһаларның колагыннан сыпырып, теләк теләсәң, кабул була икән. Монысы, әлбәттә, ырым-шырым гына инде. Ходайдан һәм үзеңнән тора теләкләрнең кабул булуы.

“Казан” гаилә үзәге (шәһәрнең ЗАГС бинасы) янында ике канатлы барс һәм ике аждаһа урнаштырылган. Әлеге сыннарның авторы – бурят рәссамы Даши Намдаков.

Мәскәү шәһәрендәге Казан тимер юл вокзалының төп бинасының үзәк өлеше Сөембикә манарасын хәтерләтә, бина очлымына аждаһа сыны куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading