Узып баручы елның иң истәлекле вакыйгаларын барлыйбыз.
Узып баручы ел Россия һәм Татарстан тарихында ул нинди эз калдырды? Без шуларны барладык.
Сәясәт Сәясәт өлкәсендә иң зур вакыйга – март аенда илебез халкы Россия Президентын сайлады. Сайлаулар өч көн – 15-17 март көннәрендә узды. 87,28 процент тавыш җыйган Владимир Путин ил башлыгы итеп сайланды. Татарстанда Владимир Путин өчен 88,74 процент тавыш бирелде. Татарстан өчен иң көтелгән вакыйга ул, әлбәттә, 22-24 октябрьдә узган БРИКС илләре саммиты. Казанда саммит чараларында 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, шулай ук 6 халыкара оешма җитәкчеләре катнашты. БРИКС саммитының югары дәрәҗәдә оештырылуы күп урында билгеләп үтелде, һәм шуның белән Татарстан тагын бер кат дөньякүләм чараларны уңышлы үткәрә алуын раслады. Узган елда шулай ук Казанда беренче тапкыр зур мультиспорт чарасы – «Киләчәк уеннары» узу да аерым билгеләп үтәргә лаеклы.
Акча Гыйнвардан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артты, хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә. Яңа елдан йөкле хатыннар өчен һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиенең максималь күләме артты. Ул хәзер 565 562 сум, ә элеккеге максимум 383 000 иде.
Баланы карау буенча пособие декреттан вакытыннан алда чыкканда да бирелә башлады. 1 февральдән ана капиталы 7,5процентка индексацияләнде. Беренче балага – 630 380,78 сум, икенче балага – 833 024,74 сум бирелә.
1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка артты.
Медицина Узган ел башында Татарстан табиблары беренче тапкыр сөяк миен аутотрансплантацияләде. Ягъни миелома белән авыручы ике пациентка кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырттылар.
Шулай ук Республика клиник хастаханәсе табиблары панкреонекроз вакытында уникаль операцияләр ясарга өйрәнде. Яңа методика мондый пациентлар арасында үлемне ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирә.
Ел дәвамында, болардан тыш, башка уникаль операцияләр дә ясалды. Болар барысы да кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә. 7 шәһәр хастаханәсе каршында перинаталь үзәк ачылды. Һәм шул үзәктә быел республикада бердәнбер өч игезәк туды. Быел Россия медицинасы тарихына кереп калырлык иң зур вакыйга дип рактан эшләнгән препарат клиник тикшеренүләрнең беренче фазасын уңышлы үтүен әйтергә була. Икенче бер зур яңалык – Россиядә Бехтерев авыруын дәвалау өчен дөньяда беренче препарат теркәлде.
Төзелеш өлкәсе Ел тәмамланып барганда, Татарстанда тагын бер юл – Кама елгасы аша Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен читләтеп уза торган юл ачылды. Шулай ук күптән түгел генә башкалабызда, төзекләндерелгәннән соң, Горький шоссесы ачылды. Ул шәһәрнең транспорт системасы өчен зур вакыйга санала. Магистраль алты буйга кадәр киңәйтелгән. Татарстанда беренче булган өч катлы чишелеш, эстакада, тоннель, борылыш элмәкләре, шулай ук җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре төзелгән.
Быелның ноябрендә Казанда Вознесение тракты дублеры буенча юл хәрәкәте ачылды. Сүз уңаеннан: Казанда трамвайлар һәм троллейбуслар яңа түләү системасына күчерелеп, кондукторсыз йөри башладылар.
Казансу яр буенда республикада иң зур «Елмай» балалар паркы ачылды. Ул уен һәм ял итү зоналары, күп функцияле павильон һәм фонтан, 8 мең кеше сыйдырышлы вакыйга мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы чак кына быел ачылмыйча калды. Киләсе елга, шәт иншалла, һичшиксез ачылачак.
Дин өлкәсе Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Коръәннең яңартылган “Казан басмасы”н бастырды һәм Россиянең төрле төбәкләренә, Үзбәкстанда, Казахстанда, Беларусиядә таратты.
29 мартта Казанда 12 000 кеше катнашында 12 нче республикакүләм ифтар узды. Кулъязма Коръәнне язу тәмамланды. 2024 елда Татарстанда 19 мәчет үз ишекләрен ачты.
Югалтулар Яңе ал бәйрәмәреннән соң ук, 2 гыйнварда, Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов вафат булды. 14 февральдә Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров китеп барды. 21 февральдә – балалар язучысы Ринат Мәннан.
13 майда – Тукай премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева. 4 июньдә – Татарстанның элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов. 20 июньдә – режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов. 23 августта – Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе, журналист, язучы Әнәс Хәсәнов.
18 сентябрьдә – Австралиядә яшәүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова. 6 октябрьдә – татар халкы мәшһүр табибны – кардиохирург Ренат Акчуринны югалтты. 12 октябрьдә мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов җирләнде. 16 октябрьдә тамашачыларның зур мәхәббәтен казанган яраткан актерыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов та китте арабыздан.
21 октябрьдә – язучы, журналист Дания Гайнетдинова вафат. 23 ноябрьдә – композитор, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәүбән Чуганаев вафат булды.
Күңелсез вакыйга 21 декабрьдә Казан Украина хәрби көчләренең сигез пилотсыз очу аппараты һөҗүменә дучар булды: берсе сәнәгать предприятиесенә, берсе елга өстенә, алтысы торак массивына. Шөкер, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Комментарийлар