16+

Фәридә Ибраһим: «Су корбаннары» (хикәя)

Быелгы җәй ничек килер икән? Әлфия апаның күңеле тоемлый – эссе булачак... Кояш кыздырыр, халык су коеныр.

Фәридә Ибраһим: «Су корбаннары» (хикәя)

Быелгы җәй ничек килер икән? Әлфия апаның күңеле тоемлый – эссе булачак... Кояш кыздырыр, халык су коеныр.

Яратмый ул кояш кызуларын! Ике оныгы белән улын суырып алган суга үче бар! Дөньяның үзе кадәр олы хәсрәте каберенә кадәр үзәк бәгыреннән китмәс. Кимемәс тә.  Еллар да оныттырмый, анысы ялган. Фәкать эчеңдәге ут белән ярашып яшисең. Йә үләсең... Үлеп тә булмый, Әлфия апаның башка балаларына оныкларына кирәге бар. Менә бүген дә төш күрде. Имеш, Мишә буенда кычкырып балаларын эзли. Су болганып ага, сикеренә, аны да үзенә чакыра. Әллә нинди авазлар аның бугазыннан чыгамы, елгадан киләме – аңлашылмый.

- Әни! Әни дим! Әйләнеп ят әле, кычкырасың...
Килене Миләүшә уятмаса суга төшеп китәсе иде, билләхи...
- Ярар, кызым, ярар...

Шуннан йокы бетте инде, качты. Әлфия карчык торып ишегалдына чыкты. Казлары җылы сарайда ояда утыра иде, ипи җебетеп алларына куйды. Тегеләре, рәхмәт әйтеп каңгылдашып алдылар. Ел саен унар бәбкә чыгаралар. Дус булып, канат кагышып сугышмыйча ике ояда ике ана белән үсә бәбкәләре. Кеше күптән инкубатордан ала, ә ул йорт казыннан язмый әле. Казлары кулга ияләшкән, тавышын танып әллә каян кайтып җитәләр. Тавыкларын да онытмады, кетәклек ишеген ачуга тегеләре кытаклап ишегалдына сибелделәр һәм чирәм төрткән җирдән ризык эзләп тибенергә тотындылар.

- Миләүшә, балакаем... Ни... Алиягә әйт, берүк су коенабыз дип йөрмәсен. Әнә, бакчадагы бассейн җитәр. Туганнары сыман харап булмасын, Аллаһым үзе сакласын.
- Ярар, әни! Әйтермен... Төшми инде Мишәгә... Онытыла торган кайгымыни? Үз күзләре белән карап торган... Әле дә сискәнеп уяна. Әле су коенырга айга якын... Май гына бит, әни...
- Алдан ук киртләргә кирәк колагына. Комачау итми ул...

Килене, йорт эшләрен карады да мәктәбенә китте. Миләүшә башлангычларны укыта. Улы Айнурны яратып әллә кайлардан Әгерҗе якларыннан бирегә килен булып төште. Институтта укыганда танышканнар. Айнуры авылы хуҗалыгы белгечлеген алып туган ягына кайтты, Миләүшә дә сөйгәненнән калмады. Бик матур яшәделәр, тик Айнурның гомере кыска булды. Балаларын коткарам дип суга ташланган ирне йотты Мишәнең көчле агымы...

... Чуар күлмәге өстеннән сырма киеп куйды, ак яулыгын иңенә төшереп ияк астыннан бәйләде, ак оекбашларын ялтыравыклы кәлүшләре астына яшерде дә Әлфия апа капка төбенә чыкты. Гомер буе чиста йөрде ул, ялгышып та керле күлмәк кимәде. Ямалган булсын, чиста булсын, дип өйрәтте әнисе. Бүген дә, матур итеп киенде дә оныгы йоклаган арада урамны барлап, күзләрен зират ягына ташлап керәсе итте. Еллар карчыкның гәүдәсен кечерәйткән, күзләренең төсен юган инде. Күзләре якыннан күрми, ләкин ерактан, үзе әйтмешли, сөбханАллаһ! Хәтер дигәненә дә кагылган вакыт, кайчакта сүзләре, еллары бутала. Хәсрәт кешенең аңын ала диләр, дөрес икән. Тик шунысы кызык – яшьлектәге хатирәләре яз кояшы сыман якты! Еш уйлый ул узганнарны. Юк өчен кайгырган мәлләре хәзер көлке тоела. Чөнки, оныкларын, улын югалткан көннән андый вак-төяккә икенче фәлсәфә бирә. Язмышы аллы-гөлле салават күпере булмады – әллә ниләр кичерде. 

...Яраташып йөргән егете белән сүзгә килешкән көнне башка берәү озата кайтты аны. Капка төбенә җиткәч әйтте кыз, мин диде, теләсә кем белән вакыт уздырырга җыенмый, кияүгә сорасаң барам! Бер көн эчендә өйләнешеп куйган парларга бөтен авыл шаккатты. Ә кызның үз уе – йортлары чишмә буенда утыра, ерактан бөкреләреңне чыгарып су ташыйсы юк! Җитмәсә, каз-үрдәкләр үстерергә бер дигән урын, чишмә суы янәшәдәге елгага кушыла. Хәзер дә шулай – капканы ачып өч атлауга каз тәпиләре суга керә. Ире Нәҗип әйбәт булды. Бер-берсен санлашып яшәделәр. Алты бала тудырды Әлфия!

Алтысы да малайлар! Ирен дә кушсаң җиде ир затын ашатып-эчертеп, җөйләп-ямап, җайлап-майлап яшәгән кеше ул! Монысы кыз булыр дип өметләнеп тапты ул балаларын. Ә уллары кызларга биргесез булып үстеләр. Идән дә юдылар, савыт-саба да ялт итеп торды. Укытучылары Әлфияне кызганып әйтә икән төпчегенә, әниең керләрен миңа китерсен, машина белән юып бирәм, ди икән. Айнуры аптырап калмаган. “Әни үзе дә шәп итеп юа! Ак җәймәләренә ятарга куркырлык!” – дигән. Берзаман улын Артек лагерына җибәрәсе булдылар. Тагын шул укытучысы боларга киңәшкә дип өенә килгәндә Әлфиянең күршесен очратты. “Кара әле, кем апай, өйләренә керерлек микән соң аларның? Алты малайлы йортта ерып чыккысыздыр инде!” – диде.

Күршесе моңа акаеп карады да, син башта кер әле, аннары сөйләшерсең, диде. Йорттагы чисталыкка-тәртипкә исләре китеп карап торган укытучы соклануын яшермәде. Әй, Әлфия апа! Миндә дә мондый чисталык юк, дип ычкындырды. “Төнлә әз йокласаң килә ул чисталык!” - диде Әлфия апа ул чакта. Шулай үстерделәр улларын. Гомер буе механизатор булып эшләгән Нәҗибе 53 яшендә китеп барды. Чире әллә йөрәгендә, әллә бавырында булды, төгәл әйтмәделәр. Бик кайгырды ул чакта Әлфия апа. Малайларының өчесе мәктәптә укыйлар иде әле. Тырмашып, тырышып һәммәсен аякка бастырды, ким-хур итмәде ул аларны. Әниләренең матур өметләрен алар да аклады. Кайгысы булмасын икән баланың! Кайгы кайгыга охшамый икән...Баланыкы – үтерә!

...Элек-электән, мәктәптә укулар тукталгач, шәһәр балалары авылга кайтып әби-бабайлары тәрбиясенә тапшырылалар. Әлфия апаларда алар күп – улларының балакайларын төп йорт колач җәеп кабул итте. Миләүшәнең киң күңеллегенә, әбиләренең уңганлыгы кушыла, кызлар-малайлар иркенләп ял итәләр, бер уңайдан эшкә дә өйрәнәләр. Эссе булды ул җәй, яңгырсыз. Иртәдән үк кыздырган кояш астында су буенда балалар мәш килде. Айнур белән Миләүшәнең балалары да, кичтән үк су коенырга бару турында сорадылар. Иртән, зур чит ил машинасына туганнарының ике улын – Роберт белән Камилне, үзенең улы Рөстәмне һәм кечкенә кызы өч яшьлек Алияне утыртып Мишә буена төшеп китте Айнур.

- Кечкенәне суга кертә күрмә! Суык тияр! – дип озатып калды балаларын Әлфия апа. Үзе, абыйлары белән бара алмаганга үкереп елаган Нурия атлы оныгын тынычландырды. Анысы уртанчы малаеның кызы. Әлфия апа, өй тулы бала-чаганың исемнәрен бутап бетерә.
- Исең китмәсен кызым шуларга! Хәзер мунчадан зур ләгәнне алып чыгам да мичкәдә җылынган суны салам. Рәхәтләнеп чупырдарсың!
Шулай иттеләр. Дүрт яшен тутырган Нурия үзе буендагы сулы ләгәнгә кереп ятты...
Ике сәгать узмады - хәбәр килде...Айнурның машинасы суга төшеп баткан!

Миләүшә, күршеләргә чабып керде. “Бер!”, - дигәнче күршесе матаен кабызды. Әлфия апа, капкадан бер чыкты, бер керде. Машинасы баткан дигәч тимерне кызгынды әле башта.

...Айнур, балаларны кат-кат кисәтте. Яр буенда, сай җирдә генә йөзегез, ике метрдан ары китәсе түгел, диде. Суга кереп ике метрның кай төштә икәненә кадәр күрсәтте. Үзе кызы белән яр буенда утырды. Алия көйсезләнде, мин дә коенам, абыйлар янына керәм, дип аптыратты. Күзләре белән малайларны күзәтте ир, өчесе дә ул әйткәнчә яр буенда чупырдыштылар.
- Әти-и-иии! 

Үзәк өзгеч тавышка ялт борылды Айнур. Бер мизгелгә ис-акылы китеп алды. Өч малайны да агым уртага алып кермәкче итеп өстери иде. Малайларның башлары әле су өстендә, әле юкка чыгалар. Ир, кызын калдырып белештермәстән суга сикерде һәм балык тизлеге белән йөзеп, балалар янына җитте. Абыйсының улы Робертны иңеннән эләктереп ярга табарак этте. Малай, агымнан ычкынды һәм ярга йөзде. Рөстәме белән энесе Шамилнең улы Камилне кулларыннан тотып ала алды ул. Тик балалар, куркудан аның иңбашына ук үрмәләделәр.

- Йөзегез, йөзегез!!! Мине төпкә төшерәсез! Батабыз! – дип әйтерә өлгерде әле Айнур. 7-8 яшьләрдәге малайлар, гасабиланып акырып һаман Айнурның чәченә, башына ябышкан килеш тыпырчындылар. Берничә мәртәбә калкынды әле Айнур. Тагын юкка чыкты. Бераздан елга өстендә беркем калмады. Елганың мәкерле чоңгылы өч адәмнең җанын үзенә корбан итеп алды.

Яр буенда шушы хәлне карап үксеп елаган Роберт, машинага кереп качкан Алияне өстерәп чыгарды. Кыз һаман киреләнде, әтисен сорады. Малай, аны җитәкләп авыл юлына чыкты. Чыкмады. Чаптылар алар! Алия, нәни адымнарын абыйсыныкына тиңләштерә алмыйча һаман егылды, малай аны тартып торгызды. Үзе дә егылды, торды. Тузанга батып беткән, юл читеннән йөгерүче балаларны автобус шоферы күрде. Туктамады! Автобусны пычратырлар, дип уйлады. Тыннары бетеп авыл башына чабып кергәч, капка төбендә утырган бер бабай үзе туктатты аларны.

- Оланнар! Ни булды, ник елыйсың? Кем балалары сез? – дип сорады. Көчкә аңлата алды Роберт. Ярый әле Айнур абыйларын тирә-яктагы халык белә иде. Ә Алия, ни өчендер, сакау теле белән, әтинең машинасы батты, дип ычкындырды. Менә шушы сүз, минуты белән Әлфия апалар авылына очып килде инде...

Әлфия апа, улы елгадан машинасын чыгарышырга техника, кешеләр эзлидер дип көтте дә көтте...
Ә авыл халкы, су буена ябырылды. Батмаган машина, яр буенда тора! Айнур юк. Ирләр, билләренә баулар бәйләп чума-чума эзләделәр – табылмадылар. Яман хәбәрне алуга, шәһәрдән машинасын куып кайткан Шамил, яр буендагы халыкны аралады. 
- Кая алар? Кай төштә баттылар? – дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырды һәм шунда ук суга сикерде.
- Шамил! Чык! Ул тирәдә чишмәләр бар, чоңгыллы ул урын ул! – дип ирне кабат ярга әйдәкләделәр.

Шул мәлдә могҗиза булды – чираттагы чумуыннан соң кинәт калкып чыккан Шамил, бер малайның чәченнән өстерәп йөзә башлады. Үз баласы түгел, Рөстәм иде ул...

Халык аһ итте, китте елаш, китте сыкрау. Яр буендагы чирәмгә сузып салды Шамил малайны. Ясалма сулыш алдырып мәтәште әле. Кая инде! Шулкадәр суда яткан балага җан керәме? Төш җиткәндә башкаладан водолазлар килде. Алар башта Айнурны, ярты сәгатьтән Камилне чыгардылар. “Агым көчле анда, махсус билгеләр куярга кирәк. Су коенмагыз! Ул төштә битләрне көйдереп ала торган урын бар, диде бер коткаручы. 

Беләләр иде ул урынны! Борынгы заманнарда елга аннан акмаган, урыны түбәндәрәк булган. Изгеләр чишмәсе аккан яр астында. Шау итеп ургылып җир астыннан чыккан су әкәмәт салкын булган. Әмма, суы шифалы, яраларны тиз төзәтә торган булган. Юлчылар шунда тукталып ял иткәннәр, суын савытларга тутырганнар. Дөньяның кеме юк – чишмәгә килгән бер гөнаһсыз кызны явыз юлаучы күргән. Башта көчләгән, аннары буып үтергән. Толымнары белән чишмәгә кергән бичара кызны әнисе эзләп тапкан һәм шунда ук акылдан шашкан. Икенче көнне карасалар, кыз яткан урында чишмә юкка чыккан, ә елга урынын үзгәрткән! Чишмә елга астында калган. Бу риваятьне гасырдан гасырга күчереп сөйлиләр, шулай икәненә ышаналар. Елга төбенә күчкән чишмә, кызны рәнҗеткән өчен, кешеләрдән үч алып һаман корбан сорый, имеш. 

Ә бит Камил судан шикләнә иде. Олы малайлар чоңгылга батырабыз, дип куркыталар, төшмим башка, дип кайтканы булды. Бик ягымлы иде Камиле. Әби, мине өшкер әле, ди иде һаман. Дога пышылдагач йокыга китә. Рөстәмне әйтерең бармы? Дәү әни дип өзелеп торды, бөтен эшкә булышты. Улы – Айнуры алты малай арасында иң акыллысы булды. Инде мәңгелек йокыда, балакайлары! Капка төбендә хәбәр көткәндә үз туганы килеп әйтте: «Нык бул әле, яме! Айнурлар юк инде алар!” – диде. Киселгән агач сыман ауды Әлфия апа. Аңына килгәндә янына кеше җыелган иде. Кайсы битеннән чәбәкли, кайсы дару кадый. Төш турына улын һәм ике оныгын алып кайтып түр якка әзерләгән урынга салдылар. Андагы тамашаны әйтеп аңлата торган түгел – бер йортка өч мәет кайтсын әле! Гәүдәләренә сарылып, ярсып, такмаклап елады Әлфия апа.

- Улым, җаным! Никләр төштең ул суларга? Балакаем, әҗәлләреңә ашкындыңмыни? – дип, һәрберсен капшап, сөеп, үбеп йөрде.
- Әле шуларны ярдылар бит! Башларына кадәр җөй иде. Теккән җирләрен күргәч кабат чирләдем. Җан җимешләремне, бер-бер артлы зиратка алып чыгып киттеләр. Бер капкадан бит ул! – дип иңрәде Әлфия апа улы белән ике оныгын җирләгән көнне. Берәү әйтте, син, диде нигә елыйсың? Хан сарае сыман йортта, байлык белән калдыгыз бит, диде. Менә бит нинди адәмнәр бар! Алачыкта торыр иде! Исән булсыннар иде! Миләүшә ничекләр акылдан язмады икән?! Ире, баласы бер мизгелдә юк булды бит. Тагын бер оныгы бетте. Яшисең икән! Кайчакта, икесе кара-каршы чәй эчеп утырганда, кинәттән елап җибәргән чаклары да булды. 32 яшендә тол калган Миләүшәнең кабат кияүгә китәрлеге бар иде. Әмма ул тыныч кына эшләп йөрде. Янә иргә барам дисә сүзләрен әзерләп куйган иде Әлфия апа. “Килен! Кире кайтырга уйласаң ишегем бикле түгел!” – димәкче иде. Айнурны үлеп яратты шул ул, нинди иргә бару турында уй керсен?

...Әлфия апа капка төбендәге утыргычтан торып кулларын каш өстенә куеп тагын бер кат зират ягына карады. Зират яшелләнеп, әллә нинди моңга төренеп утыра. Быел җәй нинди килер икән? Эссе булачак, диләр. Булсын, суга гына батмасыннар...
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

14

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading