16+

Шәһәр укучылары 3 ай “табигать баласы” булып алды

Казанда җәйге сәламәтләндерү легерьларында 36,7 мең бала ял итте.

Шәһәр укучылары 3 ай “табигать баласы” булып алды

Казанда җәйге сәламәтләндерү легерьларында 36,7 мең бала ял итте.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 1137 баласына җәйге ял шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында бушлай оештырылган. Аларга көзге каникул вакытында да бушлай юлламалар тапшырылачак.
– Быел “Ял” үзәге белән Казан шәһәренең мәшгульлек үзәге үсмерләрне вожатый ярдәмчесе итеп эшкә урнаштыру проектын гамәлгә ашырды. 15-17 яшьләрдәге 24 үсмер “Восток”, “Заречье” һәм “Молодежный” лагерьларында вожатый ярдәмчеләре булып эшләде. Гомумән, 120 егет белән кыз вожатый курслары узды. Казан вожатыйлары республика конкурсында җиңде, алар Владивостокта вожатыйларның халыкара фестивалендә катнашачак, – дип сөйләде шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Алия Заһидуллина “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
 Социаль яктан мохтаҗ һәм авыру балалы гаиләләр дә игътибардан читтә калдырылмаган. “Заречье”, “Восток” һәм “Дети галактики” лагерьларында махсус хәйрия сменалары оештырылган.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә 2024 ел – Гаилә елы. 
– Гаилә елы шигарендә лагерьларда җәй дәвамында тематик чаралар үткәрелде. Ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Табигатьне саклау, экология мәсьәләләре дә үзәктә торды. Балалар бергәләшеп агачлар утыртты, икенчел чималдан әйберләр ясады. Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы дәресләр һәм ярышлар үткәрелде, – диде Алия Заһидуллина.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып, яшьләр сәясәтенә җитди караш күрсәтелүен искәртте.
– Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын саклап кала алдык. Республика ярдәмендә балаларның җәйге лагерьларын төзекләндерү дәвам итә. “Нармонка” лагерын төзекләндерәбез. Анда инде корылмалар искереп беткән, шунлыктан яңадан төзибез, дисәң дә ярый. “Нармонка” лагеры Казанга якын. Вожатый кадрлар әзерләү дә әһәмиятле мәсьәлә, – диде мэр Илсур Метшин. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading