16+

Сөяркәләргә “бәби планы” әзерләнә (уены -чыны бергә)

Бер таныш депутат парламентка тәкъдим ителгән яңа закон проектлары турында сөйләп утырды әле.

Сөяркәләргә “бәби планы” әзерләнә (уены -чыны бергә)

Бер таныш депутат парламентка тәкъдим ителгән яңа закон проектлары турында сөйләп утырды әле.

Шундый проектларның берсе сөяркәләргә кагыла. Аналар төркеме: ”Без монда бала үстерәбез, бакчага һәм мәктәпкә ашыгабыз, авырып китсәләр бүльнискә йөгерәбез. Сөяркәләр бизәнеп-ясанып кына йөри. Мальдивы, Канары утрауларында арт шәрифләрен кыздырып, диңгез буенда ята. Бүләк ителгән кыйммәтле машиналарда җилдерә. Сөяркәләр дә бәби табып үстерсен яки дәүләткә салым түләсен”, - дип, язып-язып язганнар, ди. 

Депутатлар аналар фикерен хуплап, сөяркәләргә “бәби планы” кертергә, төнге күбәләкләрне “үзмәшгульләр” итеп теркәргә исәплиләр икән. Бу турыдагы закон проекты 1 апрельдә узачак чираттан тыш сессиянең көн тәртибенә куелачак. Мәсьәләнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, закон проектын 3 укылышта тикшереп тормаячаклар, ә беренче укылышта ук кабул итәчәкләр, ди.

Сер итеп кенә ишеткәнемчә, сөяркәләргә ел ахырында декларация тапшырырга, ягъни, керемнәреннән дәүләткә салым түләргә туры киләчәк. Моннан качып калып булмаячак. Авылларда кемнең ни эшләгәне шунда ук сизелә. Шәһәрләрдә подъезд әбиләре, ә авылларда күрше-тирә “җәмәгать күзәтүчесе” вазифасын башкарачак. Әбиләр алар дөм караңгы төндә дә йортка кем кергәнен һәм чыкканын белеп-күреп тора, капка төбенә туктаган машинаның номерына кадәр хәтердә калдыра. Әбиләргә һәр эләктергән абзый өчен сөяркә акчасыннан 500 сум түләнәчәк.

Әгәр сөяркә бәбигә узып, бәби табып үстерә башласа, аның салым түләүләре киметелә. Әгәр сөяркә авылга күченеп кайтып, андагы ир-атларның күңелен күрсә, җирле салымнардан да азат ителә. Моңа өстәп әле “иминият пособиесе” дә бирелә. Чөнки, авыл хатыннары: ”Ирләребезне азындырып-котыртып йөрисең”, - дип, сөяркәне җыйнаулашып кыйнап ташларга мөмкин.

Сөяркәләргә “бәби планы” турындагы канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә кертеләчәк. Иркенләп гыйшык-мыйшык утында янар өчен әле бер ел вакыт бар. Сөяркәләр арасыннан кем дә кем бу көнне көтмичә үк үзмәшгуль булып теркәлсә, бәби тапса, аңа тагын да зуррак ташламалар бирелә. Ташлама хокукы алу өчен социаль органнарга “Шәһри Казан” газетасындагы шушы мәкаләне күрсәтергә кирәк булачак.

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading