Сингапурда сагызны табиб рецепты буенча гына бирәләр. Шуның белән урам чистарту арзанга төшә.
Ни өчен дигәндә, Римда көн саен урамнардан уртача 15 000 сагыз кисәген җыеп алалар, һәм аларның һәрберсен чистарту шәһәргә 1 еврога төшә. Сингапур исә проблеманы радикаль хәл иткән: 1992 елдан анда сагыз чәйнәгән өчен зур штраф салына.
Сагыз озак вакыт фәкать өлкәннәр өчен генә чыгарылган. Клиент аудиториясен киңәйтү өчен җитештерүчеләр аның тышлыгына баскетбол йолдызлары сурәте төшерә башлаган.
Иң зур сагыз куыгының диаметры 50,8 сантиметр тәшкил итә. Сагыздан куыклар күпертү буенча рекордчы – Алабамадан Чад Фелл, 2004 елда күперткән сагызының диаметры 50,8 сантиметр булган. Шуннан бирле беркем дә, шул исәптән Фелл үзе дә, бу рекордны арттырмаган. Аның сүзләренә караганда, моның сере берьюлы өч сагыз чәйнәүдә.
Сагыз игътибарны тупларга ярдәм итә. Британия университеты галимнәре сагызның йокыны “куарга” һәм игътибарны тупларга ярдәм итүен ачыклаган. Дөрес, бу казналык мускулларының киеренкелеге аркасында шулай, шуңа да сагыз урынына башка ризыклар кулланырга була. Әмма сагызда калорияләр юк.
Төркиядә сагыз чәйнәмәү хәерле, чөнки төрекләрдә кояш баеганнан соң сагыз чәйнәргә ярамый дигән хорафат бар.
Сагызның идеаль формуласы ХХ гасыр башында ук гади бухгалтер тарафыннан уйлап табылган. Уолтер Димер сүзләренчә, ул 20 процент каучуктан, 60 процент шикәрдән, 19 процент кукуруз сиробыннан һәм 1 процент ароматизатордан торырга тиеш. Бу формула ярдәмендә сагыздан куык ясап була башлаган.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар