Моннан берничә көн элек кенә Татарстан китап нәшриятында «Зөләйха күзләрен ача» китабы дөнья күрде.
«Ногай» кунакханәсенең Тукай клубында аны тәкъдир иткәндә, китапның авторы Гүзәл Яхина белән аны тәрҗемә итүче Флёра Тарханова катнашты.
- Китабым татар телендә чыгуына мин бик шат. Киләчәктә ул немец, француз, кытай һәм скандинавия телләренә (барысы 20 телгә) тәрҗемә ителергә тиеш, - дип башлады сүзен Гүзәл ханым. - Шулай тиз арада китабымны чыгарган өчен, мин китап нәшриятына рәхмәтле. Тәрҗемәче Флёра Тарханова белән эшләү миңа рәхәт булды. Ул текстка бик сак карады. Рәссам Ренат Хәсәншин ясаган тышлыкны күреп куандым. Китап минем әбием Рәйсә Шакирова истәленә багышланды. Әсәр Казанда бик зур дискуссия тудырды. Мин аңа сөенәм генә. Үз алдыма милли роман язам, дигән максат куймадым.
- Кулъязманы өйгә китереп биргәнче, аның нәрсә турында икәнен белми идем. Тәрҗемә иткәндә генә аның эчтәлеге белән таныштым, - дип сөйли Флёра Тарханова. - Шулай тиз арада китап тәрҗемә иткәннәрен күргәнем юк иде минем. 512 битле китапны ике ай эчендә тәрҗемә иттем. Тәрҗемә иткәндә, кайбер нәрсәләрне үзгәртергә туры килде. Мәсәлән, Йузуфны Йосыфка үзгәрттек. Башка телләргә тәрҗемә иткәндә дә ул шулай булсын иде. Гүзәлнең теле үзенчәлекле. Әсәр татар милләте турында түгел. Матбугатта басылган тәнкыйть материалларының күбесе дөрес түгел.
«Китапны тиз арада чыгарырга нәрсә этәрде?» - дигән сорауга нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин җавап бирде:
- Русча укырга яратмаган кеше аның татарчасы чыкканны көтеп торды. Бу дәүләт акчасына басылмады. Нәшриятта коммерция бүлеге эшли. Без аны 1 мең тираж белән чыгардык, ә Мәскәүдә ул 60 мең тираж белән чыкты. Гүзәл белән Мәскәүдә яшәүче татар кызы буларак кызыксынып киттек.
Озак еллар «Чаян» журналы баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит Зәкиевкә андый әсәр барлыгын Израильдән хәбәр иткәннәр. Әлеге әсәрне язган өчен, ул Гүзәл Яхинага рәхмәтле.
Кичәдә Яхинаны гаепләргә маташучылар да табылды.
Милли китапханә хезмәткәре Халидә Борһанова китапка ябырылучыларга үз фикерен җиткерде:
- Соңгы вакытта китапханәләрдә укучылар кимегән иде. Башта Зифа Кадыйрованы да кабул итмәделәр. Халык укый бит. Сезнең язганнарны укымаганга, без гаепле түгел. Әгәр Туфан Миңнуллин исән булса: «Нигә сез бу балага бәйләнәсез. Татар кызы шундый әсәр язганга сөенергә кирәк. Сез рәхәтләнеп таптадыгыз», - дияр иде. Ябырылудан туктыйк инде. Без аны хупларга тиеш.
Озак еллар журналист булып эшләгән Алсу Бикбаева да кешегә хөрмәт белән карарга чакырды. «Безгә начарлык эзләргә, хөсетле булырга кирәкми», - диде ул.
Гүзәл, әсәрне кино итеп төшерү өчен, килешү төзегән. «Ул сигез серияле булырга тиеш. Әлегә режиссеры, актеры, сценаристы билгеле түгел. Минем Зөләйха ролендә Чулпан Хаматованы күрәсем килә. Фильмда Казанның күрсәтелүен дә телим», - ди автор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар