Шушы көннәрдә «Нефтьче» спорт комплексында Баулының яшь көрәшчеләре өчен укыту-тренировка җыеннары башланды. Җыеннарда уннан артык егет шөгыльләнә, алар милли көрәш буенча төрле ярышларда район данын яклаучылар.
Спортчылар ундүрт көн дәвамында тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә милли көрәш серләрен өйрәнәләр, ярышларга әзерләнәләр. Бу көрәшчеләр район данын күп тапкырлар көрәш келәмендә яклап, чемпион, җиңүче булганнар. Шуңа күрә укыту-тренировка җыеннарында очраклы егетләр юк. Җыеннарның төп максаты спортчыларның физик әзерлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Балалар өчен тренировкаларны көрәш буенча тренер Илдар Фатыйхов алып бара. Җыеннар профессиональ дәрәҗәдә уза һәм режим буенча ике атна дәвам итә. Бу вакыт билгеле бер тәҗрибә туплау, физик форманы яхшырту, көрәш техникасын һәм тактикасын камилләштерү өчен оештырыла.
– Баулы районында көрәш белән 27 ир бала шөгыльләнә. Нигездә Кызылъяр авылында һәм Баулыда шөгыльләнәләр, – дип сөйли тренер Илдар Фатыйхов. – Бу җыеннарны яңа сезон башланыр алдыннан инде өченче тапкыр уздырабыз. Беренче елны без Кандрада башлаган идек, ә соңгы елдагы ике җыенны икенче санлы спорт мәктәбе базасында оештырабыз. Бу – әзерлек этабы кебек, өйрәнүләргә төп нигез, база салына. Көрәштә иң мөһиме – көч әзерлеге. Көн эчендә ике тапкыр тренировка каралган. Иртәне зарядкадан башлыйбыз, иртәнге аш, аннары бераз ял итәбез һәм көч әзерлегенә юнәлдерелгән икенче күнегүләр башлана. Төшке аштан соң ике сәгать ял итәбез һәм келәм тренировкасы. Тренировкаларны су процедуралары – бассейн, сауна белән тәмамлыйбыз. Мондый режимда ике атна шөгыльләнәбез.
Яшь көрәшчеләрнең казаныш-җиңүләре – тренерның горурлыгы. Узган уку елы да җиңүләргә бай булган.
– Казанышлар турында әйткәндә, Айзат Газымов Татарстан беренчелегендә икенче урынны алды, Заврикиди Артем – өченче, Нуруллин Ильяс һәм Низамов Илдар - икенче, һәм Ганиев Камил Татарстан беренчелегендә беренче урынны алды һәм Россия Беренчелегендә өченче булып калды, – дигән мәгълүмат бирде безгә тренер. – Шулай ук Фәрдиев истәлегенә Зәй шәһәрендә оештырылган Бөтенроссия ярышларында Илдар Низамов беренче, Газымов Азамат, Нәҗмиев Данис өченче урынны алдылар. Бу җиңүләрдән тыш, республика турнирларында да катнашалар, призлы урыннар алалар, чемпионнар бар, уңышларыбыз җитәрлек. Әмма ирешелгәннәрдә генә тукталып калмасак иде, алга таба да тырышып эшләргә кирәк.
Яшь спортчылар арасында Айзат Газымов та бар. Ул Баулы районыннан чыккан Газымовлар – көрәшчеләр нәселен дәвам итүче. Айзат та беренче сыйныфтан ук көрәш белән шөгыльләнә башлаган.
– Мин тугыз ел көрәш белән шөгыльләнәм. Мине көрәшкә Гайсә бабам белән әтием алып килделәр. Минем кумирларым көрәшчеләр Хәкимов Артур һәм Радик Сәлахов, – ди Айзат Газымов. – Миңа аларның көрәше, алымнары ошый. Россия күләмендә беренче урынны яулау планда, КМС алу. Минем карт бабам да, бабам да, әти дә көрәш белән шөгыльләнгәннәр. Мин бу эшне горурлык белән дәвам итәм, чемпион булырмын дип өметләнәм.
Ун елга якын көрәш белән шөгыльләнүче Илдар Низамовның да уңышлары тренерны сөендерә. Яшь спортчы ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый.
– Көрәшкә дүртенче класстан йөри башладым. Мине анда физкультура укытучыбыз алып килде. Ул биредә тренировкалар булачак, һәм барлык теләүчеләрне дә көтәбез, диде. Мин беренче тренировкага килдем, башта нәрсәне һәм ничек эшләргә икәнен аңламадым да, – дип елмая Илдар Низамов. – Аннары ошый башлады, спорт белән кызыксыну барлыкка килде. Быелгы планнарым - Татарстанда беренче урынны алу, аннары Россиягә чыгу, анда җиңсәм, КМС алачакмын. Мондый җыеннар кирәк. Алардан башка сезонга “кереп китү” кыен булачак. Әгәр күнегүләрне җыеннарсыз башласаң, форманы кайтару өчен ким дигәндә ике ай кирәк. Ә җыеннарда ун көн эчендә форманы кайтарырга һәм тиз арада күнегүләрне башларга мөмкин.
Шулай итеп, җыеннар төрле күнегүләрне үз эченә ала, спортчыларга үзләренең көчле һәм эшләп бетермәгән якларын ачыкларга, шулай ук булачак көрәш ярышлары өчен тактик элементларны булдырырга мөмкинлек бирә.
Индира Сәйфуллина
Автор фотолары

.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар