16+

Төнлә кемгә эшләргә ярамый?

Төнге 10 нан иртәнге 6 га кадәр хезмәт кую - төнге эшчәнлек (смена) дип атала.

Төнлә кемгә эшләргә ярамый?

Төнге 10 нан иртәнге 6 га кадәр хезмәт кую - төнге эшчәнлек (смена) дип атала.

Системалы рәвештә шул вакыт аралыгында йокламыйча эшләү сәламәтлек өчен зыянлы. Йокы режимы, ашкайнату һәм эчәклек системасында ферментация процессы бозыла, кеше даими рәвештә стресс халәтендә була. 

Закон нигезендә төнлә кайбер затларга эшләргә ярамый. Эшкә чыккан очракта, аларның рөхсәте таләп ителә. Бу хакта Хезмәт Кодексының 96 нчы маддәсендә язылган. 

Шул рәвешле, төнлә: 
-йөкле хатын-кызларга;
- 18 яше тулмаганнарга (мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрдән кала) эшләргә рөхсәт ителми. 

Әгәр хатын-кыз хезмәткәрнең баласына 3 яшь тулмаган булса;
хезмәткәр инвалид яисә инвалид бала тәрбияләсә;
хезмәткәр авыру гаилә әгъзасын тәрбияләсә;
ялгызы гына бала үстерсә һәм ул балага 14 яшь тулмаса;
хезмәткәр күп балалы булып, балаларына 18 яшь тулмаган булса, төнлә эшкә чакырганда анардан рөхсәт соралырга тиеш. 

Бу мәсьәләдә табиб киңәше дә истә тотыла. Инфаркт кичергәннәргә, йөрәк авыруы булганнарга, шикәр диабеты белән интегүчеләргә, ашказаны җәрәхәте булганнарга төнлә эшләргә киңәш ителми. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading