Тәрәзә каршыларында үсеп утырган пар каенның җил белән серләшеп биешкәннәренә сокланып, урынында озак иркәләнеп ятты Минзирә.
Кояш та күккә шактый күтәрелергә өлгергән иде инде. Ачык тәрәзәдән күзен кысып, нурлары белән генә түгел, җылысы белән дә җанны, тәнне иркәли. Мәктәпне тәмамлау белән авылдан чыгып киткән Минзирә өчен шундый тансык иде туган як һавасы, туган нигез җылысы. Быелгы ялын тулысынча алып, туган авылында – әнисе янәшәсендә үткәрергә булды. Мәскәү кадәр җирдән гел кайтып йөрергә вакыты да, җае да юк иде аның.
Кояш нурларында иркәләнеп яткан Минзирәне телефон тавышы сискәндереп җибәрде. Ватсаптагы “Классташлар” төркеме гөрләшә башлаган икән!
“Хәерле көн, классташлар! Быел безнең мәктәпне бетергәнгә 20 ел. Очрашабызмы без быел, юкмы? Инде җәйнең бер ае үтеп бара, ник берегез бер сүз дәшсен. Быелгы очрашуның форматын үзгәртергә тәкъдим итәм мин. Әйдәгез әле бергәләшеп табигать кочагына – тугайга барып утырыйк!” – дигән хәбәр юллаган иде Айдар. “Төркемне җанландырып, бөтенебезне бер учта тотып торырга ярый Айдар син бар әле. Риза, әлбәттә. Кая кушсаң, шунда киләм. Кайчан дисез, шунда кайтам!”, - дип язып җибәргән үзенең ризалыгын белдереп Сиринә.
Айдарның очрашу тәкъдимен барысы да хуплап, языша башладылар.
Минзирә, мендәре кочагына тагы да ныграк сыенып, классташларының язышканнарын көлә-көлә укыды. Үзе төркем әгъзасы булып торса да, төркемгә бер сүз, бер җөмлә язып салганы булмады Минзирәнең. Бәйрәм уңаеннан җибәрелгән котлауларны укып, яңалыклар белән танышып барды, туган көннәргә шәхси тәбрикләү җибәрде.
“Егерме бишебезгә дә киләсе бу юлы очрашуга. Ун еллыкка Минзирә белән Илһам гына килмәгән иде. Унбиш еллыкта тагын Минзирә белән Илһам булмады. Рифат чит илдә ял итеп ятты. Алиянең яңа бәбиләгән вакыты иде”, - дип катгый таләбен куеп, әңгәмәне дәвам итте Сиринә.
“Нинди табигать сөйләшәсез сез, иптәшләр! Табигатькә чыгар яшьтән узган бит инде без. Рәхәтләнеп, әзергә-бәзер кафега барып утырсак кына. Алай тугайларга барып йөрерлек булса, мин пас”, - дип кыска гына итеп хәбәр сырлап җибәрде Галия.
“Ииии укыганда да гел киресен сукалап утырыр иде шушы Галия. Һаман шул киребеткән икән!” – дип үзалдына классташын сүгеп алды Минзирә.
“Синең шул булыр инде, Галия. Киресен сукаламасаң, күңелең булмый”, - дигән җавабыннан соң тагын нидер яза башлаган иде Сиринә. Шул арада Фидәристән тавышлы хәбәр килеп иреште.
“Очрашу мизгеле күңелле,
Шатлыкка күмә ул күңелне”, - дип, үз тавышы белән җыр яздырып җибәргән иде Фидәрис. Хәбәрне тыңлагач, рәхәтләнеп көлеп җибәрде Минзирә.
Мәктәптә укыганда да гел шундый шаян булды инде аларның Фидәрисләре. Укырга бик яратмаса да, җырларга ярата иде анысы. Һәрбер нәрсәгә җыр сүзләре белән җавап бирергә гадәтләнгән Фидәрис бу юлы да төркемдәге ызгыш, үпкәләшкә таба барган сөйләшүләрне үзенчә кызыкка борып, үткәреп җибәрергә теләде.
Чыннан да, төркемдә башка сүз куертучы булмады. Киресен сукалаучы Галия дә табигатькә чыгарга ризалашты, башкалар да каршы килмәде.
“Әллә олыгаеп барабыз инде, җәмәгать! Бер сәгать эчендә очрашуны хәл иттек тә аттык. Егерме бишебезгә дә киләсе!” – дип, тагын бер кат ассызыклап узды Сиринә.
“Бу юлы да парсыздыр бит?” – дип сорыйсы итте Венера.
“Урманга утын төяп йөрмиләр!” – диде Инсаф.
Парсыз гына очрашалар классташлар. Бишъеллыкка җыелыша алмадылар алуын. Күбесе институт бетереп, эшкә урнашып йөрде. Аннан көз җитте. Ул чакта беркемдә дә очрашу гаме калмаган иде инде. Башка очрашуларга кайта алмады Минзирә. Бәлки теләге дә булмагандыр. Ә бәлки, Илһам белән очрашудан курку, аңа булган үпкәсе аны очрашуга килүдән туктатып калгандыр. Күңел халәтен үзе дә аңламады ул чакта Минзирә. “Илһам да кайтмый бит очрашуларга. Аның сәбәпләре нидә икән?” – дигән сорау кереп оялады Минзирәнең күңеленә.
“Илһам белән Минзирә барыбер килми инде очрашуга. Аларны санап тормасак та була”. Монысын үзенең чәрелдәвек тавышы белән Зөлфия яздырып җибәргән иде.
Әллә Зөлфиянең сүзләре чыгарыннан чыгарды шунда, әллә күңелендә очрашу теләге уянды Минзирәнең. Төркемгә: “Мин киләм!” – дип ике генә сүздән торган хәбәр язып салды.
Иртәдән бирле умарта күче кебек гөрләшкән “Классташлар” төркеме бер мәлгә тынып калды.
“Кил, кил, кил, кил, иркәм, кил инде.
Кил, иркәм, кил инде, елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!” Фидәриснең җырга салынган хәбәре төркемдәге киеренке халәтне таратып җибәргәндәй булды.
“Матур җырларыңны күп итеп әзерләп кил яме, яшьти”, - дип, Фидәрискә дәште Айдар. “Күптән әзер. Әйдәгез, очрашу көнен билгелик!”
Егерме еллык очрашу 27 июньгә билгеләнде. “Кирәк бит ә! Минем иң сөймәгән 27 июнь көнем”, - дия-дия, хатирәләр кочагына чумды Минзирә. Ике гашыйк йөрәкне аерган июнь бит ул!
***
Илһамы белән аерылышуга бары тик шул стена сәгате генә гаепле иде. “Яраткан кешеңә сәгать бүләк итәргә ярамый. Аерылышу минутларын санап торачак”, - дигәннәрен бер генә ишетмәде Минзирә. Илһамына да бер генә тапкыр кабатламады. Ә ул 11 сыйныфта укыганда 8 мартка тотты да мәчет рәсеме төшерелгән стена сәгате бүләк итте. Күз явын алырлык матур иде сәгать. Залның иң түренә элеп куйды аны Минзирә. Сыйныф егетләре кызларга берәр ясалма чәчәк белән шоколад бүләк иткәндә Илһамның зур бер сәгать бүләк итүенә сөенеп, башы күкләргә җитә язган иде Минзирәнең ул чакта. Унбер ел буе бер парта артында утырып, һәрчак бергә булган Минзирә белән Илһамның дуслыклары 8 сыйныфка күчкәч мәхәббәткә әверелүе беркем өчен дә сер түгел иде. Сыйныф җитәкчеләре Дилбәр апалары еш кына: “Пар күгәрченнәрем минем”, - дип дәшә иде үзләренә. Арага салкын җил, чит-ят сүзләр кертмәде алар.
Яшь чагында дөньясы да, мәхәббәт тә, кешеләр дә матур булып тоела икән. Тормыш та гел шулай матур гына барып, мәхәббәт тә гел саф булып калыр шикелле иде.
Гадәти дуслыктан башланган мәхәббәт тарихының ахыры күпләрне гаҗәпкә калдырып, ике яшь йөрәк өчен күңелсез тәмамланды. Язмыш яшьләрнең барлык хыялларын чәлпәрәмә китереп, Минзирә белән Илһамны ике ярга илтеп ташлап, бер-берсенә үпкәләтеп, горурлык хисләрен җиңә алмаслык көчсез итте дә, ике арага еллар алып килеп түшәде.
Май аенда яңа унсигезен тутырган Илһамга армиягә китәргә чакыру килде. Илһамын ике ел күрми тора алачагына ышанмады Минзирә. “Бер ел хезмәт иткәч, отпускага кайт яме!”. Иң беренче сүз шул булды Минзирәнең. “Чамаларбыз!” – дигән булды Илһам, үзен егетләрчә тоткан булып.
Чыгарылыш кичәсеннән соң тугайда таңга кадәр сөйләшеп утырган иде алар. Хыяллары да тавык чүпләп бетерә алмаслык дәрәҗәдә күп иде.
- Ә син мине көтәчәксеңме Минзирә?
- Әлбәттә көтәчәкмен, Илһам!
- Ә син миңа хатлар язачаксыңмы?
- Әлбәттә, Илһам!
- Ә син миңа хыянәт итмәячәксеңме, Минзирәм?
- Авызыңнан җил алсын, Илһам. Һич юк!
- Иртәгә мине озатырга киләчәксеңдер бит?
- Ничек килми калыйм ди инде мин, Илһамым?!
Килмәде Минзирә. Таң алдыннан гына матур вәгъдәләр бирешеп аерылышкан Минзирәнең сөйгәнен озатырга килмәве күпләр өчен көтелмәгән булды. Барысына да стенада эленеп торган бүләк-сәгать гаепле иде.
Сәгать укларының дүрт санына җитәрәк туктап калганын Илһамы китеп баргач кына аңлап алды шул Минзирә. Уянган саен башын күтәреп сәгатькә күз төшереп алган Минзирә укларның һаман бер урында торганын йокы аралаш абайлап бетерә алмады. Иртәдән көтү куарга чыгып киткән әнисе дә дәшкән шикелле иде юкса. Мендәрен кочып, көне буе елаган иде шул чакта Минзирә. Шуннан бирле 27 июнь тормышына иң котычкыч көн булып кереп калды аның. Соңыннан барысын да аңлатып, Илһамга мәхәббәт хаты да язып салган иде. Тик җавап кына килмәде. Әллә Илһамын ашыктырып, әллә Минзирәне соңга калдырып ике яшь йөрәкнең киләчәген хәл итте дә куйды язмыш дигәннәре.
Югары уку йортына кергән Минзирә, баштарак авылга еш кайтып йөрсә дә, аннан кайтуларын сирәгәйтте. Авылны, әнисен сагыну хисенә аерылышу сагышы, билгесезлек газабы, Илһамын күрәсе килү теләге килеп кушылып, йөрәген телгәләсә дә, түзде Минзирә. “Онытырга! Илһам исемен йөрәгемнән чыгарып ташларга!” – дигән карарга килде. Илһамның хезмәт иткән җирендә урнашып калганын белгәч, укуын тәмамлап, Мәскәүгә үк китеп барды Минзирә.
Авырлыкка да түзде, Мәскәүнең кырыс кануннарына да җайлашты, эштә дә үз дәрәҗәсен белде Минзирә. Тик менә йөрәгенең иң түренә кереп урнашкан Илһамын гына оныта алмады. Авылга да сирәк кайтты. Әнисенең, туганнарының теленнән төшмәгән шул бер сорауны ишетүдән качуы иде бугай аның. “Кайчан тормышка чыгасың да, кайчан оныклар белән сөендерәсең безне?”
Кырыкка җитеп килүен дә белә Минзирә. Сөекле ир хатыны булып, бәби сөясе килгән вакытлары да аз түгел. Эштәге хатыннар да “үзең өчен генә алып кайт инде бер бәби” дип бер генә тапкыр киңәш бирмәделәр аңа. Бала кирәк дип кенә яратмаган кешесе белән түшәк бүлешәме соң Минзирә?! Аллам сакласын!
Быел көннәр язга карый башлауга, әллә нәрсә булды Минзирәгә. Җәен авылда – әнисе янында үткәрергә булды. Авылның һәр кешесен, һәрбер тыкрыгын сагынып кайтты ул.
***
...Минзирә тугайга килеп җиткәндә сыйныфташларының күбесе җыелышып беткән иде инде. Егерме ел күрешмәгән сыйныфташлары һәрберсе кысып-кысып кочаклады үзен. “Бер дә үзгәрмәгәнсең, Минзирә! Унсигез яшьлек кызлар кебек чибәрсең”, - диеште кызлар.
- Нишләп картайсын, ди ул?! Ир көйлиме, кайнана көйлиме, бала үстерәме... – диде, ни уйласа, шуны әйтергә гадәтләнгән Галия.
- Сүзегезне үлчәп сөйләшмәсәгез, җырлыйм хәзер. Туктата да алмаячаксыз, - дип, уенын-чынын бергә кушып, сүзгә кушылды Фидәрис, кызларның үпкәләшүеннән куркып.
Юк, үпкәләмәде Минзирә. Үзен шулай сагынып, колач җәеп каршы алуларына чын күңелдән сөенде генә.
Аны иң гаҗәпләндергәне яшьлек тугае булды. Егерме ел элек нинди булган булса, хәзер дә шундый – үзгәрмәгән. Тау битләрендә кояшка үрелеп үскән чәчкәләр дә, хәтфә үләннәр дә, калкулыклар тигезләшкән урында җәелеп аккан елга да, урыны белән текәләнеп бормаланып торган ярлары да һаман шул ук. Яшьлек белән бүгенге чор арасында егерме ел булмаган да кебек.
Хисләр өермәсеннән Минзирәне сыйныфташларының шаулашкан тавышлары йолкып алды. Тау башына килеп туктаган кәттә машинаны күрүгә, Сиринә белән Галия шуның каршысына ук йөгерә башладылар.
“Дилбәр апаны алып килделәр”, - диде Фидәрис, Минзирәнең сораулы карашын күрүгә.
- Кем алып килде соң аны? – диде Минзирә, сораулы карашын үзгәртмичә.
- Илһам булырга тиеш! – диде Фидәрис, үзе дә тәгаен җавабын белмәгән кешедәй.
- Илһам дисеңме? Очрашуга ул да киләмени?
- Синең киләчәгеңне белгәч, берсүзсез ул да килергә булды. Питердан бөтен эшен ташлап кайтты да җитте. Егерме бишебез дә җылыштык быел. Ышанып та булмый, - дип сөйләнүен белде Фидәрис, күз кырые белән генә тау башындагы машинага текәлеп торган Минзирәне күзәтеп.
Бер өшеде, бер эсселәде Минзирә. Илһам таудан төшеп җиткән ике-өч минут арада, башлары әйләнеп, күңелләре болганып, күз аллары караңгыланып алды. Бер кат киемнәренә күз төшерде, килешле итеп ясалган прическасын төзәтеп куйды. Үзен ничек тә кулга алырга кирәк иде Минзирәгә. Кая ул кулга алу?! Тау битеннән эре-эре адымнар белән туп-туры Минзирәгә таба атлаган Илһам аңа бер кочак розалар тоттыргач, күкрәк читлегендәге йөрәк, менә чыгам, менә чыгам, дип тибенә, тыпырчына башлады. Баскан җирләрендә тораташтай булып, Илһам белән Минзирәнең күрешү мизгелен күзәткән сыйныфташларын да, бу гүзәл мизгелне яхшыга юрап, күз яшьләрен тыеп тора алмаган Дилбәр апаларын да күрмәде Илһам белән Минзирә.
Кинәт, үзләренә төбәлгән карашларны сизеп, әллә ничек уңайсызланып киттеләр. Киеренке халәтне Фидәриснең такмагы җайлап җибәрде:
Белми дисеңме әллә?
Күрми дисеңме әллә?
Үзең сиздермәгәчтен дә,
Сизми дисеңме әллә?
- Кайдан шул арада туры килә торган җырлар табып бетерәсең син, - дип, барысы да көлешеп алдылар.
- Миндә алар кесә тулы. На любой случай жизни, - дигән булды Фидәрис, үзен мактаганнарына күңеле булып.
Мәктәп елларын, күңелле хатирәләрне искә алып, көлешеп тә, елашып та утырды сабакташлар. Һәркем әкрен генә Илһам белән Минзирәнең һәр хәрәкәтен күзәтте. Наз, ярату белән тулы күзләрдә ачу, үпкәнең эзе дә калмаган иде.
Төн үзенең пәрдәсе белән әкренләп күк йөзен каплый башлау белән һәркем берсеннән-берсе матур теләкләр теләүгә күчте. Яңгыраган һәрбер теләк бер-берсен өзелеп яратып та, кавыша алмый яшәгән Илһам белән Минзирәгә карата әйтелгән кебек булды. Бәлки, шулай тоелган гынадыр. Ни уйласа, шуны турыдан әйтеп салучы Галияне дә дулкынландырды бу очрашу. Минзирәнең чәчләренә, билләренә назлы итеп кагылып алган, кич буе янәшәсендә йөргән Илһамны, яратулы караш белән тулган Минзирәне кич буе күз уңаенда тоткан Дилбәр апалары йомгаклау сүзенә күчте.
- Укучыларым минем! Сезнең арагызда кадерле кунак булып утыруым белән мин чиксез бәхетлемен. Мине шулай зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә олыласа иде. Һәрберегез минем өчен шулкадәр якын, кадерле. Күрәм, минем үгет-нәсыйхәтләремне дә онытмагансыз. Бу тормышта үз урыныгызны табып, сокланырлык матур гаиләләр коргансыз, балалар үстерәсез.
Шулай диде дә, карашын Илһам белән Минзирәгә төбәде Дилбәр апалары. Һәрчак уйландырырлык сүзләр сөйләүче укытучыларыннан бүген дә акыллы киңәш көтте сабакташлар.
- Пар күгәрченнәрем минем – Илһамым белән Минзирәм, егерме елдан соң сезне бергә күрүемә шундый шатмын. Бер дә үзгәрмәгәнсез. Карашларыгыз да һаман шул ук: җылы, назлы, мәхәббәтле. Бер-берегезгә булган хисләрегезнең дә элеккечә нык һәм ихлас икәнлеген дә беләм. Мәхәббәттән янып торган күзләрегездә ачу-үпкәнең юклыгын да сизәм. Сез бит хәзер ул чактагы тиле кыз белән егет түгел. Акыл утырткан ир-ат белән хатын-кыз. Бер-берегезне газаплап йөрмәгез! Кая гына яшәсәгез дә, үз-үзегездән, мәхәббәттән качып котылып булмаганын сездән дә яхшырак белүче юктыр. Теләгем, үгет-нәсыйхәтем шул сезгә, Минзирә, Илһам: мәхәббәтегезне җиргә салып таптамагыз, кичерегез бер-берегезне. Кавышып, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны сөендерегез! Бер генә килгән гомернең кадерен белергә өйрәнегез! Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел, балакайларым минем!
Остазларының әлеге сүзләреннән соң Минзирә дә, калган кызлар да күз яшьләрен тыеп тора алмады.
Илһамның кочагына кереп, сулык-сулык елаган Минзирә янына җыелышкан сыйныфташ кызларының күңелләрен күтәрергә дип, Фидәрис матур итеп җыр сузып җибәрде:
Әле бит соң түгел, соң түгел,
Күзләрдә гомерлек моң түгел.
Гомерләр бер генә, мең түгел,
Сөй әле, сөй әле, сөй әле...
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: ru.freepik.com/
Комментарийлар