"112" ашыгыч оператив хезмәт чакыртуны тәэмин итүче бердәм системага мондый эчтәлектәге шалтыратулар еш була.
Ә бу вакытта берәрсе бәхетсезлек очрагына юлыгып, аңа тиз арада ярдәм кирәктер. Оператор линиясенең буш булмавы аркасында аңа ярдәм тоткарланырга, һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа да "112" номерына "112" номерына кичекмәс ярдәмгә мохтаҗ булган очракта, сезнең яки якыннарыгызның тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына шалтыратырга мөмкин. "Ашыгыч чакыру хезмәте - 112" учреждениесе директоры Ольга Лозовая журналистлар белән булган матбугат очрашуында шулай дип кисәтте.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, тәүлек буена эшли торган «112» номеры ярдәмгә килә. Сигналны республиканың ашыгыч оператив хезмәте кабул итеп аны коткару, янгын, медицина, полиция хезмәткәрләренә җиткерә. Шалтыратулар рс, татар, инглиз телендә кабул ителә.
- Бездә 79 кеше эшли. Шуларның 69ы - операторлар. Һәр сменага татар телен белә торган кешеләрне билгелибез, - ди Ольга Лозовая.
Аның сүзләернчә, оператор фәкать хатын-кызлар гына.
- Бу эшкә ирләрне җәлеп итеп булмый, мөгаен, бу аларның стресска каршы тору сәләте көчлерәк булу белән бәйледер, - ди ул.
2009 елдан алып бүгенге көнгәк адәр "112" хезмәте 7,1 миллион шалтырату кабул иткән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә 2 миллион да 200 мең хәбәр җиткерелгән. Уртача алганда тәүлегенә 5000 мөрәҗәгать кабул ителә. Элек абонентларга операторлар белән элемтәгә керү өчен 20 секундлап вакыт кирәк булса, хәзер ул 6-7 секундка калган.
Ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртуның 25 проценты сәламәтлек саклау тармагына, 25 проценты полиция хезмәтенә, 21 проөенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясенә, 1 проценты - газ, 1 проценты торак-коммуналь хезмәтләргә карый. Ел башыннан бирле "112" системасы дини-милли нигездә чыккан конфликтлар, экстремизм мәсьәләләре буенча 124 шалтырату кабул итеп алынган.
- Әлеге мөрәҗәгатьләр бөтен кирәкле органнарга,шул исәптән Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына да җибәрелә. 2014 елда 106, 2015 елда 162 шундый эчтәлектәге шалтырату кабул ителде, - ди "Ашыгыч чакыру хезмәте - 112" учреждениесе директоры.
2017 елда Татарстанда һәм Россиянең тагын ике төбәгендә абонентның кайсы урында урнашкан булуын билгели һәм шул мәгълүматны "112" системасына юллый торган функция гамәлгә керә башлаячак.
Шалтыратучыларга киңәшләр:
Операторның җавап бирүен көтегез. Берничә сигналдан соң да оператор җавап бирмәсә, звонокны өзеп, яңадан шалтыратмагыз. Сезнең икенче тапкыр шалтыратуыгыз яңа звонок дип кабул ителәчәк һәм чиратның ахырына күчереләчәк, шуңа да сабыр булыгыз.
Оператор җавап биргәч, үзегез белән таныштырыгыз, кем белән нәрсә булганын кыска һәм аңлаешлы итеп әйтегез.
Нинди бәлагә тарыгыз һәм, белсәгез, үзегезнең кайда булуыгызны, төгәл адресын әйтегез.
Ашыгыч хезмәт диспетчеры киңәшләрен үтәгез.
Операторы сөйләшү тәмам дип әйтмичә, трубканы куймагыз.
Бәла-каза булган урында хәл үзгәрсә (зыян күрүченең хәле яхшырса, начарланса) "112" номеры буенча яңадан шалтыратып, бу хакта хәбәр итегез.
"112" хезмәтенә бер үк очрак турында берничә хәбәр килергә мөмкин. Оператор бу хакта әйтсә, ачуланмыйча гына сүзне тәмамлагыз.
Ата-аналар игътибарына:
Балаларыгызга үз исемен, әти-әнисенең исемен, өй адресын, өй телефонының номерын өйрәтеп куегыз. Сезнең эш урынын белеп тору да зыян итми. "112" номерына кайсы очракта шалтыратырга кирәклеген, әлеге номерга шалтыратудан курыкмавын һәм бу номерга шаярып кына шалтыратырга ярамавын аңлатыгыз.
Комментарийлар