Игелек картасы. Чыннан да бар бит шундый карта. Һәм, әйтергә кирәк, "Таттелеком" элемтә компаниясен җитәкләүче Лотфула Нурислам улы Шәфигуллин һәм аның фикердәшләре - кем булуына карамастан (рус, татар, яһүд) үзе кебек риясыз меценатларның хәйрия акчасына башкарылган игелекле гамәлләр хисабына әлеге карта "үз биләмәләрен" елдан-ел "киңәйтә" бара.
Әлеге социаль проектларның кайсысын гына алма алар, һичшиксез, тарихка, үткәннәргә барып тоташа һәм аларның бәһәсе әйтеп бетергесез.
Бу иң тәүдә тарихыбызны барлау, олылау, милли-мәдәни мираска хөрмәт билгесе. Әлеге картаны алып Татарстанны аркылыга-буйга йөреп шуларның кайберләрен генә булса да тамгалап чыгу да аз бу очракта. Чөнки аларның һәркайсы инде үзе бер тарих, үзе бер кыйсса булырлык. Әйтик, әнә Биектау районында Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгын торгызуда катнашу (музейның административ бинасына ремонт ясау, тарихи корылмалар төзелү, территориясен төзекләндерелү һ.б.); Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарын тергезү, Симетбаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сугыш һәм тыл ветераннары истәлегенә мемориаль комплекс төзү; Балык Бистәсе районы Гремячка авылында легендар "Варяг" крейсеры матросы Сидор Александровка мемориаль комплекс төзү; Әтнә районы Күәм авылы "Кала тау" мемориаль комплексын һәм андагы Әйшә хан каберлеген төзекләндерү, Иске Мәңгәр авылында борынгы мөселман каберлеген төзекләндерү, Ябынчы авылында мәгърифәтче, фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә мемориаль комплексын төзү; татарның мәшһүр мәгърифәтчесе Габденасыйр Курсавиның тууына 240 ел тулу уңаеннан мемроиаль комплекс булдыру; Казанда "Таттелеком"ның төп бинасы янында элемтәче сугышчыга (пробразы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов) һәйкәл ачу; драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миннуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның туган ягы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында драматургның исемен мәңгеләштерү ниятеннән ул туып-үскән йортны тәртипкә китерү (2012 елгы янгыннан соң төп нигезе шактый зыян күргән була), музей-утарын булдыру һ.б. һ.б. Ирексездән, әлеге тарихи урыннарда булгач, кара инде, ничә еллар кагылгысыз яткан бу җирләргә нигә соң әле элегрәк һичберсенең ни күңеле, ни кулы җитмәгән дип - гаҗәпләнәсең хәтта.
Ташлыяр
Таттелекомлылар тотынгач, "Инде япа-ялан басу уртасында калган зиратыннан башка берние юк авылымның", - дип йөрүчеләрнең дә җаннары тынычлык тапты шикелле. Шулай да җан һаман үзенекен итеп сыкрый бирә: туган авыл, туган нигез дип җирси адәм баласы. Күңеленнән генә булса да шул беткән авылның урамнарын "урап кайта", өй борынча "кереп" күрше-тирәсенең хәлен белешә. Югалган авылларны барлау ниятеннән Азнакай районы Ташлыяр авылы (безгә Камал театрының мәшһүр артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакировны биргән авыл) урынында узган шундый чара бөтен тирә-як авылларны гына түгел, күрше-тирә районнарны да битараф калдырмады. 30 капкалык кына авыл булса да, авылсыз калу, тамырсыз калуны үз башларыннан кичергән иде шул аларның һәркайсысы.
- Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Авылымның юкка чыгуы күңелемне гомер буе тетрәндерде. Кайткан саен зиратны күреп өзгәләнә иде җаным. Чөнки ул ташландык хәлдә, камылдан ут кереп янган да иде. Кулына тотып эшләгән кеше ни кичергәндер, әмма минем өстән ниндидер авыр йөк төшкән кебек булды. «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Нурислам улына иксез-чиксез рәхмәтем. Әгәр «Шушы урында татар авылы булган» дигән элмә такталарны Россия күләмендә эшли алсак, татар баскан эз беркайда да, беркайчан да югалмас иде, - дигән иде олпат артистыбыз Әзһәр ага әлеге чарага кайткач.
- Адәм баласы туган җирсез - тамырсыз агач кебек ул. Авыл гел истән чыкмый. Бөтенесе дә күз алдында: әти-әнинең бергәләп сәкедә намаз укулары да, күрше-тирә авыллардан бәләкәй арбалар тартып килеп, куна-төнә тегермән тартырга йөрүчеләр дә. Без йоклап яткан авыл түгел идек. Дәресләр бетүгә, парталарны артка этәбез дә, авыл буенча җыелган бирнә чаршауларын пәрдә итеп элеп, театр куябыз. Үзем сагыз чәйним, үзем Бибине уйныйм. И-и бөтен халык тәгәрәп көлә торган иде...Тегермән буаларын ничек сагынмыйсың... - ди Нәҗибә апа да авыллы яшьлеген искә алып.
Ә бит мондый авылсыз-тамырсыз калганнар бер алар гына түгел...
Кырлай
Тукайның 130 еллыгын каршылау җәһәтеннән Кырлайда Тукайны уллыкка алган Сәгытдин Салиховның (Сәгъди абзый) каралты-кураларын төзекләндерү, кечкенә Тукайның аяк эзләре калган бәрәңге бакчасы булган урында тулы бер әдәби-скульптур парк (!) булдыру тәкъдиме белән дә нәкъ менә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Таттелеком" җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин чыкты.
Бәрәңге бакчасында әнә шундый могҗиза тудырып булыр дип кем уйлаган?! Тәкъдим итеп кенә дә калмый, кем әйтмешли, бүрәнәнең авыр башыннан тотып, җиң сызганып бер ел алдан эшкә дә тотына ул. Инде кайчандыр Сәгъди абзый белән кечкенә Апуш 1893 елда утырткан нарат та шаһит бу эшәргә. Үзе бер әдәби-фәлсәфи архитектура паркына әверелгән ындыр арты буйлап, моннан 100 ел элек Тукай баскан эзләргә басып, су буйларына кадәр төшә бүген туристлар. Нигездә "Таттелеком" төзүчеләре һәм элемтәчеләре башкарып чыккан бу эш чыннан да соклангыч. Беренче эш итеп, әлбәттә, Сәгъди абзый җирләнгән зиратта мемориаль ясап куела. Бу үзенә күрә олы эш башлар алдыннан хуҗадан хәер-фатиха алу кебегрәк тә була. Арт бакча белән инеш арасында утырган, инде кибеп, җимерелеп, ташландык хәлгә килгән чыгырлы кое да аларның кулы тигәнне генә көткән икән. Коены чистартып, аның су юлын ачып, өр-яңа буралар утыртыла, бер сүз белән әйткәндә, кое икенче сулышын ала. Хәзер "Апуш коесы" дип йөртелә ул.
Ә суының тәме турында бирегә килгән юлаучыга кешедән сорыйсы түгел инде. Чүлгә кое казыган-бер саваплы, сазга күпер салган-ике саваплы, юл буена агач утырткан-өч саваплы, диләр бит. Шушы бер тотам җир бөтенесен сыйдырган шуларның. Моңа кадәр тәмам ташландыкка калган ындыр артын хәзер инде танырлык түгел. Койма буйлап дистәләрчә төп агач та утыртылган, кое да казылгын, су буена төшәрлек юлы-күпере дә бар. Тукайның "Исемдә калганнар"ы да, аның Шүрәлесе, Былтыры, Су анасы да, Сәгъди абзый да, кечкенә Апуш үзе дә - барысы да шунда...
- Тукайны бер белмәгән кеше дә монда килгәч, аның кемлеген аңлап-белеп китәргә тиеш - әлеге паркның максаты шул. Паркны төзекләндерү уе Зиннур Мансуровның "Тукай белән сөйләшү" китабын укыгач туды. Битараф булмаган кешеләр бергә берләштек тә парк-утарны эшләргә булдык. Мин моңа дан-шөһрәт өчен тотынмадым, бары йөрәгенә йон үскән кайбер мәнсезләрне әзрәк кенә булса да уятып булмасмы дип йөрү,- ди үзе дә Кырлайда урта мәктәпне тәмамлаган Лотфулла Шәфигуллин.
Казан буйлап "Тукайлы банерлар" урнаштырып чыгуны да, шигырь бәйрәмнәре уздыруны да аларга йөкләүче булмады, ласа, барысына да үзләре тотынды. Өстән төшкән боерыкны көтеп тора торганнардан түгел инде болар. Күңел кушуы буенча эшләү мәслихәтрәк аларга.
- Үзебезнең предприятие кысаларында гына башланган Тукай укулары да бу кадәр резонанс алыр дип уйламадык. Бара торгач, ул үзе бер зур проектка әверелде. 70 тән артык мәйданда узып, анда 10 меңнән артык кеше катнашты. Элемтә бүлекчәләребез республиканың һәр районында бар, бу фикерне алар да күтәреп алды. Янәдән Тукай иҗатын барлап чыктык. Ул безнең белән бергә китапханәләргә, мәктәпләргә, мәдәният йортларына үтеп керде. Нинди генә телләрдә яңырамады Тукай: русча, кытайча, инглизчә... Монда иң мөһиме Тукай мирасына якынаю иде. Ә Тукайны кулына алган кеше башка язучыларга да, шагыйрьләргә дә тартылачак - ди оешманың матбугат хезмәте җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов.
Хәтнә
Бу җирләрдә утарга корган Перцевны беренче чиратта чишмә җәлеп иткән диләр. Юкка гына ул авылга Аркадия - Җәннәт почмагы дигән исем бирмәгәндер. 1797-1801 елларда Россия армиясендә корнет булып хезмәт итеп, Швецариядә французларга каршы сугышкан Перцов, поручик дәрәҗәсе алуга отставкага чыга, өйләнеп бераз яшәүгә Казанга күченгән. Җирдә казынырга яраткангадыр күрәсең, Казаннан 120 чакрым ераклыкта Казнадан җир сатып ала. Анда чиркәү (1830), тегермән төзи, шәраб җитештерә. 1871 елда авылда мәктәп эшли башлый. Мария һәм Петр Перцевларның сигез ул һәм биш кызлары булу да мәгълүм. Аягында нык торган авыл булган ул. Үз сырхауханәсе, шифаханәсе, гөрләп торган ике мәктәбе булган авылны башкача ничек атыйсың. Тик 70 нче елларда барысы да әкренләп таркалып юкка чыккан. Чиркәүнең XIX гасырның беренче яртысына караган уникаль архитектура корылмасы буларак республикның архитектура һәйкәле исемлегенә кергән агач өлеше дә нәкъ шул 70 елларда янып юкка чыга. Кайчандыр гөр килеп торган авыл булгандыр диярлеге дә әләни калмаган инде аның - бүген нибары биш йортта 10 кеше яшәп ята анда. Аның каравы ике гасырлык тарихы булган Хәтнәне бөтен-тирә юньгә таныткан шифалы сулы чишмәсе 2013 елда "Таттелеком" берләшмәсе көче һәм иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелгәннән соң "Изге чишмә" тирә-юньдәгеләрне үзенең шифалы суы белән кинәдерүен дәвам итә.
Алай гына да түгел, шуннан соң Хәтнә ягына юллары төшүчеләр бермә-бер арта. Юлчыларның күбәюенә тагын бер сәбәп: тарихи Петропавлов чиркәвенә дә реконструкция башлана. Аның янәшәсенә провославие динендәгеләр өчен кечкенә генә часовня һәм янәшәдә генә "Изге чишмә"гә килеп ата-бабалары рухына гамәл-гыйбәдәт кылучы мөселманнар өчен гыйбәдәтханә дә төзелә. Иң кызыгы шунда: авылның яңарыш кичерүен интернеттан күреп, тарихи тамырларын эзләп Перцовларның нәсел-ыруы да күренгәли башлый авылда. 2014 елда Лотфулла Нурислам улы чакыруы буенча Хәтнәдә Перцевлар нәселенең Мәскәүдә яшәүче бер төркем дәвамчылары - Владимир Перцев, аның әтисе Владимир Валерьевич, оныклары Дуня, Федя, Петя кунак булып китә. Хәер моңа кадәр дә Перцовларның Хәтнәгә юллары төшми тормаган - 20 еллар элек Сергей Пецов???, Казанга ниндидер фәнни конференциягә килгәч, аннан качып китеп, мең бәлаләр белән Хәтнәне күреп килгән булган, Владимир Валерьевичның беренче генә аяк басуы түгел икән бу җирләргә.
Ә Хәтнә чишмәсенең дәвага ярарлык суы турында риваятьләрне ерактан эзлисе түгел, Перцевлар үзләре дә дәва тапкан бу судан. Әмма шунысы да бар: халык бакча таптап йөрмәсен дип булса кирәк, хуҗалар аны бер заман томалап куйган диләр. Әмма озак та үтми, Перцевлар бөтен гаиләләре белән авырып, урын өстенә кала. Алар моны бары тик халыкның рәнҗеше генә төште кабул итә Һәм тәүбәгә килеп, чишмәне кабат торгызганнар, диләр. Инде бу кадәрлесен дә белгәч, табигый ташлардан эшләнеп үзе бер комплексны хәтерләткән әлеге табигать һәйкәле юлчыларга яхшылык кылу кебек изге гамәлләр белән беррәттән кеше рәнҗеше, тәүбәгә килү кебек төшенчәләрне дә искәртеп тора кебек.
Иске Кишет
Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарын булдыру уе да ничектер, Лотфулла Шәфигуллин үзе дә хәрби кеше булгач, хәрби темага сөйләшкәндә сүз иярә сүз чыгып, үзеннән-үзе килеп чыга. Һәм әйтергә кирәк, музей тулысынча иганәчеләр хисабына эшләнә. Гәрчә коймасыннан башлап баштан-аяк төзәтелеп чыкса да, монда бер генә тиен бюджет акчасы да, "Таттелеком" акчасы да кермәде, диләр.
Гани Сафиуллин туган һәм кунакка кайтып йөргән нигез дә, булачак геройны үстергән, соңгы вакытларда келәт буларак файдаланылган 100 еллык корылма да һәр бүрәнәсе кулдан үткәрелеп реставрациләнә. Мунча торгызыла. Хуҗалардан калган җиһазлар, эш кораллары яңартыла.
- Бик күләмле, җитди эш башкарылды, күп көч куелды, эшнең нәтиҗәсе дә күркәм килеп чыкты. 70 ел буена кул тимәгән җирдә менә шундый музей утар барлыкка килү бәләкәй әйбер түгел. Саратовтан, Казаннан, Ульяновскидан, Кировтан, Самарадан эшмәкәр егетләр кушылды бу эшкә,- ди Лотфулла Шәфигуллин һәм Иске Кишеттән тагын да ике-өч булса да офицер чыгуына өметләнә.
Музей дип җан атып йөрүчеләр арасында компаниянең Арча бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гомәров белән матбугат идарәсе җитәкчесе Рөстәм Зәкуановның хезмәтен шулай ук югары бәялиләр. "Чын мәгънәсендә мондый фанатларның булуы - бик сөендерә", - ди Лотфулла әфәнде.
Музей чыннан да материалларга бай. Биредә Гани Сафиуллинның шәхси әйберләре (хәрби киемнәр, хәрби бүләкләр, документлар, ТР Милли музейда сакланучы шәхси әйберләре хакындагы каталог, ул язган хәрби мемуарлар һ.б.) белән беррәттән, стендларда Арча районы биргән башка каһарманнар - Накыйп Сафин, Гатаулла Салихов, Валентин Ежковларга да, 1941-45 елларда Иске Кишеттән сугышка китеп, яу кырында ятып калган сугышчыларга да шактый урын бирелә. Әлеге күләмле эшләрнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, «Безнең кадерле ветеран" дип аталган социаль-гуманитар проект кысаларында эшләнүе дә олы мәгънәгә ия. Нәтиҗәдә, беркем дә читтә калмый.
"Безнең хәтер еллар агышына караганда көчлерәк булырга тиеш!" - музей-утар һәм монумент ачылу тантанасында яңгыраган чыгышларның асылында әнә шул фикер ята иде. "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин кебек бик күп кенә асыл затларыбыз нәкъ менә шул фикерне күз уңында тотып эш итәдер дә. Юкса, борынгы татар байларыннан ук килүче иганәчелек, хәйриячелек кебек асыл гамәлләрне дәвам итүчеләр сафында булыр идеме икән алар? Йөзләрчә авыл мәктәпләрендә булдырылган күп санлы спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән дистәләгән чишмәләр, җир йөзендә үзеннән соң каберлекләрен дә ятим калдырып эзсез югалган авылларның ташландык зиратларын карап тәртипкә китерү һәм башка бик күп изге гамәлләрне барлаганда без нәкъ менә аларның исемнәрен беренчеләрдән булып юкка гына атамыйбыз инде.
Комментарийлар